Сугыш чоры балалары язмышына төшкәнчә, хезмәт юлын колхозда ундүрт яшендә авыр эшләрдә башлап, соңгы унөч елын “Кызыл таң” журналисты буларак тәмамлаган, сәламәтлеге нык какшаган хәлдә пенсия яшенә чак барып җиткән һәм алтмыш бер яшь ярымда дөнья куйган бу шәхес әдәбиятта да, мәгарифтә дә, матбугатта да якты эз калдырды. Кызганыч ки, аның турында язганда, сөйләгәндә мәгариф, матбугат өлкәләре аз телгә алына, шигъриятенә кагылганда, “укучыларга барып җитмәгән иҗат”, “шигырьләрне бик күп язып та, аерым китабын күрә алмаган шагыйрь” кебегрәк үкенү сүзләре еш очрый. Һәм шул өч өлкәнең берсе буенча да рәсми танылмавы да (мактаулы исем, бүләкләр) көендерә.
Кушнаренко районында, Уфа – Казан олы юлына якын гына утырган Марс дигән кечкенә һәм бик матур авылда Гатауллиннар гаиләсендә бер-бер артлы өч малай дөньяга килә. 1938 елның җәендә – игезәкләр Рәфит белән Рәшит, 1941 елның җәендә – Рәдиф.
Әтиләре Кәшфулла Бөек Ватан сугышының тәүге айларында ук фронтта һәлак була. Әниләре Сәвия иңенә улларын ялгыз үстерү язмышы төшә. Ул заманның авырлыгын сөйләп тә, язып та аңлатып бетәрлек түгел. Соңыннан улы Рәшит бер шигырендә язганча:
“…Үзең өчен бер көн яшәдеңме,
Хәтердә юк, әнкәй, гафу ит.
Бар булмышың, бөтен тереклегең
Безнең өчен генә иде бит.
Өч балаңны ялгыз үстердең син,
Өч кешелек өлеш күтәрдең.
Синең тының, синең җылың белән
Кеше булып үсеп җиткәнбез…”
Колхоз кырларында “сөреп” эшләгән тыл каһарманы Сәвия апа малайларны исән-имин саклап калу гына түгел, аларның өчесен дә зур шәхесләр итеп тәрбияләп үстерә. Иң кечеләре бүген – Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ. Абыйлары үзләрендәге башлангыч һәм күрше Сәет авылындагы җидееллык мәктәптән соң тормыш арбасына “җигелеп”, энекәшләренә белем алу мөмкинлеге тудыралар, үзебез соңрак, эшли-эшли укырбыз, диләр. Рәфит авылдан китеп, ФЗО мәктәбенә керә, Уфа, Ангрен, Новокузнецк шәһәрләрендә гади эшче, балта остасы була. Соңлап кына кичке мәктәпне, Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Туган районына кайтып, Әхмәт урта мәктәбендә укыта, завуч, директор булып эшли. Шуннан пенсиягә чыга.
Рәшит, әнисе иңендәге авырлыкның бер өлешен үзенә алырга теләп, бераз вакытка авылда кала. Колхозның төрле авыр эшлә-рендә тир түгә. Егетнең активлыгына игътибар итеп, колхозның комсомол оешмасы секретаре вазыйфасына сайлап куялар. Авыл яшьләрен эшкә туплый, аларның ялын оештыра, үзе дә гөрләтеп дөнья көтә, шулай әнисенең төп терәгенә әверелә, укыган энесенә ярдәмләшә. Менә аның Казандагы “Беренче карлыгачлар” күмәк җыентыгына кергән шигырьләр шәлкеменә баш сүз итеп 1967 елда язган авто-биографиясеннән өзек:
“Әти-әнием дә, ерак бабаларым да гомер буе иген иккәннәр. Мин дә кечкенәдән җир эшкәртергә, атта йөрергә өйрәндем. Крестьян малае булсам да, нигәдер аттан курка идем мин. Атны авызлыкларга да, атта чабарга да яшьтәшләрдән соңрак өйрәндем.
