Тарихчылар фикеренчә, 1957 елның 24 маеннан 4 июненә кадәр Мәскәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы Советлар Союзы чорында татар мәдәнияте өчен иң әһәмиятле чараларның берсе булган.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Совет мәдәниятендә иҗтимагый күренешләр һәм миллилек» дип аталган халыкара фәнни конференция узды. Чара Мәскәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасының 65 еллыгына багышланган.
Тарих институты директоры Радик Салихов сүзләренчә, декаданы өйрәнү Советлар Союзы периодының мәдәниятен аңларга ярдәм итә
«Без шуны аңлыйбыз: татар мәдәнияте чикләнгән автономия һәм тоталь идеологик контроль шартларында да чәчәк аткан, яңарыш кичергән. Бу декаданың Бөек Ватан сугышыннан соң узуын да истә тотарга кирәк. Милләтнең күп талантлары һәлак булган», – дип аңлатты ул.
Аның фикеренчә, Мәскәүдә үткән бу декада союздаш республикаларның аналогик чараларыннан әйбәтрәк узган дип тә әйтергә мөмкин.
«Бу декада татар җәмгыятенең бик мөһим процессларына этәргеч булды. Алтмышынчы елларда килгән көчле буын турында горурланып сөйли алабыз. Нәкъ менә шул чорда татар интеллигенциясе автономияле республика статусын союз статусына кадәр күтәрү мәсьәләсен күтәрде», – дип сөйләде ул.
Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова сүзләренчә, бу декада Советлар Союзы чорында Татарстанның мәдәни тормышындагы иң зур вакыйгаларның берсе була.
«Бу чарада Камал театры Ленин ордены белән бүләкләнә, артистларыбызга СССРның халык артисты исемнәре бирелә. Советлар периодында мәдәният формалашуда татар мәдәнияты лаеклы урында тора», – диде ул.
Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров әйтүенчә, Татарстан үзенең яшәеше белән элеккеге Советлар союзы, Россия өчен үрнәк булып торды.
«Монда миллилек һәм социаль көчләр һәрвакыт бергә яшәп килде һәм шулай булачак. Мәскәүдә шундый зур чара уздырып, татар үзенең кем булуын Россия күләмендә яңгыратуы – зур эш», – диде ул.