tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таһир Якупов фестивале: «Кеше исән чакта кадерен белмибез – күмәбез, елыйбыз да онытабыз»
Таһир Якупов фестивале: «Кеше исән чакта кадерен белмибез – күмәбез, елыйбыз да онытабыз»

Таһир Якупов фестивале: «Кеше исән чакта кадерен белмибез – күмәбез, елыйбыз да онытабыз»

Теләче районы Иске Җөри авылында «Китап» радиосы татар җырын башкаручылар арасында «Карачтау авылы көйләре» – Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль-бәйгесенә йомгак ясады. Барлыгы 132 гариза килгән булган, шулар арасыннан 20дән артыгы – лауреат исеменә лаек булды. «Интертат» фестивальдән репортаж тәкъдим итә.

Таһир Якупов фестивале: «Кеше исән чакта кадерен белмибез – күмәбез, елыйбыз да онытабыз»

Хакыйкать торгызылды: Таһир Якупов исеме кире кайтты

«Тиз арада халкыбыз күңелен яулап алган артистның юкка чыгуы аңлашылмый. Ни өчен зур талант иясе онытылып бара? Моңа беркем дә гаепле түгел, шул ук вакытта, моңа барыбыз да гаепле. Шушы гаделсезлекләрнең берсе – Таһир Якупов исеме хаксыз рәвештә онытыла баруы безне битараф калдыра алмады», – дигән сүзләр белән фестивальне башлап җибәрделәр Азат Зарипов белән Гөлинә Шәйхи.

Фестивальнең төп оештыручылары – Иске Җөри авылы мәдәният йорты мөдире Равил Насыйбуллин, продюсер Җәүдәт Гыйльманов, «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. Кичәне Татарстанның атказанган артисты, режиссер Азат Зарипов һәм «Китап» радиосының тапшырулар мөхәррире, шагыйрә Гөлинә Шәйхи алып барды.

Ниһаять, хакыйкать торгызылды: тиңдәшсез моң иясе, татар җыры, татар милләтен дөньяга таныткан шәхес, халкыбызга дистәләгән халык җәүһәре тапшырган, меңнәрнең яраткан җырчысы Таһир Якупов исемендәге фестиваль Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йортында оештырылды, дип дәвам итте алып баручылар.

Димәк, лауреат дипломы исеменә түбәндәгеләр лаек булды: Ләйлә Сибгатуллина, Гөлсимә Сөләйманова, Фирдисә Мифтахова, Багданур Ханнанов, Хәбир Ибраһимов, Айгөл Закирҗанова, Зөлфәт Арсланов, Филүсә Галиева, Әхтәм Җамалиев, Чулпан Сафина, Роза Габидуллина, Гөлнара Галиуллина һәм Рамил Зиннәтов, Лилия Гарифуллина, Булат Закиров, Ренат Закиров, Илзидә Госманова, Рада Әхмәтгаязова, Дилүс Гомәров, «Умырзая» фольклор ансамбле, Гөлинә Имамиева, Сиренә Гатиятова, «Дуслык» халык ансамбле.

Моннан тыш, кичәдә Татарстанның халык артистлары Резидә Шәрәфиева, Зөфәр Хәйретдинов, Миңгол Галиев, халыкара һәм россиякүләм бәйгеләр лауреатлары Наилә Славина, Ильяс Фәрхуллин чыгыш ясадылар. Гала-концерт 3 сәгать диярлек дәвам итте.

Алмаз Миргаязов: «Профессионаллар арасында катнашырга теләүчеләр булмады»

«Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов:

– Фестивальне игълан иткәннән соң, «без күтәргән шәхеснең мирасы актуальме, хәтерлиләрме икән, катнашасылары килерме?» дигән шикләр булды. Катнашучыларның яртысы – үзешчәннәр, яртысы – профессиональ җырчылар булырга тиеш иде. Профессионаллар арасында катнашырга теләүчеләр булмады, июнь башында Татарстанның төрле почмакларында яшәүчеләрдән гаризалар килә башлады. 1-2 гариза гына килгән иде, инде өметемне өзәргә өлгердем. Аннары көненә 20, 25шәр гариза килде. Күңелгә рәхәт булып китте. Табын артында, туганнары янында, машинада барганда видеога яздырып җибәрүчеләр булды. Шуңа да карамастан, һәр кеше Таһир абыйның җырын яздырып җибәргән. «Таһир Якуповның җырларын беләләр, фестивальгә игътибар бар икән», – дигән нәтиҗәгә килдем.

