tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онытылмас сәяхәт
Онытылмас сәяхәт

Онытылмас сәяхәт

Шушы көннәрдә Исергәп авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ханымнары бик матур, истәлекле экскурсиядэ булып кайтты. Исергәп-Оренбург-Ногуш сусаклагычы-Мәләвез юнәлешендэ булган бу экскурсия Исергәп җирлеге авыл Советы башлыгы Айдар Әгълиуллин ярдәме белән тормышка ашырылды.

– Сәяхәтебез Оренбург шәһәреннән башланды. Биредә без, беренче эш итеп, мәчеткә кердек. Сәдака салып, мәчетнең оештырылу тарихы,  шәһәрнең тарихы белән таныштык, – дип сөйләде Исергәп авылының “Ак калфак” җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рүзилә Әбүзарова. – Оренбургнын җәяүлеләр урамын тулысы белән йөреп чыктык. Европа – Азия асылмалы күпере аша Азия ягына да җәяүләп чыгып кердек. Файдалы бик күп мәгълүмат алганнан соң, юлыбыз Ногыш сусаклагычына илтте. Урал тауларының гүзәллегенә сокланып, сусаклагычка бормалы юллар аша барып җиткәнне сизми дә калганбыз. Анда барып җитүгә безне, алдан сөйләшенеп куелу буенча, ике палубалы теплоход көтеп тора иде.

Ветераннарга сәгатьтән артык теплоходта, табигатьнең гүзәллегенә, кыя-тауларының матурлыгына сокланып, су юлы буйлап сәяхәт итәргә мөмкинлек булган.

– Биредә без Владимир Ильич Ленинның кыяга уеп ясалган сурәтен күрдек. Салкын, өстәвенә вак кына яңгыр сибәләп торса да, вакытның узганын сизмәдек тә. Аннары Мәләвез шәһәренә юл алдык. Бик төзек, мул тормыш белән яшәүче халык дип күрдек, – дип дәвам итте Рүзилә Әбүзарова, сәяхәттән алган хис-кичерешләре белән уртаклашып. – Мәләвездә безне авылдашыбыз, зур эшләр башкарган, дәрәжәле кешебез Ирек Мөфаздал улы Габбасов каршы алды. Ул безне, күп булып килүебезгә карамастан, кунак итте, ачык йөз белән каршы алды.

Шулай итеп, Исергәп авылының “Ак калфак” җирле бүлекчәсе ханымнары сәяхәттән онытылмаслык тәэсирләр белән кайтканар.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*