Еллар үтә… Читтән торып Талбазы урта мәктәбен тәмамладым, колхозда эшләдем. Үземне-үзем белә башлаганнан бирле иң якын укытучым китап булды. Китаплар дөньясында шигърият йолдызлары – Тукайны, Такташны ачтым. Берәм-берәм Пушкин, Есенин, Байрон, Лорка, Назыйм, Мостайлар кабынды. 1961 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга кердем. Шигърият күгемнең йолдызлары яктырды, яңадан-яңа йолдызлар балкыды….”
Бертуган Гатауллиннардан БДУга юлны Рәдиф башлый. Тиз вакыт эчендә ул белемгә көчле омтылышы белән генә түгел, өметле яшь шагыйрь буларак та таныла һәм укуын дәвам итәр, татар әдәби дөньясының уртасында кайнар өчен Казан дәүләт университетына күчә. Ә БДУга бер-бер артлы Рәфит һәм Рәшит абыйлары керә.
Рәшит биредә үзе кебек үк бераз тормыш һәм хезмәт юлы үткән егетләр Муса Мөлеков (“Кызыл таң”ның булачак мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, доцент), Рәшит Сабитов (шагыйрь һәм прозаик), Раил Сәетгәрәев (үткен каләмле журналист һәм сатирик язучы) белән бергә укый, тулай торакның бер бүлмәсендә яши. “Рәшит белән якын дуслар булып киттек, моның төп сәбәбе – икебезнең дә шигърият казанында кайнавыбыз иде, – дип хәтерләде озак еллар үткәч Рәшит Сабитов. – Без бер-беребезгә һәрвакыт “адаш” дип эндәштек, соңрак хатларыбызга да шулай яздык.
Икенче курста адаш шигырьләрне бик күп иҗат итте. Республика китапханәсендәме, университетныкындамы утырып, кайбер көнне өч-дүрт шигырь тотып кайта да безгә укый. Без инде аны, шигъриятне су кебек эчкән белгечләрдәй, тәнкыйтьлибез. Адашның кәефе кырыла: ак йөзенә таплар чыга, күзлеге, ризасызлыгын чагылдырып, ялтырап-ялтырап китә. Ләкин безнең белән бәхәскә керми, түзә. Шул чорда ул икеме-өчме лирик поэма да иҗат итте, аларын да безгә укыды. Сугышта һәлак булган әтисе турындагысын яхшы, дип таптык. Ләкин ул поэма беркайда да басылмады бугай…
Икенче курсны тәмамлау белән Туймазы районына фольклор экспедициясенә юлландык, әкиятләр җыеп йөрдек. Кандра-Котый, Сәрән, Балтай авылларында концерт белән чыгыш ясадык. Без икәү шигырьләребезне укып ишеттердек. Адаш, импульсив кеше, кычкырып һәм тойгы белән яттан сөйләп, тамашачыларның ихтирамын миңа караганда ныграк казанды…”
Башка сабакташ-замандашлары раславынча да, Рәшит Гатауллин өченче-дүртенче курсларда өлгереп килгән шәхес һәм шагыйрь була, әсәрләре татар һәм башкорт матбугаты битләрендә еш күренә. Менә минем кулымда Башкортстан китап нәшрияты даими чыгарып килгән “Йәш көстәр” сериясенең унөченче җыентыгы (1964 ел). Бу сериянең яшел тышлы китапларын инде алты дистә елга якын саклыйм, кайчакларда алып укыйм. Ул замандагы әдәби югарылыкны, китап нәшер итүдәге таләпчәнлекне хәзер язып-сөйләп аңлатырлык кына һәм бүгенге буын аңларлык кына түгел. Бу чыгарылышта булачак халык шагыйрьләре Тимер Йосыпов, Рәшит Шәкүров, Равил Шаммасов, күренекле шагыйрьләр Ирек Кинҗә-булатов, Әсхәл Әхмәтхуҗин, Салават Рәхмә-туллиннар белән бер “түбә астында” Рәшит Гатауллинның да шигырьләре кергән һәм алар башкаларныкыннан кайтыш түгел. Тагын бер-ике елдан ул Татарстан гәзит-журналларында да мәйдан тота башлый. Яшь талантларның “Беренче карлыгачлар” сериясенең 1968 елгы чыгарылышында Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмовлар белән бергә басыла.
