Россия тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре доценты Вадим Трепавлов «татар» төшенчәсе урта гасырда төрле чыганакларда күп тапкыр телгә алынуын әйтте һәм аны төрле мәгънәдә кулланылган дип фаразлады.
«Татар атамасының этноним буларак ни дәрәҗәдә кулланылуы билгесез. Рус һәм Европа халкы „татар“ дип күпсанлы кабиләләрне һәм сәяси бергәлекләрне атый. Дәлил өчен фондта Көнбатыш Себердә яшәгән Себер солтаны Күчүкнең (Күчем ханның оныгы) 1668 елда патша Алексей Михайловичка язган хатын таптык. Ул анда „биз татарның“ дип яза», — ди галим.
Галим урта гасыр китапларын төзүчеләренең XVI–XVII гасырларда «татар» төшенчәсен бик сирәк кулланганнарын искәртте.
«Мәсәлән, үзбәк тарихчысы Үтәмеш-Хаҗи „татар“ сүзен кавем-җәмәгать мәгънәсендә куллана. Гәрәйләр Кырым ханнары династиясендә „татарлар“ XVII гасырдан ногай һәр черкеслар белән бергә телгә алына: „барча татарның, сансыз күб татарның“ һ.б», — диде ул Сәйф Сараиның 700 еллыгына багышланган халыкара конференциядә.
Вадим Трепавлов татар сүзе монгол атамасының синонимы буларак та кулланыла ала дип саный. «XIII гасырдан бу ике төшенчә бер мәгънәне аңлаткан. Бу очракта Күчем солтаны татар сүзен этноним буларак түгел, бәлки, Алтын Урданың иң затлы нәселләрдән булуын аңлаткандыр», — дип фаразлады ул.
Зилә Мөбәрәкшина