tatruen
Баш бит / Слайдер / ВИДЕО:Ялгыз авылда – ялгыз Габдулла. «Җиде утрау арасында» фильмы халыкка тәкъдим итү өчен әзер

ВИДЕО:Ялгыз авылда – ялгыз Габдулла. «Җиде утрау арасында» фильмы халыкка тәкъдим итү өчен әзер

Ниһаять хыялым тормышка ашты. «Җиде утрау арасында» фильмын тәмамладык. Әлеге хәбәр бирүемнең сәбәбе рәхмәт йөзеннән. ​
Рәхмәтемнең иң зурысы әниемә@kadriiaraesovna . Моннан 8-9 ел элек Габдулла абый турында аннан ишеткәч, миндә әлеге шәхес турында фильм төшерү хыялы барлыкка килде. Ә кешене хыял яшәтә.​
Инде берничә ел хыялланып йөргәннән соң дустым Динарның @dinar_akhmetzyanov : “Габдулла абыйның фильмына бергәләп тотынабызмы?” – дип әйтүе уйларымны тормышка ашыра башларга зур этәргеч булды. Ә бит күпмебезнең хыяллары ышанычлы аркадашлар булмаганлыктан тормышка ашырылмый кала.​
Бөтендөнья татар конгрессының @tatarcongress Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның “Җиде утрау арасында” фильмын халык арасында популярлаштыру тәкъдиме ​ Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның @rusminnikhanov IX Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены йомгаклары буенча йөкләмәләре исемлегенә керде. Нәрсә-нәрсә, ләкин эшеңне дәүләт әһелләре күрә икән яхшы күренеш.​
Эш барышында әлеге проект ​ татар һәм рус матбугатләренда да @tvtnv, @newstnv, @intertat.tatar, @vatanymtatarstan, @akt_inform ​ киң яклау тапты. Шуның күрә Габдулла абый турында бик күпләр белде. Аллаһка шөкер, шуның нәтиҗәсе булып, безгә төрле яклап ярдәм кулы сузучылар да булды. Әлеге киң күңеллеләргә рәхмәтебез бик зур.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*