Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе «Минем китапханә» – Төмән шәһәренең үзәкләштерелгән шәһәр китапханә системасы муниципаль автоном мәдәният учреждениесе филиалы белән берлектә «Татар мирасы энҗеләре» милли кичәсе үткәрделәр.
Кичәгә килүчеләрне «Саз» фольклор-этнографик, «Йосыф һәм Зөләйха» фольклор-уен кораллары ансамбльләре һәм музыкантлар: Әбүзәр Миңнебаев, Ислам Сафин татар милли көй-биюләре белән каршы алдылар. Аннары Рафаэль Гадиев та кушылып, кечкенә концерт күрсәттеләр. Хөрмәтле кунаклар арасында Төмән шәһәр Думасы депутаты Георгий Моратов, Дагестан якташлыгы, молдованнар оешмасы, Төмән дәүләт университетының халыкара дуслык клубы вәкилләре бар иде.
Беренче сүз итеп китапханә мөдире Евгения Куклина җылы сәламләп, белем мәгарәсе, эшләре белән таныштырды. Аның бүлмәләрендә «Уңган татар хатын-кызлар» оешмасы әгъзалары кичә чараларын уздырырга әзер иде инде. Төмән рәссамы, Төмән дәүләт университеты доценты Ольга Бакиева фойеда урнаштырылган күргәзмәсе белән таныштырып, рәсем сәнгате аша татар халкының рухи кыйммәтләренә карашны ачыклавын аңлатты. Микрорайоннан килгән оныклар белән әбиләре, балалары белән әниләре һәм башкалар Хәлимә Фәйзуллина белән Алсу Билалованың татар бизәкләре, Төмән дәүләт мәдәният институты доценты Гүзәл Мөхәмәтчинаның милли бизәкле кыстыргычлар ясау мастер-классларында катнаштылар. Әбүзәр Миңнебаев уен кораллары буенча осталык дәресен күрсәтте. Екатерина Әхмәтҗанова үзләре әзерләп алып килгән татар аш-сулары турында сөйләде. «Уңган татар хатын-кызлар» оешмасы җитәкчесе Зәкия Сәитова декоратив-гамәли иҗатыбыз, ә автономия советы әгьзасы Данияр Әхмәтов бизәнү әйберләре, «Төмән өлкәсенең татар яшьләре бердәмлеге» әгъзалары татар халык уеннары, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.
2 кат фойесында татар китаплары күргәзмәсе урын алган иде.
Килгән халык бик тә канәгать калды. Рәхәтләнеп милләтебез рухына уралып, аның искиткеч бай мәдәнияте, иҗаты, уеннары белән танышып, үзләрен сынап карап, белемнәрен арттырып, оештыручыларга рәхмәтле булып таралыштылар.
Чыганак: Төмән өлкәсенең “Яңарыш” гәзите