«Татарстан» журналы халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, шөгыльләрен барлауны дәвам итә. Бу юлы дини эчтәлектәге традицияләрне барладык – таң суының шифасы турында сөйләштек. Әйе, әби-бабаларыбыз авыру-сырхауларны җиңеләйтү, күз тиюне бетерү өчен әнә шулай таң суын алып юынган. Ул бер йола булган. Күп авылларда бу эш инде онытылган, ә менә Арча районының Кышкар авылында таң суын әле бүген дә алалар икән.
«ГАЗИЗ ЧИШМӘСЕ» СУКМАГЫНДА…
Фатыйма апа Төхфәтуллинага тиздән 85 яшь тула. Гомер буе туган авылында гомер кичергән ул. Бүген ялгызы яши. Тормыш аны шактый сынаса да, авырлыкларга бирешмәгән. Әле дә дүрт оя умарта тота. Иң гаҗәбе – ялгызы балны аерта, яңа күч аерылып чыкканда, аларны җыя.
– Үземне белгәннән бирле бал кортлары карыйм. Әнием байлар нәселеннән иде, шуңа күрә бездә гел бал кортлары булды, – ди әбекәй.
Фатыйма апа бик күп догалар белә. Барысын да әбисе, әнисе өйрәтеп калдырган. Шул исәптән таң суын алып, аңа дога кылып коенуны да.
Таң суын чәршәмбе алсаң яхшы икән.
– Ни өчен шулай? – дип сорыйм.
– Әбиләр шулай эшли иде, – дип җавап бирә Фатыйма апа.
Аңлашыла ки, таң суын кояш чыкканчы алалар. Әлбәттә, иң яхшысы чишмә суы. Тик бер дә булмаса, краннан алган су да ярый, иң мөһиме – таң атканчы булсын икән.
– Хәзер өйләргә дә чишмә суы килә инде, – ди Фатыйма апа.
Шулай да без шартын туры китерергә булдык – чишмә суына төштек. Дөрес, таң атканчы Кышкарга барып җитеп булмады, иртәнге тугыз иде.
Чишмә Фатыйма апаның әтисе исемен йөртә икән – «Газиз чишмәсе». Аны матурлап ясап куйганнар.
– Әтиегезнең бу чишмәгә нинди катнашы бар? – дип кызыксынам.
– Безнең нигезгә орынып торганга, халык чишмәгә шундый исем биргән, – ди әбекәй. – Әтием, Шәфигуллин Газиз Шәфигулла улы, 1942 елның 6 октябрендә Чечен‑Ингуш Республикасының Малгобек шәһәрендә батырларча һәлак булган. Үскәч, без ул җирләрне әни белән барып карадык. Шунда Туганнар каберлегендә дога кылдык. Без әтидән алты бала калганбыз. Фронттан кара мөһерле хат алганда, әнигә утыз сигез яшь кенә була. Озак та үтми, унөч яшендәге апам да җан тәслим кыла. Абыйны сугышка алалар. Әни ничек түзде икән, дим. Бик дини иде ул, күрәсең, Аллаһыга ышану, таяну да көч биргәндер.
КЫЙБЛАГА КАРАП…
«Газиз чишмәсе»нең татлы суын авыз итеп, чиләкләргә су алып өйгә кердек. Әби алдан ук кисәтеп куйды:
– Таң суын бары тәһарәтле килеш кенә алырга кирәк.
Әлбәттә, чиләк тә ару булырга тиеш. Бу очракта без эшнең асылын аңлау өчен генә чишмәгә бардык, су алдык. Ә инде чынлап та таң суыннан шифа алырга теләгән кешеләр Фатыйма апа әйткәнчә эшләргә тиеш.
