ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Дмитровград Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Ильяс хәзрәт Мөхетдиновка Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды
Дмитровград Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Ильяс хәзрәт Мөхетдиновка Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

Дмитровград Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Ильяс хәзрәт Мөхетдиновка Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

Ульян татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Димитровградта үткән Корбан мәҗлесендә шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Ильяс хәзрәт Мөхетдиновка халыкны дингә тарту, традицион Ислам кыйммәтләрен җәелдерү юнәлешендә башкарган эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләген – татар халык алдындагы казанышлары өчен медален тапшырды.

Быел Ульян татарларын җыйган Корбан мәҗлесе шәһәренең иң затлы “Времена года” кафесында үтте. Юмарт татар бизнесменнары ярдәме белән оештырылган мәҗлестә өч йөзгә якын мөселман кардәшебез табын артына җыелды. Алар арасыда СВОда катнашучы якташларыбызның гаиләләре һәм якыннары да бар.

Дин кардәшебезне Димитровград шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова, шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Марина Макшанцева, Мәләкәс район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта, район башлыгы Азат Мидаров, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов сәламләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*