132 гариза арасыннан 40ка якын фестивальнең җиңүчесе булырлык кешене сайлап алдык. Шулар арасыннан 20 кешене сайларга тиеш идек. Сайлый торгач, 22 кеше булды. 3 кешене төшереп калдыру исәбе белән, Теләче районы Иске Җөри авылына 25 кешене чакырдык. Ни өчен болай эшләдек? Сайлап алу этабында видеолар килде, фонограммаларга башкаруны сизмәдек, әмма шик бар иде. Лауреат исеменә лаек булсалар да, үзләренең сәхнәдә тотышларын, тере тавышка башкару осталыгын карадык.

Жюри әгъзаларына барлык катнашучыларның диярлек чыгышлары ошады. Фестивальнең классик җырларга, профессиональ башкаруга киная ясауда максаты юк иде.

Таһир абыйның мирасы, иҗаты халык җырларыннан тора. Халык җыры – халык мәкаме, халык көенә, халык телендә җырлана торган җыр. Шуңа күрә, фестиваль катнашучылары авыл җирендә яшәүче гади халык булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килдек.

«Таһир абыйның исеме берничек, беркайчан, бернинди шартларда да аста калырга тиеш түгел»

– Киләсе елга амбицияләр бермә-бер арта, – дип дәвам итте Алмаз Миргаязов. – Без бу фестивальне, кулыбыздан килсә, акча таба алсак, районнарда йөреп, авыл җирлегендә яшәүче энҗе бөртекләрен сайлап алып, алар катнашында Таһир абыйның туган ягына кайтып, аның нигезендә зиярәт кылып, сайлап алу этапларын уздырып, Казанда гала-концерт оештырырга исәп бар. Бәлки, Таһир Якупов иҗат тормышын башлаган филармония залында да үткәреп булыр.

Планнар зурдан. Башлагач, туктап калырга ярамый. Ике елга бер оештырылса, онытылыр иде. Мин буламмы ул, минем урынга башка оештыручы табыламы – анысына каршы түгелмен. Ләкин Таһир абыйның исеме берничек, беркайчан, бернинди шартларда да аста калырга тиеш түгел, чөнки ул – бөек җырчы, халкыбыз сандугачы. Гаҗәп, аның һәр җыры – халыкчан. Һәр җыры – шедевр.

Шунысы кызык: Таһир Якупов яшәгән заманда бер җырны берничә җырчы башкарган. Таһир абый җырлаган җырларны башка беркем дә җырламаган. Бәлки, ул җырлар Таһир абыйның тавыш мөмкинлекләренә генә туры килгән җырлар булгандыр…

Талантлы катнашучыларга гаҗәпләндем һәм сокландым. «Барс Медиа»да эшләгәндә дә икешәр-өчәр кастинг уздыра идек, анда 200-300әр кеше килә иде, ләкин мондый дәрәҗәдәге тавыш һәм моң мөмкинлекләре булган кешеләрне очратканым булмады.

Катнашучыларның күбесе 45-50 яшьтән өлкән кешеләр. Бу да табигый хәл. Чөнки алар Совет заманында үскән һәм Совет заманындагы җыр мәктәбендә тәрбияләнгәннәр.

Географиясенә килгәндә, гаризалар күбесенчә Татарстаннан килде. Казанның һәр мәдәният йорты катнашу теләген белдерде, Апас, Баулы, Буа, Чүпрәле, Балтач, Саба яклары актив иде. Кама аръягыннан да берничә гариза бар иде. Анда «Китап» радиосының дулкыны барып җитмәгәнгә шулаймы, белмим. Чувашия, Мари Эл, Киров өлкәсе, Башкортстаннан килде. «Китап» радиосының мобиль кушымтасын тыңлаучыларның 65-70 проценты Башкортстанда яши. Милләттәшләребез мобиль кушымтадан күбрәк тыңлый. Катнашырга теләк белдерүчеләрнең булуы табигый булды.