Марс авылы егете Рәшитнең, энекәше Рәдиф кебек үк, тумыштан шагыйрь булганлыгын инкарь итүче табылмас, әлбәттә. “Яшәвем – шигырьдә”, – дип студент чакта үзе үк әйткән бит. Ләкин шул вакытта ук аңарда, Һ. Такташның Гайҗан бабае кебек: “Миндә ике мин үзара тартыша”. Шагыйрьлек һәм укытучылык. Ул бит укытучы булырга укый, хөкүмәт аны мәктәптә эшләргә әзерли. Мәктәп, балалар, мәгариф эше аны торган саен үзенә тарта. Бу тартылу аның иҗади активлыгын озак кына елларга киметә, хәтта туктатып тора диярлек. Дүртенче курстан читтән торып белем алуга күчеп, 1965 елда ул Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә юллана. Шуннан соңгы 20 елда бөтен булмышын укыту эшенә багышлый. Балалар да, ата-аналар да ярата аны. Шул ук районның Илчегол, Тамьян-Таймас мәктәпләрендә дә эшли. Партия райкомы инструкторы булырга да күндерәләр, әмма ул аннан кабат мәгариф эшенә җибәрүләрен сорый.
Әдәбиятта “эпистоляр жанр” дигән төшенчә бар. Ягъни хатлар төрендәге әсәр, хатларны әсәр югарылыгында язу. Дөнья әдәбиятында да, татар һәм башкортларда да хатларын яхшы әсәр кебек сокланып, мавыгып укырлык каләм осталары булган. Рәшит Гатауллинның каләмдәше Рим Идиятуллинга 1965-70 елларда язган күпсанлы хатлары да авторның бу жанр остасы да булганлыгын раслый. Ул хатлар уңаеннан Рим Идиятуллин фикерләренә колак салыйк: “Хатлар! Бүгенге көндә борынгылык, искелек калдыгына әйләнгән матдә, җисем. Мәгәр ул безнең буыннар өчен югалган елларның мөһерсез документы, заман шаһиты. Ул – эчкерсез уй-хисләр, теләк-омтылышлар, өмет-хыяллар белән тулган хәзинә чүлмәге дисәм дә ялгышмамдыр. Шул хәзинәдән авыз иткән бүгенге көн кешеләре хатлар авторының җан сурәтен күз алдына бастырып кына калмас, алар инде тарихта калган заманнарның да сулышын тояр, ә бәлки үзләренә күпмедер дәрәҗәдә сабак, фәһем алыр”. (2013) ел. Менә ул хатлардан юллар:
“Мин дә бик аз язам. Беренчедән, вакыт җитми, икенчедән, авыл мужикларыннан тормыш өйрәнәм. Көлмә, үтә кызык алар. Бер карасаң, балалар кебек, бер карасаң, философлар.
Авыл бик ошап китте әле. Балаларны бик яратам, алар мине ярата. Шуларны шигырьгә күчерергә иде. Шигърият җирдә җыелып яткан тынчу су түгел, ә канатлы кош, иртәнге җил, таңгы чык. Ул күренми дә, төсе дә, исе дә юк, ә татлы. Кешелекне алып баручы тойгы”.
“Да, язасы килә. Язганымны ыргыта барам. Күңелдәген биреп булмый. Синең сүзләр белән әйткәндә, “бакырлар гына”. Кайчан соң бу алтынны табып булыр икән? Әллә гомер буе ком актарып, вакыт үтәр микән? Тормыш поэзиясен биреп булмый, ясалма чыга, яз җиткәч тә җирне сизеп торган крестьян күңелен җир итеп булса иде…”
“Кичә кич авыл клубында башкорт поэзиясе турында лекция һәм үземнең берничә шигыремне укыдым. Халык күп иде. Олылар да килгән. Алар күңеленә хуш килерлек итебрәк сөйләргә тырыштым. Шуннан биюләр башланып китте. Соң гына таралыштык…”
“Менә икенче смена башлана. Ә мин һаман төшкелекне ашарга да кайта алмыйм әле. Эш тә эш. Минем дә ат кебек эшләр чагым бар икән. Сөякләр шыгырдап тора, малай.
