tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Раиф Зиннәтуллин: «Аулак өй – баттл» бәйгесен мәктәпләргә таратырга кирәк
Раиф Зиннәтуллин: «Аулак өй – баттл» бәйгесен мәктәпләргә таратырга кирәк

Раиф Зиннәтуллин: «Аулак өй – баттл» бәйгесен мәктәпләргә таратырга кирәк

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «5 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен «Аулак өй – баттл» проектының презентациясе булды. Чара Чара «Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы» кысаларында үткәрелде.

«Әлеге проект турында ишеткән бар иде, ләкин бөтен укытучы да таныш түгел. Карап торганда сөенеп утырдым: чыннан да, бик кирәкле чара. Моны мәктәпләргә таратырга кирәк. Методистлар һәм укытучыларыбыз алга таба бу проектны үстерер дип уйлыйм. Балалар яхшы чыгыш ясады. Биремнәргә җавапларны алдан әйтеп куймаганнары күренеп тора, кайбер җавапларны укытучылар да белми. Алар белән сынашу – зур горурлык», – диде Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин.

Аның әйтүенчә, «Аулак өй – баттл» бәйгесендә катнашучыларга оста булырга кирәк. «Биремнәре төрле: биергә дә, җырларга да, татар әдәбияты программасын, язучыларның әсәрләрен дә белергә кирәк. Үзегезне төрле яклап үстерергә кирәк, дигән фикер туды. Проект озын гомерле булсын» – дип теләде ул.

Бәйге өч биремнән торды. Беренче биремдә «туралган» сүзләрне кушып, шигырь төзергә кирәк иде. Катнашучыларга татар әдәбияты классигының шигыре тәкъдим ителде. Шигырьне дөрес төзеп, укып һәм авторын әйтү таләп ителде.

Икенче бәйге «кемнең миллионер буласы килә?» дип аталды. Катнашучыларга биш сорау бирелде, һәр сорауга дүрт җавап. Команданың һәр кешесе дөрес вариантны сайлап алырга тиеш иде. Сораулар татар әдәбияты дәреслегеннән алынган. Өченче бирем – йөзек салыш уены иде. Катнашучыларга язылган шигырьнең авторын белү, бию яки җырлау таләбе куелган иде.

Бәйгедә «5 нче гимназия» укучыларының «Дуслык» төркеме җиңде, жюри рәисләре аларны киләсе елның февралендә бәйгенең финалында катнашырга чакырды. Финалда җиңгән төркемгә «Сәләт» лагеренә юллама биреләчәк.

«Бәйгедә катнашкан һәр балага, аларны әзерләгән һәр укытучыга рәхмәт әйтәбез. Кайбер укытучылар «Аулак өй – баттл»ын үзләренең мәктәпләрендә үткәрергә җыена. Лениногорск, Азнакай районнарында инде ул булган. Шулай итеп, без «Аулак өй»не оештырып, татар әдәбияты классикларын бергәләп укыячакбыз», – диде «Аулак өй – баттл» проекты алып баручысы, җитәкчесе Сәрия Закирова.

«Укучыларыбыз үзләренең белемле һәм сәләтле булуларына сөенеп утырдык. Бәйге балаларның сәләтен төрле яклап ача», – дип бәяләде Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары мәгариф бүлеге методисты Илгизә Ильясова.

«Мабугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәров бәйгедә ясалмалылык юк дип саный. «Кайчак конкурсларда балалар авыр сорауларга бик җиңел, тиз җавап бирәләр, чөнки җавабын алдан белгән булалар. Мондый хәл белән без үзебезне алдыйбыз гына. Бу күренеш бүген күзәтелмәде. Бөтен сорауга да дөрес җавап бирә алмау – гадәти, нормаль хәл», – диде ул.

«Сыйныф белән сыйныфны ярыштырып, иң көчле команданы әзерләп, безнең үзегезгә чакырырсыз дип, көтеп калам. Киләчәктә мәгариф министрлыгы белән берлектә балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен брошюра чыгарырбыз җыенабыз, анда «Аулак өй – баттл»ның сценарийлары булачак. Укучыларыбыз гореф-гадәтләрне, милли ризыкларны һәм матур җырларны белергә, өйрәнергә тиеш», – дип нәтиҗә ясады Сәрия Закирова.

Проектның максаты – укучы балаларны, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, татар халык уеннары белән таныштыру, актив иҗат иткән төрле буын шагыйрәләр хакында мәгълүмат бирү, иҗат лабораториясе булдырып, остаз каләм ияләреннән аларның иҗатына бәя, хәер – фатиха алуга ирешү, яшь буынны әдәби әсәрләр укуга тарту.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*