Гөлинә Шәйхи: «Кеше исән вакытта кадерен белмибез: күмәбез дә, күмгән көнне генә аны искә алып, утырып елыйбыз да, онытабыз»

«Китап» радиосының тапшырулар мөхәррире, шагыйрә Гөлинә Шәйхи:

– Таһир Якупов фестивален үткәрү – Алмаз Миргаязов, Җәүдәт Гыйльманов һәм Иске Җөри мәдәният йорты директоры Равил Насыйбуллинның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар күптән фестивальне үткәрү теләге белән янып йөрде. Фестиваль Таһир Якуповның туган ягы – Теләче районында үтте. Миңа калса, бөек җырчыларның фестивален нигездән, туган туфрактан, туган җирдән башлап җибәрү дөрестер, чөнки без барыбыз да шуннан чыккан. Кеше кайда туып үсә, барыбер шунда әйләнеп кайтачак, дип әйтәләр.

Мөмкин кадәр, булдыра алганча мәгълүматны таратып, үзешчәннәрне җыярга тырыштык. Фестивальне башлап җибәрү бик яхшы, чөнки аның инде нигезе салынган. Ә алга таба ул киңрәк масштабта Казанда үткәрелер, күбрәк кеше катнашыр, дигән өмет бар. Концертта да шундый сүзләр бар иде: «Йолдыз булып балкыды да, шундук җиргә атылды». Без бит шулай: кеше исән вакытта кадерен белмибез, кешене күмәбез дә, күмгән көнне генә аны искә алып, утырып елыйбыз да, онытабыз. Алай булырга тиеш түгел.

Һәр кешегә җылы караш булырга тиеш. Мәсәлән, колхоз эшчеләре булмаса, без дә яши алмас идек. Ә авыр чакта барыбыз да җыр-моңга тартыла. Барыбыз да җырлар тыңлыйбыз һәм җырлардан көч алабыз. Бүгенге көнгә кадәр дә Таһир Якупов җырларын җырлап күтәрелгән артистлар бар. Алар сирәк, чөнки андый моң һәркемгә дә бирелми. Халык арасында да һәр җырның сүзләрен йөрәк аша үткәреп җырлаучылар бар. Фестивальдә нәкъ шундый кешеләр катнашкандыр дип уйлыйм. Киләсе елда күбрәк кеше катнашсын иде, дигән теләктә калам. Күрми, белми, ишетми калучылар да булгандыр.

«Фестиваль бернинди чыгымнарсыз үткәрелде»

– Бу бик тә җылы кичә булды, – дип дәвам итте Гөлинә Шәйхи. – Алып барганда сәхнә артында күрдем: үзешчән артистлар бер мизгелгә үзләрен профессиональ артист итеп тә хис иттеләр. Аларның кайберсе, гомумән, сәхнәгә чыккан кеше түгел. «Гран-при» иясе Әхтәм Җамалиев, әнә, 37 ел летчик булып эшләгән. Сәхнәгә беренче тапкыр чыкты һәм халык мәхәббәтен яулады. Бу – шаккаткыч! Нишләп алар моңа кадәр күренмәгән? Ул – татарның бер тыйнаклыгыдыр инде… Әрсезләр сәхнәне яулап, басып алды. Талантлылар артка күмелеп калды. Безнең аларны тартып чыгарасы килә.

Бөтен кеше дә тере тавыш белән баянга кушылып җырлый алмый. Мәсәлән, фестивальдә «Моңлану» җырын башкардылар. Мин ул җырны еламыйча тыңлый алмыйм. Әниләрнең яшьлегенә кайткан кебек булдык. Без гармун-баянга кушылып җырлаган концертны тыңлап үскән соңгы буындыр, бәлки?

Баянга кушылып җырлау – бик сирәк күренеш. Монда баян, җырчының тавышы һәм моң синтезы иде. Бу шулкадәр матур! Еламыйм дисәң дә, күз яшен тыеп торып булмый. Йөрәккә кадала.

Фестиваль бернинди чыгымнарсыз үткәрелде, дисәк тә ярый. Чыгымнар булса, зурлап үткәрсәк, күз алдыңа китерәсеңме, нинди зур тамаша булачак! «Әйдә!» – дигәнгә, «әйдә!» – дип җыелган команда эше иде бу. Резидә апа Шәрәфиевага шалтыраттым. Берсүзсез: «Мин киләм, үзем кайтам, вакытын әйт», – диде. Зөфәр абый Хәйретдинов: «Ничек миңа әйтмисез, мине чакырмасагыз да кайтам», – диде. Бу – бик зур хөрмәт.

