tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлат районында халкыбызның күркәм бәйрәме – Сабан Туе узды
Нурлат районында халкыбызның күркәм бәйрәме – Сабан Туе узды

Нурлат районында халкыбызның күркәм бәйрәме – Сабан Туе узды

Нурлат районы күпмилләтле район. 2021 ел Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булу быел Нурлатта узган Сабантуйда аеруча сизелде.
Бәйрәмгә кайткан кунакларны үзәк мәйдан капкасы янында Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин үзе каршы алды.Сабантуйга Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Дәүләт советы депутатлары Людмила Рыбакова, Шамил Ягудин, Нурлат якташлыгы, Нурлат районында туган күп санлы предприятиеләр җитәкчеләре чакырулы иде.

Сабантуй мәйданына илтүче Дуслык урамы декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсе белән сокландырды. Милли бәйрәмебездә якташларыбызның Нурлат җирен татар иленә таныткан ул-кызларын зурлавы өчен горурланып йөрдем.
Быел татар театр сәнгатенә нигез салган Габдулла Кариевның 135 еллыгына багышланган театраль тамаша бик күпләрнең күңелендә соклану уятты. Күлбай-Мораса музее, Нурлат татар театры, Бикүле халык театры,Кәкре Атау, Әлмәт авыллары мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән ”Сәяр”-юлдаш” дигән тамаша күренекле артистның тормыш юлына сәяхәт кебек кабул ителде.


Габдулла Тукай музей йорты да зәвык белән эшләнгән иде.Татар халкының чәй өстәле күргәзмәсе, мастер -класслар якташларыбызның тырыш,  уңган булуын күрсәтеп тора. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы нурлатлыларның эшли дә, ял да итә белүен тагын бер кат раслады. Нурлат Сабан Туенда һәркем үзе яраткан милли уеннарда катнашып, якташларыбыз Рөстәм Насыйбуллин, Фирдүс Тямаевның җырларын, Сабантуйны алып баручы Гөлназ Сәфәрова һәм Газинур Фәйзуллинның чыгышларын тыңлап ял итте.

Татар халкының бу күркәм бәйрәме туганнарның, дусларның матур очрашу урыны да Туган нигезне, туган якларны оныттырмау өчен иң милли бәйрәмнәрнең берсе ул Сабантуй.

 БТК ның Казан оешмасы җитәкчесе, Нурлат якташлыгы рәисе

Фәрид Мифтахов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*