tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новоспасское татарлары тормышыннан
Новоспасское татарлары тормышыннан

Новоспасское татарлары тормышыннан

Ульяновск өлкәсе Новоспасское район хакимияте бинасында татар милли-мәдәни автономиясе активының җыелышы узды.

Район хакимияте башлыгы Александр Горбунов озак вакыт Равил Фатых улы Невмятуллин җитәкчелек иткән татар милли-мәдәни автономиясе советының татар телен һәм мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калып үстерү юнәлешендә зур эшләр башкаруын билгеләп үтте. Актив эшләп килүче әлеге оешма районда яшәүче өч меңгә якын татар кешесен берләштерә, диде ул.

Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин быел 24 еллыгын билгеләп үтүче мохтарият тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Безнең автономия мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнә, мәктәпләрдә ана телен укыту проблемасын игътибар үзәгендә тота, диде ул. Автономия җитәкчесе озак еллар Новоспасское районы татарларын әйдәп барган Равил Невмятуллинны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Район татарлары җыелышында автономия советы рәисе итеп Раил Рәхим улы Муракаев сайланды. Исмаил Хабушев, Фәвзия Якупова һәм Кәрим Аделов аның кандидатурасын яклап чыгыш ясадылар. Раил Муракаев Инза районы Дракино авылында туып үскән. 1989 елдан бирле Новоспасское районында яши. Хәзерге вакытта “Тимер” ширкатендә сату буенча менеджер булып эшли.

Милли тормышта актив катнашучы Раил Муракаев, Кәрим Аделов, Гөлфия Бикбаева һәм Суфия Курмакаева өлкә татар автономиясе конференциясенә делегатлар булып сайландылар.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*