tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен өйрәнәбез
Татар телен өйрәнәбез

Татар телен өйрәнәбез

Глазов шәһәре мәчетендә татар телен укыту буенча «Татарча сөйләшәм!» курслары һәм балалар өчен бушлай дәресләр алып барыла. Мәчеттә, дәресләрдә барлык саклык чаралары (битлекләр кию һәм дистанцияне саклау) төгәл үтәлә, антисептик матдәләр кулланыла. Дәресләр ял көннәрендә ике сәгать дәвамында уза. Дәресләрне балалар өчен Гөлнара Кәрим кызы Касимова, ә зурлар өчен курсларны Илида Фәнәви кызы Арсланова алып баралар.

Бүгенге көндә татар телен укытуда яңа технологияләр куллану мөмкинлекләре көннән-көн арта бара. Без дә үз эшебездә ноутбук, проектор кебек җиһазларны рәхәтләнеп кулланабыз. Теманы тирәнрәк өйрәнү өчен дәресләрдә видеофильмнар карыйбыз, аудио-язмалар тыңлыйбыз. Дәресләрдә дөрес итеп уку, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, дөрес итеп басым ясау, сөйләм телен үстерү, кагыйдәләрне өйрәнү өстендә эшләр алып барабыз. Укучылар уку әсбаплары белән барысы да тәэмин ителгәннәр. Балалар өчен дәресләр милли уеннар һәм татар фольклорына нигезләнеп үткәрелә.

Бу курслар эшләсен өчен шартлар тудыруга Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәгенең рәисе Илсур Миңнемуллин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Глазов мәчете имамы Дамир хәзрәт Әхмәтов бик зур көч куялар. Дәресләрне мәчеттә үткәрү өчен Дамир хәзрәт безне бүлмә һәм җиһазлар, Интернет челтәре белән тәэмин итте, ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Без шушы мөмкинлекләргә шатланып, тырышып укып, укытып йөрибез. Үзебезнең дәресләребезгә яңа укучыларны көтеп калабыз.

Туган телне саклау, әти-әни телендә матур итеп сөйләшү, аны өйрәнү – безнең бурычыбыз. Әби-бабайларыбыз тел хәзинәсен безгә мирас итеп калдырганнар. Без шул байлыкны түкми-чәчми киләсе буыннарга да тапшырырга тиешбез.

Илида Арсланова, Глазов шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*