tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары белән очрашты
Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары белән очрашты

Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучылары белән очрашты

Бүген татар журналистлары «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Илшат Әминов белән очрашуда катнаштылар.

Очрашуда шулай ук «Татарстан-24 ” телеканалының башкарма директоры Алексей Усанов да катнашты. Ул регионнардан килгән журналистларга TatTVR кушымтасы турында сөйләде:

– TatTVR мультиплатформа проекты аша дөньяның барлык почмагыннан да Татарстан радиосына һәм телеведиесенә кушылып, аларны тыңлап һәм карап була. Әлеге кушымтаны Android һәм IOS , шулай ук иң киң таралган операцион системалар булган смарт-телевизорларга күчереп алу мөмкинлеге бар.

«Татарстан-24 ” телеканалының башкарма директоры сүзләренчә, Татарстанның барлык телеканалларына һәм радиостанцияләренә бердәм керү мөмкинлеген берләштерү проектның төп максаты булып тора.

Илшат Әминов журналистларны сәламләде һәм төбәкләрдәге редакцияләр эшчәнлеге хакында чыгышларны, мөхәррирләрнең мөрәҗәгатьләрен тыңлады. Удмуртия Республикасында даими рәвештә нәшер ителүче “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире  Рамзия Габбасова газетаны авылларга таратуда мәчетләрнең ярдәме зур булуын искәртеп үтте. Әмма ул авылларга газеталар барып җитмәү проблемасы бар икәнен һәм почтальоннар эшчәнлеге елдан ел авырлашуын әйтте.

-“Яңарыш”- Удмуртия Республикасында 30 еллык тарихы булган газета. Без аны 60ка якын ноктага җибәрәбез. Ләкин почта бүлеге үз эшен төгәл башкарса, Удмуртиядә генә түгел, ә башка регионнарда да “Яңарыш” белән бүлешә алу мөмкинлеге зур булыр иде иде.

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры, үз чиратында, әлеге проблема хакында хәбәрдар икәнен һәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын белдерде.

Илшат Әминов шулай ук ноябрь аенда Татарстанда “Алмаш” дигән яңа татарча сериал чыга башлавын билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*