tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайлылар радиоспорт буенча Россиядә беренче!
Азнакайлылар радиоспорт буенча Россиядә беренче!

Азнакайлылар радиоспорт буенча Россиядә беренче!

25 июнь көнне Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин радиоспорт белән шөгыльләнүче балалар белән очрашты. Алар – Россия беренчелегендә беренче урын яулаучылар.

Радиотүгәрәк җитәкчесе Ринат Вәлиев кул астында шөгыльләнүче Ризван Хаҗиев, Эмиль Вәлиев һәм Даниэль Вәлиев яшьләр арасында кыска дулкыннардагы радиоэлемтә буенча Россия күләмендә җиңү яуладылар.

– Егетләр чыгыш ясаган RC4P командасы район ДОСААФ бүлегенә карый. Без үзебезнең эшчәнлектә аның җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллинның да ныклы ярдәмен тоябыз. Россия беренчелегендә җиңү яулаучы егетләребезгә 7-11 яшь. Мондый яшьтә шундый зур уңышларга ирешеп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелүчеләрне мин хәтерләмим, – ди Ринат Вәлиев.

Район башлыгы спортчыларны җиңүләре белән тәбрикләп, аларга тәрбия һәм дөрес юнәлеш биргән әти-әниләренә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тансылу Саниева

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*