Фатыйма апабыз дәвам итте:
– Эш тәртибе болай, балалар. Чишмәдән су алганда ук кыйблага карап: «Илаһи ният кылдым, фәлән кешенең авыртуына шифа булсын», – дип, ният әйтү шарт. Һәм чишмәдән кырык бер чүмеч су алып чиләккә саласың. Чүмеч белән су алган саен: «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим, фәлән, фәләннең авыруларына шифа бир. Йа Раббым, тазалык, саулык сорыйм», – дип, теләк телисе. Инде кырык бер чүмеч су алынып беткәч, чиләкнең өстен ару тастымал белән томалап куеп, өйгә алып кайтасың. Кайткач, тастымалның бер кырыен ачып, «Фатиха» («Әлхәм») сүрәсен, аннан «Әлиф, Ләм, Мим», «Аятел-Көрси» («Бәкара» сүрәсеннән) укып, суга өреп барасың. Аннан «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләрен укып, теләкләр теләп, тастымал белән янә каплап куясың. Гадәттә, таң суы белән мунчада юыналар. Мунчага кадәр чиләктә су ике‑өч көн торса да, бер зыян да юк. Мунча яккач, аны җылынырга ләүкәгә алып барып куясың. Таң суы белән әйбәтләп юынганнан соң гына коеналар. Коенганнан соң суны өч тапкыр эчәләр дә.
Фатыйма апа тагын шуны да искәртте: таң суын теләсә кая түгәргә ярамый, догалар күп укыганлыктан, шифалы су санала. Шуңа да мунчада коенганда, табак эченә кереп басарга кирәк. (Су табакка агып төшә. Һәм түгәргә җайлы була.)
– Хәзер дә шулай таң суы ясыйсызмы? – дим әбекәйгә.
– Әйе, балалар, оныклар сорагач ясыйм. Күз тиюдән әйбәт инде. Кайвакыт үземә дә эшлим.
– Файдасын күрәсезме?
– Әлбәттә. Чын күңелдән дога кылып, ышанып сорасаң, файдасы була. Тотлыгучы балаларга да шулай эшлиләр иде. Ярдәме тиде.
– Ә тагын нинди авырулардан таң суы булышты?
– Авыру, дип. Салкын тию кебек авыруларга булышмый инде. Андый очракта дару кирәк. Бу күбрәк шул табиблар куя алмаган диагнозлар – күз тию, бозым-фәләннән ярдәм итә. Шайтаннар килмәсен өчен, дип тә әйтә иде әниләр. Кечкенә балаларны еш кына шулай таң суында юалар иде.
– Һәр ана кеше шулай баласын таң суында коендырса ярыймы? – дим.
– Ана кешенең намазда булуы шарт. Һәрхәлдә, әниләр безгә шулай дип әйтәләр иде. Таң суы булмаса, мондый су белән юындырганда да, ана кеше теләкләрен әйтеп, белгән догаларын укыса, файдасы зур. Ананың баласына кылган догасы кабул була, гел укып йөрергә кирәк.
…Кышкар – тарихка кергән авыл. 1774 елда биредә сәүдәгәр Баязит әл-Кышкари мәдрәсә төзи. Татар әдәбиятында, тарихында эз калдырган шәхесләр – Гатаулла Баязитов, Габделҗаббар Кандалый, Таип Яхин, Мотыйгулла Төхфәтуллиннар биредә укый. Нигездә, биредә дини гыйлем бирәләр. Илдә совет хакимияте урнашкач, 1918 елда мәдрәсә ябыла.
Авылда дини традицияләр, төрле ырымнар яшәүгә әлеге мәдрәсәнең дә өлеше тигәндер кебек тоелды. Россиянең төрле төбәкләреннән Кышкарга килеп укучы шәкертләр барыбер үзләре белән яңалык алып килгән бит. Һәм ул халыкка да сеңгән, көнкүрешенә кереп киткән булуы бик мөмкин. Мисал өчен, биредә тагын «Баш утырту», «Куркулык койдыру» кебек йолалар да яши. Бүген дә шуларны эшли белүче әбиләр бар. Иң мөһиме – алар чынлап та кемнәргәдер бүген дә ярдәм итә икән. Тагын әле әбиләр оныкларына «Дини дисбе» өйрәтә. Бу – ислам диненең төп кануннары турында ун сорау. Ул сорауларга җавапларны балалар кечкенәдән белеп үскән. Бүген дә Кышкар малай-кызлары аларга җавапны белә.
Фото: Лилиана Вәлитова
Руфия Фазылова