Рим, сиңа хат язам, тәрәзәдән күрәм: әнә балалар килә. Шундый матурлар, барысын да иркәлисе килә. Беләсеңме, хәтта ике сабый бала беренче сыйныфка йөрүче абый-апаларына ияреп килгәннәр. Укырга исәпләре зур да, ничаклы елап сорасалар да, яшьләре җитмәү сәбәпле, алмаска туры килә. Берсе уенчык сумкасына төшкелек азык салып килгән. Менә шундый хәлне күз алдына китер әле, шәпме? Шулай ул, укытуның да романтикасы зур. Кызык та”.
“Көн саен килгән гәзит аша ватан хәлләрен беләбез. Әйбәт булса, сөенәбез, начар булса, көенәбез. Конюх йорты янында мужиклар белән очрашып, махорка көйрәтеп, фәлсәфә сатабыз. Әллә ышанмыйсыңмы? Кунакка кайтып кына авылны аңлап булмый ул. Аның эчендә яшәп, катык-сөтен эчеп, идәнендә йоклап, пычрагына батып, суыгында туңып карарга кирәк. Вәт шунда аңлашыла ул!”
“Хәлләрем бер чама. Менә укуның соңгы атнасын башладык. Аннан ике атна имтихан алам да, эш әзәя. Ягулык китерәсе, буяу, агарту эшләре генә кала. Отпуск шул 1 июльдән булыр инде, шунсыз безнең халыкка эләкмәс. Аннан соң Уфага киләм дә, үзебезнең авылга ял итәргә китәм. Быел берәр ай үзебезнең авылда яшәргә исәп, тик бик туйдырып кына җибәрмәсә. Сезнең тирәгә эшкә урнашу ничек кенә булып чыгар инде. Бу авылда һич кенә дә калмыйм. Я үзебезнең районга, я Уфага, Казанга. Син онытма әле, сораш, белеш, гәзиттә урын-фәлән булмасмы? Булса, тиз хәбәр бирерсең”.
Шушы хатлар уңаеннан Рим Идиятуллин болай дип өстәде: “Төпченергә яратучылар да күп булуын истә тотып, бер нәрсәгә ачыклык кертмәкчемен. “Нишләп ул алты ел эчендә өч мәктәптә директор булган, райкомда да эшләргә өлгергән? Куып йөртмәгәннәрдер бит?” – дип сораулары ихтимал. Җавабым шул: ул оештыру, хуҗалык эшләренә маһир иде. Аның әнә шул сәләтен бик оста файдаландылар. Кайда иске яки җимерек мәктәп – ул шунда. Яңа мәктәп салдырганчыга кадәр. Мин аңа шаяртып болай ди торган идем: “Рәшит, сине үз ягыңа яки безнең Чакмагыш якларына күчермәгәйләре әле. Бездә дә тузган мәктәпләр бихисап”. Һәм шулай булып чыкты да”.
Рәшит Гатауллинның дистә ярым ел гомере туган ягына хезмәт итеп үтә – Кушнаренко районының Калтай, Камышлы мәктәпләрендә директор була. Өйләнә, тормыш иптәше Венера белән ул һәм кыз үстерә.
Җитмешенче еллар уртасында “Кызыл таң” коллективында татарның күренекле шагыйрьләре, аеруча Рәдиф Гатауллин турында сүз барганда журналистлар Муса Мөлеков һәм Рәшит Сабитов: “Без Рәдифнең бертуган абыйсы Рәшит белән университетта бергә укыдык, ул да бик өметле шагыйрь иде, әле туган ягында эшли, язышудан туктады бугай”, – диләр иде. Аларның сүзенә дәлил сыман, Әгъләм Зараев төшергән иске фотоларны кызыксынып карый идек, ә аларда “Кызыл таң”да Әнгам Атнабаев алып барган һәм БДУдагы “Акчарлаклар” әдәби түгәрәкләрендә үзе кебек үк яшь шагыйрьләр белән студент Рәшит Гатауллин да сурәтләнгән. Бу сүзләр һәм фотолар “Йәш көстәр”нең 1964 елгы чыгарылышын да исемә төшерә иде.
