tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бөек Ватан сугышы. Татарларның совет халкының җиңүенә керткән өлеше” темасына түгәрәк өстәл узды
“Бөек Ватан сугышы. Татарларның совет халкының җиңүенә керткән өлеше” темасына түгәрәк өстәл узды

“Бөек Ватан сугышы. Татарларның совет халкының җиңүенә керткән өлеше” темасына түгәрәк өстәл узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Ничек булды?” 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы, татарларның һәм татарстанлыларның совет халкының җиңүенә керткән өлеше” темасына түгәрәк өстәл узды.

Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Малов һәм Харис Салихов,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 1992-2002 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Энгель Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев, “Хәрби Дан клубы”  ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов, музей белгечләре, укытучылар, ММЧ вәкилләре, Казан шәһәре һәм Татарстан районнары ветераннар, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, шулай ук ZOОM платформасы буенча Татарстан районнары һәм Россия Федерациясе төбәкләре вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәл модераторы Бөтендөнья татар конгрессы Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, Татар краеведлары җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов иде.

Чарада 2023 елның апрелендә Беларусь Республикасында хәрби хәрәкәтләр урыннары буенча  Бөтендөнья татар конгрессы делегациясенең туган якны өйрәнү десанты сәфәре нәтиҗәләре буенча фото һәм видеосюжетлар күрсәтелде.

Биредә сугыш башлану, фронт хәлләре, сугыш балалары истәлекләре, татарларның батырлыгы турында сөйләштеләр. Ватан тынычлыгы өчен шәһид киткәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Татарстан халкы сугыш алып килгән сынауларны намус белән җиңеп чыга, фашизмны тар-мар итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Республиканың меңләгән ир-егете, хатын-кызы дөньяда тынычлык урнашсын өчен үзләрен корбан итә. Аларның исемнәре киләчәк буыннар хәтеренә мәңгегә уелып калыр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*