tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектау районы Казанда мәдәни программасын тәкъдим итте
Биектау районы Казанда мәдәни программасын тәкъдим итте

Биектау районы Казанда мәдәни программасын тәкъдим итте

«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы кысаларында республиканың Биектау районы үзенең мәдәни программасын тәкъдим итте. Чара Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды. Бу хакта «Татар мәдәни ресурс үзәге» хәбәр итә.

Бәйрәмгә килгән кунаклар район осталары пешергән милли ризыклардан авыз итте, халык һөнәрчелеге осталары эшләнмәләре, районнан чыкккан язучы-шагыйрьләрнең китаплар күргәзмәсе белән таныша алды.

Бәйрәм концертының керешендә тамашачыларны борынгы тарихка алып керде, Иске Казан турында сөйләде. Аннары кунаклар Биектау районының үзешчән һәм профессиональ артистлары тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты белән хозурланды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*