tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бакуда узасы Сабан туе буенча киңәшмә уздырды
Васил Шәйхразыев Бакуда узасы Сабан туе буенча киңәшмә уздырды

Васил Шәйхразыев Бакуда узасы Сабан туе буенча киңәшмә уздырды

18 июнь көнне Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бәйрәм Гейдар Алиевның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Сабан туе беренче тапкыр республика дәрәҗәсендә югары кунаклар катнашында узачак.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашачак.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм Әлмәт районы ярдәме белән уздырыла.

Бүген Васил Шәйхразыев Бакуда Сабан туе буенча киңәшмә уздырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*