1985 елда Гатауллиннар гаиләсе Уфага күченеп килә. Шагыйрь-педагогның әдәбият дөньясы уртасында кайнау хыялы соңлабрак тормышка аша. Монда күченүнең тагын бер җитди сәбәбе – Венера ханым каты чирләп китә һәм аның башкала табиблары күзәтүе астында даими тору зарурлыгы туа.
Рәшит Кәшфулла улы “Кызыл таң”га өлкән тәрҗемәче итеп эшкә алына, аның бурычы – ике тәрҗемәче татарчага әйләндергән текстларны уку, төзәтү, ягъни редакторлау. (Аңарчы бу вазыйфаны Татарстан кешесе, Мәскәүдәге СССР Язучылар берлеге каршындагы
М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлаган Рәшит Зәйнуллин башкарды һәм ул китап нәшриятына мөхәррир булып күчте). Р. Гатауллин тәрҗемә белән берничә ай гына шөгыльләнде, гәзиткә яңа тәгаенләнгән мөхәррир Муса Мөлеков аны әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәре итеп күчереп бик дөрес эшләде, дияргә кирәк.
Рәшит абыйның хезмәт юлының соңгы 13 елы минем күз алдымда үтте, шактый гына вакыт без аның белән бер бүлмәдә утырып эшләдек. 47 яшендә үзе өчен яңа тармак – матбугатта эш башлап китүе аңа җиңел булмагандыр, әмма ул бирешмәде, сынатмады. Әйтерсең лә гәзиттә яшьтән үк эшләгән! Әдәбият, сәнгать, мәдәният, мәгариф, милли темаларга төрле жанрдагы мәкаләләрне “коеп кына куйды”. Бу өлкәләрдә аның киң мәгълүматлылыгы, тиз язуы мине аеруча сокландыра иде. “Гәзиттә чыгасы барлык шигъри әсәрләр мотлак Рәшит Гатауллин аша гына үтәргә тиеш”, – дигән таләп тә куелды бервакыт. Монда, әлбәттә, ниндидер монополия турында сүз бармый. Аның таләпчәнлеге, каты куллылыгы нәтиҗәсендә гәзиттә әдәби яктан яхшы эшләнгән әсәрләр генә басыла башлады. Җиңел-җилпе кулъязмалар, авторлары кем булуга карамастан, кире кагылды. Редакциядәгеләрнең теңкәсенә тиюче кайбер графоманнарга бу, әлбәттә, ошамады. Әмма аларның “югарыдан” ярдәм сораулары нәтиҗәсез була торган иде. Ә инде талант чаткылары сизелгән егет һәм кызлар белән очрашканда аның педагоглыгы алга чыга – ул аларга ярдәм күрсәтергә тырыша, ихлас киңәшләрен бирә.
“Кызыл таң” чорында үзенең дә иҗади активлыгы көчәйде. Гәзиттә даими басылып килгән шигъри шәлкемнәрен әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алдылар. 1993 елда шагыйрьләребез Рәшит Гатауллин, Рим Идиятуллин һәм Халисә Мөдәрисова Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителделәр. Безнең республикадан алар тәүгеләр иде.
Редакциядә “сөреп” эшләүче, тыңлаучан, кеше хәленә керә белүче, итагатьле Рәшит абыйны коллектив та, аның җитәкчелеге дә хөрмәт итте. Тормыш-көнкүрештә, әдәбиятта, җәмгыятьтә, сәясәттә үзенең төпле фикере булды, аңардан тайпылмады, теге яки бу якка сугылмады, гомум агымга кушылып китмәде. Һәм шул аркада авырлыкларга да тарыды.
