tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Читада Байкал арты Сабан туе уза
Читада Байкал арты Сабан туе уза

Читада Байкал арты Сабан туе уза

Бүген, 17 июнь, Читада Байкал арты Сабан туе уза. Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннатуллин сәламләде.

Быел Сабан туе беренче тапкыр Чита шәһәренең иң зур Үзәк мәйданында үткәрелә. Бәйрәмдә милли уеннарга аерым басым ясаганнар. Көянтә асып һәм капчык киеп йөгерү, канат тартышу, капчыклар белән сугышу, татарча көрәш һәм башка бик күп төрле уеннар оештырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*