tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар очрашты. Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массәкүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе башлыгы Гөлназ Шәйхиева, Россия төбәкләрендә татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов һ. б. катнашты.

Милли Шура рәисе журналистларга татар матбугатын үстерү эшендә күпъеллык  хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

– Мәгълүматны укучыга тиз арада җиткерү бик мөһим, ул үзенең актуальлеген югалтмаска тиеш, – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Васил Шәйхразыев журналистларны өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган милләттәшләребезгә игътибар итәргә чакырды. Ул бу темага багышланган мәкаләләр һәм аерым рубрикалар булдыру кирәклеген билгеләп үтте. Ульяновскиның “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов басмада мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү турында мәкаләләр һәм солдат хатлары басылып чыгуын сөйләде.

Очрашу барышында журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр: бу-кадрлар эзләү, газетаның тиражы, тарату һәм башкалар.

Шулай ук биредә татар телен, мәдәниятен саклауга һәм басма матбугатны  үстерүгә зур өлеш керткән каләм ияләрен бүләкләү тантанасы узды. Төмән өлкәсендәге милләттәшебез, озак еллар ТРК «Тобольское время» корреспонденты булып эшләгән, өлкәнең “Яңарыш” татар газетасының актив хәбәрчесе Римма Ролиф кызы Өметбаевага Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды. Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасы редакциясе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директорының социаль челтәрләр буенча урынбасары  Алсу Исмәгыйлева, «Яңа гасыр» телеканалының башкарма директоры – телеканалның баш мөхәррире -Алинә Сөләйманова, «Яңа гасыр» телеканалының баш режиссеры Резедә Фәсхетдинова һәм «Яңа гасыр» телеканалының баш операторы Илгиз Вафин   Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Журналистлар үз төбәкләренә кайтып,  форумда алган яңа иҗади көч белән, илһамланып үз хезмәтләрен дәвам итәргә әзер булуларын белдерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*