Иң олы катнашучыбыз Гөлсимә апа Сөләйманова иде. Ул Таһир Якупов белән бер сәхнәдә җырлаган. Аңа 84 яшь биреп булмый! Миңгол абый да шаккатты. Аларның һәрберсенең күзләре янып тора, үзләрен кирәк булуларын белү, фестивальдә чыгыш ясауларын күрү – зур бәхет. Марат Кәбировның шундый сүзе бар: «Үзенең кирәклеген тою кешене көчле итә». Бу сүзләр бик тә урынлы, – диде ул.

Иң өлкән катнашучы Гөлсимә Сөләйманова: «Балалар йортында үстем. Гомер буе җырлыйм»

– Фестивальнең иң өлкән катнашучысы Гөлсимә Сөләйманова белән дә күрешеп, сөйләшеп алу бәхетенә ирештем. Чыннан да, бизәнгән, үз-үзен карап йөргән ягымлы ханымга берничек тә 84 яшь биреп булмый!

– Кадыш бистәсе мәдәният йортына ансамбльгә йөрим. Сәнгать җитәкчебез Люция Камалова фестивальдә катнашып карарга тәкъдим итте. Таһирның яратып җырлый торган «Наласа» җырын башкардым.

Балалар йортында үстем. Гомер буе җырлыйм. Җырларга бик яратам, бәләкәйдән җырлыйм. Сәхнәдән төшкәнем юк. Илһам Шакиров укыган мәктәптә – Яңа Бүләк авылы мәктәбендә укыдым. Ул миннән 5 яшькә өлкән иде. «Сөләйманова» дип әйтә иде миңа. Мәктәптә укыганда, зур аланда учак ягып, концерт куя идек. Илһам да килә иде, ул да җырлый иде. Музыкаль белемем юк, Казан дәүләт театр училищесында режиссер һөнәрен үзләштердем. 1962 елда Миңгол Галиев белән консерваториягә укырга керергә әзерлек курсларына бергә йөргән идек. Үзешчәннәр түгәрәгенә йөри идем, шулвакыт күчмә театрга чакырдылар.

Люция ханым Әлфия Авзаловалар, Илһам Шакировлар белән бергә йөргән, соңгы 10 елда Хәмдүнә Тимергалиеваның баянчысы булган. Кайбер кешеләр сәхнәдә 1 ел йөриләр дә, исем алалар. Ә Люциянең бернинди дәрәҗәле исеме юк. Шуңа исем-акылым китә, – дип сөйләде ул миңа.

Хәмдүнә Тимергалиеваның баянчысы Люция Камалова: «Сәхнәдә чыгыш ясау – минем хыялым. Хыялны мин тормышка ашырдым»

2019 елдан бүгенге көнгә кадәр Люция Камалова Казан шәһәре Кадыш бистәсе мәдәният йортында «Зәңгәр күл» вокаль ансамбле җитәкчесе һәм аккомпаниаторы булып эшли. Люция апа фестивальдә аккордеон тотып, берничә җырчыга уйнап торды. Шулкадәр сокланып карадым аңа. Сәхнәдә ир-ат-баянчыларны күреп гадәтләнгән, ә монда – хатын-кыз!

– Фестиваль турында «Китап» радиосыннан белдек, – ди Люция Камалова. – Кадыш бистәсендә «Зәңгәр күл» дигән ансамбль җитәклим, ансамбльдән 5 кеше алып килдем. 1 кешебез – дипломант, 4 кешебез – лауреат булды.

Мин Хәмдүнә апаның гармунчысы булам. Күп еллар буе Хәмдүнә апа белән филармониядә эшләдем.

Мин җитәкләгән ансамбльдә бик талантлы җырчылар бар. Барлыгы 12 кеше йөри. Күбесе – өлкәннәр. Шуларның иң өлкәне – 84 яшьлек Гөлсимә апа Сөләйманова. Таһир абыйның җырларын бик яратабыз. Мәдәният йортында чыгыш ясыйбыз, концертлар оештырабыз, Сабантуй үткәрәбез. Чакырган җиргә риза! Рәхәтләнеп барып эшлибез.

Кичәдә аккордеонда уйнадым. Ә болай төрле уен коралларында уйный беләм: кечкенә гармун, концерт гармуннары, тальян гармун, синтезатор, пианино һ.б. Казан музыка училищесын тәмамладым, аннары Татар дәүләт филармониясендә Илһам абый, Әлфия апа, Хәмдүнә апа, Габдулла Рәхимкулов, Хәнәви Шәйдуллин һ.б. бик күп артистлар белән эшләдем. Әмма Таһир Якуповка уйнарга насыйп булмады.

