tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Алтын куллы” ханымнар
“Алтын куллы” ханымнар

“Алтын куллы” ханымнар

Узган атнада Түбән Новгород өлкәсенең Татар Моклокасында “Алтын куллар” хатын-кызлар клубы әгъзаларның утырышы узды. Туган авылларында аларның һәркайсының нинди уңган-булган икәнлеген һәркем яхшы белә. Ә бүген мин алар белән сезне дә, кадерле “Туган як”ны укучылар, таныштырасым килә.

Бу гади авыл хатын-кызлары, барчасының да гаиләләре, бала-оныклары, йорт-җире, бакчалары һәм төп эше бар. Шуңа да карамастан, алар иҗтимагый эш белән шөгыльләнергә дә вакыт һәм көч табалар – милли костюмнар тегәләр, крючок һәм спицалар белән бәйлиләр, төрле тәм-томнар әзерлиләр, шушындый очрашуларда рецептлар белән уртаклашалар. Ә бу мөлаем ханымнарның җырлавын, аларның борынгы җыр-мөнәҗәтләрне сузуларын йотлыгып тыңлаганда, дөньяңны оныту мөмкин. Әлбәттә, авыл хатын-кызларын бергә җыеп, “Алтын куллар” клубына җан өргән, аның җитәкчесе Гализә Кукаева турында әйтми дөрес булмас.

Гализә чыгышы белән Сарансктан, бүгенгә Татар Мколокасы имамының хәләл җефете, өч гүзәл кызның әнисе, уңган хуҗабикә, игътибарлы һәм игелекле ханым. Аның бирегә килен булып төшүе, чынбарлыкта, авылның мәдәни тормышын төсле буяулар белән уйнатуга зур өлеш кертте – “Алтын куллар” клубы барлыкка килде, аның әгъзаларын кызыксындырып төрле чаралар уздырыла тора.

Алар безнең Дзержинск татарлары автономиясе каршында, Галия Золотарева кул астында уңышлы эшләп килгән “Тылсымлы куллар” клубы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Галия белән Гализә икесә дә тырыш, актив ханымнар, шуңа да бик тиз уртак тел таптылар. Бүген ике клуб активистлары да бик теләп җитлекми туган балалар өчен перинаталь үзәкләргә әйберләр бәйлиләр.

Үзем дә чыгышым белән Моклокадан булганлыктан, мин кызларның кураторы булып торам. Менә бу юлы да мин бирегә чираттагы эшләнмәләр артыннан кайткан идем. Кызлар, гадәттәгечә, бик җылы каршы алдылар.

Милли колоритлы табын артында сыйланып, хуш исле чәй эчеп клуб эшчәнлеге турында фикер алыштык, шунда алга таба хезмәттәшлеккә планнар билгеләнде.  Моклокалылардан мин төрле бүләкләр, уңай хис-кичерешләр белән кайттым.

Төрле урыннарда яшәсәк тә, хыялларыбыз бер төрле – мәдәниятебезне, телебезне саклау, иҗат итү һәм кешеләргә яхшылык өләшү. Киләчәктә дә шулай булсын.

Зөһрә АБДУЛИНА,

Дзержинск татарлары автономиясенең башкарма директоры.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*