Бу җәһәттән мин илебездә 1985 елда башланган вәзгыятьне күздә тотам. Искә төшерик әле. СССРга яңа җитәкче килде. Матур сөйли, халыкка искиткеч күп яхшылыклар вәгъдә итә. Бераздан РСФСР “бәхетенә”дә шундый “лидер” туры килде. Болар икәү күмәк халык алдында да бер-берсен гаеплиләр. Ул арада ил башкаласында да, үзебездә дә “демократия өчен, милләт өчен, дин өчен көрәшүче” бихисап бушбугазлар пәйда булды. Зәңгәр экраннарны ике “лидер”ның, аларның тарафдарларының чәкәләшүе, теге бушбугазларның әкият сатуы томалады. “Кызыл таң”да да иртә таңнан кара төнгә кадәр өч урында телевизорлар эшләп утырды. Коллективтагыларның күбесе, хәтта җитди генә абый-апалар да, шул бәндәләргә табыну хәленә төште.
Хис кешесе (шагыйрь!) Рәшит Гатауллин да шул күпчелек арасында булырга тиеш иде кебек. Ләкин монда да аның үз кыйбласына тугрылыгы, педагоглыгы алга чыкты.
“Лидер”ларның, аларның әшнәләренең, шикле “активист”ларның сүзләренә, гамәлләренә сак карарга чакыруы, аларга карата дөрес сүзләр дә ычкындырды. Моның өчен планеркада аңа җикерүчеләр дә булды.
…Игезәк Гатауллиннарның буй-сыннары, төс-башлары, хәтта киемнәре дә су тамчысы кебек охшаш булуына бәйле кызыклы хәлләр турында да сөйлиләр иде. Аларның өчесенә үзем дә шаһит булдым. Рәшит абыйның тәрҗемә бүлегендә эшләгән чагы. Беркөнне моның янына Рәфит абый килгән дә коридорда көтебрәк тора икән. Икенче бүлмәдән тәрҗемәче Юлия ашыгып килеп чыккан да моның кулына тәрҗемә материалы тоттырган. “Тиз кирәк, дип әйттеләр!” – дип тә өстәгән. Коридордан мин дә үтеп бара идем. “Нишләтергә соң миңа боларны?” – дип, Рәфит абый кулындагы теге кәгазьләргә аптырап карап тора. Мин, әлбәттә, Юлиянең ике игезәкне бутавын шундук аңладым.
Монысы без икәү кара-каршы утырып эшләгән чакта булды. Җәй көне. Отпускыга чыккан идем. Аракыга озын чиратлар заманы. Мин дә шунда басып торам, кассага якынлашып киләм инде. Күрше “Совет Башкортостаны” гәзитеннән Камил Хаҗиәхмәтов дигән журналист мине күреп калды да: “Ә Рәшит тегендә чират ахырында тора, хәзер алып киләм”, – дип күздән югалды. Тиздән бу Рәшит абыйны, җилкәсеннән тотып, дигәндәй, яныма китереп бастырды. “Килми, каршылаша”, – ди. Мин редакция хәлләрен, теге-бу мәкалә турында сорашам, ә ул сөйләшми. Камил агай да безгә аптырап карап тора. Читтәрәк торган Нәҗибә апа күзгә чалынгач, эшнең нидә икәнлеген чамаладым: Рәфит абый бит бу! Баһадирдай таза гәүдәле, кап-кара диярлек таныш булмаган ирнең, әйдә, дип алып китүе икесен дә телдән язарлык итеп каушаткан.
Ә өченчесе – күңелсез вакыйга. Рәшит абыйның сәламәтлеге нык какшый башлаган вакыт иде. Эш вакытында йөрәк өянәге булып, өстәлгә башы салынып төште. “Ашыгыч ярдәм” чакырттык, моны алып киттеләр. Бу хәлне ишетеп, икенче көнне Кушнаренкодан Рәфит абый белән Нәҗибә апа килеп җиткән. Безнең бүлмә ишеге һәрчак ачык тора иде. Менә бервакыт хатын-кызларыбыз: “Әй, Рәшит абый, кичә котны алдың бит, хәлең әйбәтләнеп килә ахрысы”, – дип, өстәл артында утырган Рәфит абый белән күрешә башладылар…
…Венера ханым каты чирдән савыга алмады, ирен, улын, кызын калдырып, якты дөнья белән хушлашты. Рәшит абый яңа гаилә дә корган иде. Әйткәнемчә, җитди авыруга дучар булды. Каләмдәш-хезмәттәшебезне 2000 елның февралендә соңгы юлга озаттык.