Сәхнәдә чыгыш ясау – минем хыялым. Хыялны мин тормышка ашырдым. Шуңа күрә сәхнәдә баян, аккордеон тотып чыгып уйнавы бер дә авыр түгел. Ияләшкән. Яратып, рәхәтләнеп уйныйм.

Фестиваль бик ошады. Таһир абый ул – моң чишмәсе. Фестивальне Казанда да үткәрерләр дип өметләнәм, – диде Люция ханым.

Җәүдәт Гыйльманов: «Фестивальнең киләчәге өметле»

Продюсер Җәүдәт Гыйльманов әйтүенчә, фестивальдә катнашучыларның 95 проценты – һәвәскәр җырчылар.

– Без катнашучыларга таләп куйдык: алар җырлауларын видеога төшерергә тиеш иделәр. Без аларның тере тавышка җырлаганнарын күрергә тиеш булган өчен шулай эшләнде. 132 кешедән 42 кешене сайлап алдык. 42 номерны тагын «иләк аша» чыгардык һәм 20дән артык кешене сайладык. Аларны Иске Җөри авылы мәдәният йортына чакырдык.

Дөресен әйткәндә, бик курыккан идем. Оештыру һәрвакыт кыен була. Халык килерме, катнашучылар булырмы, дип борчыласың. Өлкән яшьтәге катнашучылар бик күп. Аларның күбесенең фестивальләрдә катнашканы да булмаган. 20дән артык кешенең бөтенесе дә лауреат булды. Гаризалар бирүчеләр арасыннан иң яшь кешегә 13 яшь. Без аны кабул итә алмадык, чөнки нигезләмә буенча, фестивальдә 15 яшьтән өлкәнрәкләр генә катнаша ала.

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Зөфәр Хәйретдинов, Резидә Шәрәфиева, Наилә Славина, Ильяс Фәрхуллин, Азат Зарипов, Миңгол Галиев, Гөлинә Шәйхигә рәхмәт. Алар безгә булышты. Таһир абыйның исемен күтәргән өчен бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек. Чөнки яшьләр Таһир Якуповны оныта башлады, белмиләр. Таһир Якуповның исемен яңадан искә төшерергә телибез, фестивальнең киләчәге өметле, – диде ул.

Әхтәм Җамалиев: «Гран-при»ны алу – гомере буе җырлап йөрде, хәленнән килмәде», – дип әйтүчеләргә җавап булды»

Әхтәм Җамалиев фестивальнең «Гран-при» иясе булды. «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов аны 37 ел гражданнар авиациясендә летчик булып эшләгән шәхес буларак таныштырды. Самолет белән идарә иткән летчик ничек итеп җырлый башлаган? Бу турыда Әхтәм абый үзе сөйләде:

– Шагыйрь һәм галим Габдерәхим Утыз Имәнинең туган авылыннан – Чирмешән төбәгеннән булам мин, – дип таныштырды ул үзе белән. – 1963 елда гади колхозчылар гаиләсендә туганмын. Кечкенәдән үк кырга төшкән кукурузникаларны карап, күзәтергә ярата идем. Летчиклар минем өчен илаһи кешеләр кебек иде. Оренбург өлкәсендә Богырысланда летчиклар училищесында укыдым, 1984 елда Казанга кайттым. Шул елдан бирле гомеремне гражданнар авиациясенә багышладым.

10 ел буе Ан-2 самолетында очтым, республика кырлары, урманнарына агу сиптердек. Хәзер бит кортларның үрчүе самолетларның бетүеннән дип уйлыйм. Элек без урманнарны эшкәртә идек. Быел, күргәнсездер, урманнар кап-кара булды, парсыз ефәк күбәләге кортлары агач яфракларын ашап бетерде. Аннан соң вертолетта санитар авиациядә эшләдем. Районнардан авыруларны ташыдык. Вертолетта очканда үлеп киткән кешеләр дә булды, бик кызганыч. Аннары бизнес авиациядә эшләдем, төрле кешеләрне экскурсияләргә йөрттек.

Шул ук вакытта баянда уйнап, җырлап та йөрдем. Җырлавымны мин икенче һөнәрем дип тә әйтер идем. «Гран-при»ны алу – «гомере буе җырлап йөрде, хәленнән килмәде» дип әйтүчеләргә җавап булды. Димәк, юкка җырлап йөрмәгәнмен. Әмма ике һөнәрне берьюлы алып барып булмас иде, шуңа күрә минем төп эшем авиация өлкәсендә булды. Шулай да, буш вакытларда мәҗлесләрдә, төрле чараларга мине чакыра иделәр, мин рәхәтләнеп җырлый идем. Безнең халыкка гына хас булган моң кирәклеген тоеп яшәдем.

Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров, Таһир Якупов, Хәйдәр Бигичевның репертуарыннан җырлар башкардым.

Фестивальгә җиңү белән түгел, катнашып карау максаты белән бардым. Таһир Якупов фестивалендә сәхнәдә басып торганда шуны аңладым: нинди талантлы кешеләргә без ирек бирмәгәнбез икән! Игътибар бирмәү аркасында, Таһир ага 1999 елны дөньядан мәңгелеккә китеп барды. Без Таһир Якуповтан гомер буе гафу үтенеп яшәргә бурычлы. Хәзер бит күрше күршесенә керми, туган туганына йөрешми торган заман. Авыллар да хәзер мәет алып чыгып киткән өй кебек… Элек кич утырулар, җырлаулар бар иде. Кая китте ул вакытлар? Хәзер машинадан җырлар акыртып куялар, ул җырмыни? Әлфия апа, Илһам абыйлар гомер буена инструменталь ансамбльләргә кушылып җырлады, бөтен нәрсә тере тавышка иде!

Хәзерге вакытта мин 2 ел пенсиядә, эшләмәгәч, бик тә күңелсез, – диде ул.

Рада Әхмәтгаязова: «Исемемне чегән әбием хөрмәтенә кушканнар»

Лауреат исемен алучылар арасында үзенчәлекле тавышы белән аерылып торган Рада Әхмәтгаязова да бар иде. Ул – Себер якларыннан, Төмәндә туып үскән. Шулай да, татарлар арасында мондый исем бөтенләй ишетелгән түгел, шуңа күрә Раданың үзеннән сорарга булдык:

– Чегән әбием дә Рада исемле булган, – дип аңлатты Рада Әхмәтгаязова. – Ул рус бабама кияүгә чыккан һәм, шуннан, рус әтием туган. Ул татар әниемә өйләнгән. Татар әнием һәм рус әтием әбинең исемен кушарга булганнар. Себердә яшәгәндә, Башкортстаннан килгән укытучым татар халык җырларын җырлаттыра иде. Аның киңәше белән, Татарстанга укырга килдем. Себердә мин Себер татарлары телендә сөйләштем. Казанга укырга килгәч, Казан дәүләт мәдәният институтында сәхнә теленнән Эльмира Хамматова, актриса Флера Хәмитова укытты, татар әдәби телендә сөйләшергә өйрәттеләр.

Казан музыка училищесында татар халык җырлары бүлегендә, Казан дәүләт мәдәният институтында Салават Фәтхетдиновта укыдым. Эстрада-театр бүлеген тәмамладым. Ирем – татар, Теләче районында торабыз. Хәзерге вакытта Теләче районы мәдәният йортында эшләп йөрим. Күбрәк татар халык җырларын башкарам.

Ике кечкенә кызым бар, Аллага шөкер. Әкрен-әкрен адымнар белән җырлар яздырабыз, чараларда катнашабыз.

Таһир Якупов фестивале турында Иске Җөри авылы мәдәният йорты Равил Насыйбуллиннан ишеттем. Таһир абый репертуарыннан халык җырларын бик күп башкарам, шуңа күрә, бик теләп, фестивальдә катнашырга булдым. Лауреат исемен алгач та бик шатландым! – дип сөйләде Рада Әхмәтгаязова.

Теләче башлыгы Нәҗип Хаҗипов: «Таһир Якупов җырлары безне яшәтә, татарлыкны, мирасыбызны саклый»

– Таһир Якупов – легендар якташыбыз, бөек татар халкының мәгърур улы. Без аның белән чын мәгънәсендә горурланабыз, аның чыгышы безнең яктан – Карачтау авылыннан. Район үзәгендә бер урамны аның исеме белән атадык. Аның җырлары – безнең яшьлек җырлары. Ул җырлар безне яшәтә, татарлыкны, мирасыбызны саклый. Татар халкының кабатланмас моң остасы – безнең горурлык. Ул вакытта фонограмманың «ф» хәрефе дә юк иде. Бөтен союзны йөреп чыккан, бөек татар халкының легендар улларының берсе, дип әйтер идем.

