tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Талмы авылында «Күк корбанлыгы» уздырдылар
Талмы авылында «Күк корбанлыгы» уздырдылар

Талмы авылында «Күк корбанлыгы» уздырдылар

Һава торышының бик эссе булуы кеше организмы өчен генә зарарлы булып калмый, әлеге корылык табигатькә дә зур зыян сала. Әйләнә-тирәдә котырынган янгын афәтләреннән һәркем куркып тора. Менә шуларны күздә тотып, кайбер авылларда, Аллаһы Тәгаләнең яңгыр бирүен ялварып, «Күк корбанлыгы» йоласын уздыралар.

Шундый чара 4 июнь көнне Төмән районы, Талмы авылы мәчетенең ишек алдында, бөтен авыл халкы катнашында үтте. Ел саен үткәрелеп килгән йоланы гамәлгә ашыручы – авыл активисты Фәрзәнә Буранчина булды. Ул социаль челтәрләрдәге авыл төркеменә язып, әлеге эшкә өлеш кертүләрен сораган. Аның тәкъдимен халык хуплап, кемнәр нинди эштә катнаша алулары, хатын-кызлар нинди ризыклар пешереп әзерләүләре турында алдан килешкәннәр.

Бәйрәм чарасы мәчеттә намаз укудан башланып китте. Аннары кунакларны милли ашлар белән ташып торган табынга чакырып, токмачлы аш белән сыйладылар. Шул ук вакытта Руслан хәзрәт Мәмәтов яңгыр теләп дога кылды, вәгазь сөйләде. Чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдереп: «Талмы авылы халкы бик актив, бердәм халык. Көннең үтә эссе булуына карамастан, иртәсе белән җыелып килеп, аш пешерделәр, өстәл әзерләделәр. Киләчәктә дә шулай аралашып, ярдәмләшеп, Ислам динебез кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, яшәргә язсын», – дип сөйләп, эссе көннәр турындагы хәдисләрне искә төшерде. Ашап алгач, бергәләшеп дога кылдылар. Өлкән буын кешеләре таралганнан соң, хатын-кызлар, балалар бер-берсен су белән коендырып, шаярып та алдылар.

Көнозын халык сыйлаудан бушамаган Фәрзәнә ападан чара турында сораштык.

– Авылдашлар, читтә яшәүче якташларыбыз ярдәме белән җыелган акчага Шыкча авылыннан тана сатып алдык. Аны Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү ниятеннән, Тәңребезнең җиргә яңгыр бирүен сорап корбанлык итеп чалдык. 100 кг итне хатын-кызларыбыз кисеп, юып әзерләделәр. Җәмилә Таһирова белән Рәхимә Әминова үзләренең ярдәмчеләре белән ул иттән аш пешерделәр. Ир-атлар утын әзерләп, мич яктылар, су китерделәр, өстәлләр, урындыклар утырттылар, ә хатын-кызлар өйдә пешереп алып килгән тәмле ризыклардан табын әзерләделәр. Бу эштә катнашучыларның һәрберсенә рәхмәт әйтәсем килә.Алар – Юлия Сабирова, Галия Әминова, Саҗидә Хәлидуллина, Сәвия Хәлитулина, Гөлсирин Биктимирова, Флера Зәйнәлова, Камилә Садыйкова, Розалия, Марина Фәтхетдиновалар, Алсу, Бибиганә Сәйфуллиналар, Нурзилә Шәмсетдинова, Асия һәм Низаметдин Әфлитуновлар һәм башкалар. Форсаттан файдаланып, мәчет ишек алдына, сугыш ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр утырту, аларга су сибеп торучы, үләнен утап, чистарту эшләрен башкаручы Тәрҗемә Рамазанова, Миңсылу Батырова, Мәрҗәнә Ижбулаева, Юлия Муллачановага да олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бездә халык бик дус яши, бәйрәмнәрне, дини чараларны һәрвакыт бергә уздырабыз. Халыкны берләштерүдә мәчетебез имамы Руслан хәзрәтнең роле зур. «Күк корбанлыгы» йоласын күпләр суфилык юнәлешенә кертә. Без Аллаһы Тәгаләдән яңгыр бирүен һәм исәнлек-саулык, илебезгә тынычлык сорап 2 рәкагать намаз укыйбыз. Алдагы елларда елга буенда корбанлык чалып үткәрә идек. Ә быел регионыбызда гадәттән тыш янгын куркынычы саклану сәбәпле, ачык җирләрдә ут ягулар тыела. Шуңа мәчет ишек алдында зурларга һәм балаларга аерым өстәлләр әзерләдек, – дип сөйләде.

Розалия Фәтхетдинова әйтүенчә, «Күк корбанлыгы» уздырганнан соң, гадәттә, яңгыр яумыйча калмый икән. Ә бу юлы Талмы авылы өстендә болытлар куерса да, яңгыр авылны әйләнеп үтте…

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*