Барлык әдәбиятчылар кебек үк, Рәшит Гатауллинның да әсәрләрен аерым китап итеп бастыру хыялы булгандыр. Бу хыялны тормышка ашыру юнәлешендә ниләр эшләгәндер, анысы миңа мәгълүм түгел. Бәлки, кемнәргәдер инәлеп-ялварып йөрисе килмәгәндер.
Аның вафатыннан соң игезәк туганы Рәфит мәрхүмнең шигырьләрен, поэмаларын бөртекләп җыеп, үзенең соклангыч матур, пөхтә почеркы белән күчереп язып, бер калын кулъязма хәлендә Казандагы Рәдиф Гаташка илтеп бирә. Шуларның бер өлеше сайланып, компьютерда җыелып, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның саллы гына бик матур баш сүзе белән 2008 елда Татарстан китап нәшриятында “Сагышлы моңнар” дигән шигырьләр җыентыгы булып басыла. Рәфит Кәшфулла улына бу сайланманың корректурасын гына күреп калу бәхете тия: шул ук елда 70 яше туларга 2 ай калганда, ул да бакыйлыкка күчә.
2020 елда Казанның “Яз” нәшрияты шагыйрь хезмәттәшебезнең шактый тулы күләмле 22 шартлы басма табакка якын булган “Кил, сөйләшик, дөнья!” дигән китабын бастырып чыгарды. Кереш сүзендә Рәдиф Гаташ язганча: “…шагыйрьнең бөтен иҗатын диярлек, әйе, чын мәгънәсендә дөнья белән сөйләшүләрен, хәтта ки аның белән “чәкәшеп”, дөньяга исәнлек, димәк, кешеләргә мәңгелек бәхет теләвен чагылдыра “Марс авылы малае”ның бу яңа китабы”.
Җыентыкта шигырьләр, поэмалардан тыш, авторның тормышы, иҗаты турында дүрт мәкалә дә урнаштырылган. “Шигърияткә Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев иҗатларын укып, өйрәнеп килгәнлеге дә күренеп тора. Әмма Рәшит иң элек, әлбәттә, Такташлар, Туфаннар һәм Сибгат Хәкимнәр мәктәбеннән. Ул – лирик, тулысы белән хисләр шагыйре. Шуңа күрә дә аның шигырьләре нечкә, тирән тойгыларга, моңлы-сагышлы кичерешләргә ифрат та бай”, – дип яза югарыда телгә алынган мәкаләсендә Роберт Миңнуллин. Шагыйрь һәм прозаик Рәшит Сабитов адашы белән университетта бергә укыган елларын искә төшерә. “Татар әдәбияты тарихы”ның 6нчы томында (2018 ел) Рәшит Гатауллин иҗаты да киң яктыртыла. Филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдиновның бу томга кергән мәкаләсеннән өзек китерелә. Күренекле әдәбият галиме, академик Дания Заһидуллина элекке хезмәттәшебезнең иҗатына байкау ясаган мәкаләсен “Сагыш төсе” дип атаган.
Бу уңайдан “Татар шигъриятендә Гатауллиннар йолдызлыгы” дигән билгеле төшенчәне янә телгә алып үтү урынлы булыр. Бу “йолдызлык”та – Рәшит һәм Рәдиф Гатауллиннар. Рәфит Кәшфулла улының тормыш иптәше Нәҗибә Әминева – танылган шагыйрә. Аларның кызы Ләйсән Якупова 1999 елдан “Кызыл таң”да эшли, шигъри җыентыклар авторы, Язучылар берлеге әгъзасы.
Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Чыганак: kiziltan.ru