Таһир Якуповның 80 еллыгына музыкаль-әдәби чара үткәрелсә, дөрес булыр иде. Аны уйлап бетерәсе бар әле. Таһир Якуповның исемен без районда мәңгеләштердек: яңа урамнарның берсе аның исемен йөртә.

Күптән инде гармунга җырлап, концерт куйган бер залны да күргәнем юк. Чөнки гармунга кушылып җырлаучы артистлар сирәгәеп бара.

Оештыручыларга, Таһир Якуповны хөрмәт итеп килгән фестиваль катнашучыларына рәхмәт. Беркем дә битараф калмады. Таһир Якупов – безнеке. Аны онытырга хакыбыз юк, – диде Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов.

Иске Җөри мәдәният йорты директоры Равил Насыйбуллин залны тутырып килгән, катнашучыларга җылы алкышларын кызганмаган тамашачыларга, чыгыш ясаучыларга рәхмәт әйтте.

«Таһир Якуповның шәхси әйберләрен Теләче музеена урнаштыргач, елмаеп төшкә керде»

«Акчарлак» газетасы журналисты Эльмира Флүн:

– Моннан 10 ел элек редакциябезгә Таһир Якуповның күршесе, гаилә дусты Сания апа Хәлиуллина мөрәҗәгать итте. 13 ел дачасында Таһир Якуповның шәхси әйберләрен саклавын әйтте ул. Икенче көнне Сания апа дачасына юл тоттык. Барып керсәк, искитмәле хәл, кычкырып елыйсы килде. Кечкенә генә дачада Таһир абыйның әйберләре: шифоньеры, костюмы, чалбары, көнбагыш саткан стаканы тора иде. Фотоларга төшердем. Мәкалә газетада чыкканнан соң, редакция белән, шушы әйберләрне куяр өчен, Казанда мәйданчык эзли башладык. Эшне мәдәният министрлыгыннан башладык. Бер татар мәктәбе, музее калмады, ләкин Казан шәһәрендә ул әйберләргә урын табылмады. Кая барырга белмәгәч, Сания апа телевидениегә интервью бирде. Берзаман Сания апага Теләче районы администрациясе мәдәният бүлеге җитәкчесе шалтыраткан, әйберләрне алып килүне сораган. Әйберләрне алып кайтып, химчисткага биреп, юып, Теләче музеена урнаштырдык. Шул вакыйгадан соң Таһир абый, елмаеп, төшемә керә башлады.

Сания апа белән без әле дә аралашып торабыз. Аның тагын бер хыялы бар: Казан шәһәренең бер урамына Таһир Якупов исемен бирү. Бергәләп тотынсак, бу хыялны да тормышка ашырырбыз, дип өметләнәм. Таһир Якупов кебек шәхесләребезне онытмаска кирәк. Телебезне, динебезне, үзебезнең зыялы татар халкы булуыбызны онытмыйк. Иң мөһиме – бергә булыйк, – диде Эльмира Флүн.

Миңгол Галиев: «Шушы бригадалар белән дөньяга чыксак, дөнья халкы татар моңына гашыйк булыр иде»

– Монда безнең милләтнең җан җылысын чагылдырган башкаручыларны ишеттем. Техника – күрсәткәнне эшләп бирү, ә монда Таһир Якуповның йөрәк әрнүләрен, шатлыкларын, күңеленнән чыккан авазын дәвам итүчеләр чыгыш ясады. Җитәкчелеккә бик зур рәхмәт. Монда килүегез – бөтен татар халкына хөрмәт. Шушы бригадалар белән дөньяга чыксак, дөнья халкы татар моңына гашыйк булыр иде. Шушы концертны Казанда да күрсәтергә мөмкин булыр иде, – диде фестивальнең жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев.

«Минем өчен Таһир Якуповның иҗаты бик якын. Аның җырларын тыңлап, җырлап үстем. Репертуарымда да аның җырлары бар. Таһир абый иң яраткан җырчым булды. Оештыручыларга рәхмәт. Иң беренче башкарган җырым да Таһир абыйның репертуарыннан, ул радионың алтын фондында саклана. «Дустыма» җыры иде ул», – диде Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов.

«Җырларыбыз Таһир абый рухына дога булып барсын», – диде Резидә Шәрәфиева.

Сәхнәдә чыгыш ясаган 20дән артык кешегә лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Фестиваль «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Чыганак: intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*