tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мөхәммәдия»дә белем бирү учреждениесенең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция үтте
«Мөхәммәдия»дә белем бирү учреждениесенең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция үтте

«Мөхәммәдия»дә белем бирү учреждениесенең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция үтте

Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем бирү учреждениесенең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция узды. Конференция мәдрәсәнең быел зур юбилей уңаеннан төзелгән яңа корпуста үтте.

Чарада Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы кунаклары катнашты. Галимнәр, дин әһелләре, укытучылар һәм шәкертләр Татарстанда һөнәри Ислам мәгарифе проблемалары буенча фикер алышты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин имам булырга теләгән егетләр кирәклеген әйтте.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә шушындый киң составтагы фәнни җыен беренче тапкыр уза! Бу, һичшиксез, зур шатлык һәм мәдрәсәнең алга зур адым атлавын исбатлый торган ачык күрсәткеч. Аның стеналары буш торсын өчен төзелмәде: биредә тормыш кайнарга, мәгърифәт нуры сибелергә, фән алга атларга тиеш. Безгә татар телле имамнар кирәк. Кайчак шәкертләребез килеп, үзем өчен генә укыйм, диләр. Бу дөрес түгел. Чөнки безгә «Имам буласым килә!» дигән егетләр кирәк. Шул өлкәгә күбрәк басым ясарга кирәк», – дип сөйләде ул.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт Габдуллин югары квалификацияле белгечләр җитмәвен әйтте.

«Безгә гыйлемле, әзерлекле кадрлар кирәк. Дини уку системасының 30 еллык тарихы булса да, яңарыш кына безгә үсеш бирде. Яшьләр дингә бик күп килә. Аларның фикер йөртүләре заман таләбенә туры килә. Алар яшьләр телендә мәгълүматны аңлата белергә тиеш. Бу безнең югары квалификацияле белгечләргә мохтаҗлыгыбызны күрсәтә. Әлеге ихтыяҗыбыз канәгатьләнер дип уйлыйбыз. Зур адымнар белән булмаса да, алга китеш бар», –  диде ул.

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин кадрларны тормышта файдалану мәсьәләсе торуын әйтте.

«Без дини мәгариф системасында «Мөхәммәдия»нең әһәмиятен бик югары куябыз. Күреп торабыз: хәзер яңа биналар сафка басты, тулай торак та булды. Хәзерге вакытта югары сыйфатлы кадрларны тормышта файдалану мәсьәләсе килеп басты: дини уку йортларының ислам банкингында, хәләл стандартларны эшләүдә катнашуы мөһим. Җәмгыятьтә нинди дини мөмкинлекләр бар – без шунда мөселман белгечләре әзерләргә тиешбез. Ислам инфраструктурасында безнең дини уку йортлары кадрлары катнашырга тиеш һәм без шушы юнәлештә эш алып барабыз», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*