tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихи хәтерне барлаганда. Бөтендөнья татар конгрессы оешуга – 30 ел
Тарихи хәтерне барлаганда. Бөтендөнья татар конгрессы оешуга – 30 ел

Тарихи хәтерне барлаганда. Бөтендөнья татар конгрессы оешуга – 30 ел

Бөтендөнья татар конгрессы оешуга – 30 ел. Бик күп вакыт та түгел кебек, тарих өчен ялтырап-чагылып киткән бер мизгел генә. Бәлки шуңа күрә моннан берничә дистә ел элек булган вакыйгалар турында «әле кайчан гына…» кебек сүзләр кыстырып сөйлибездер дә. Зур тарих исә әнә шул кечкенә тоелган мизгелләрдән барлыкка килә. Мизгелләр кеше күңеленә «үз тамгасы»н салып калдыра, борма-борма сырлар аша баш мие күзәнәкләренә кереп утыра.

Без күпме гасырлар узып та, татарның дәүләт тоткан халык икәнен искә төшерәбез, ерак тарихны «әле кайчан гына» булган вакыйга итеп күзаллыйбыз.

Олы максатка беркайчан да туры юлдан гына барылмаган. Сикәлтәле-бормалы булмаса, юл газаплары мәңге онытылмас булып күңел күзәнәкләренә урнашып та калмас иде. Татар үзен бөтен авырлыкларны җиңәрдәй көчле милләт итеп сизмәсә-белмәсә, «Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? – дип бер-бер эшкә тотынмас иде. Бөтендөнья татар конгрессы барлыкка килү дә тарихи хәтернең әледән-әле яңарып торуы белән бәйле.

Гомумән алганда, «конгресс» сүзе латинчадан тәрҗемә иткәндә «җыелышу, аралашу» дигән мәгънәне аңлата. Дөньялар бутала башлаганда татарга да җыелышу, бергә укмашу кирәк иде.

Тарихта иң билгеле конгресслар (Париж конгрессы, Вена конгрессы, Берлин конгрессы) сугышлардан соң бер җыелып сөйләшү-килешү өчен уздырылган, аларда «трактат»лар кабул ителгән. Татар конгрессы исә канга батып сугышу белән түгел, ә СССР дигән зур держава таркалып, кайбер халыкларның «тату гаилә»не ташлап,  «башка чыгу» омтылышы белән бәйле. Татар да үз йортында үзенчә үз гаиләсен корырга хыялланды. Әмма Россиядән аерылып чыгу уе юк иде аның күңелендә. Чөнки ул килмешәк түгел иде, үз җирендә яшәде һәм яши.

Кешеләр арасында үткәннәрне генә хәтерләүчеләр бар. Андыйлар өчен хәзерге көн дә, киләчәк тә юк! Бу нинди авырудыр, исемен тәгаен генә әйтә алмыйм. Бары тик татарга шундый зәхмәт йокмасын иде, дим.

Кайсыдыр акыл иясе «үткәнне оныткан кешегә шул үткән тагын килер» дигәнрәк сүзләр әйткән. Бу үз вакытында хаталарыбызны күрмәсәк, танымасак, гыйбрәт алмасак, ул хаталар тагын кабатланачак дигән сүз инде. Шул ук вакытта кайбер галимнәр әйтүенчә, киләчәкне дә хәтердә калдырырга мөмкин икән. Кызык бит, ә!

Димәк, без үткәнне истә тотып, хәзерге көннән киләчәккә карап яшәргә тиеш булабыз. Гомеренең соңгы көннәрендә кешенең хәтере бетә, ул бернәрсә дә  белештерми башлый. Яшәү өчен баш миенең тере булуы, күзәнәкләрнең яңарып торуы кирәк. Хәтере беткән кешене хәтерсез милләт белән дә чагыштырып буладыр. Дөньяга, яшәешкә гамь бетә икән, бу инде тормыш тукталды дигән сүз. Яшик әле, без – дөньядан, дөнья бездән туймаган. Конгресс исә күпмедер дәрәҗәдә милләтнең баш мие функциясен дә башкарырга тиештер. Һәрхәлдә, шулай уйлыйбыз.

https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*