tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие республика делегациясе составында Үзбәкстанга килде
Татарстан мөфтие республика делегациясе составында Үзбәкстанга килде

Татарстан мөфтие республика делегациясе составында Үзбәкстанга килде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде.

Эшлекле сәфәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында бара. Делегациянең визит программасында «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумында катнашу, эшкуарлар белән очрашу, «TEXNOPARK» ҖЧҖдә булу, Үзбәкстан җитәкчелеге дәрәҗәсендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең көн тәртибе буенча эш планлаштырылган.

Шулай ук сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә җирле татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*