tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Роберт Миннуллин: “Шигырьләремнән табарсыз бик кирәк булсам…”
Роберт Миннуллин: “Шигырьләремнән табарсыз бик кирәк булсам…”

Роберт Миннуллин: “Шигырьләремнән табарсыз бик кирәк булсам…”

Чын шагыйрьләрнең кирәклеге үзләре киткәч ныграк сизелә. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миннуллинның вафат булуыннан соң ике елдан артык вакыт үтеп киткән. Аның арабызда булмавына, йомшак юмор, мәрхәмәтле фикер, халыкчан сүз белән уятучы һәм юатучы Роберт Миннуллинның юклыгына күнегә алмыйбыз. 29 нчы июльдә Роберт Миннуллинның каберенә истәлек ташын ачылды. Шунда әйтелмәгән хатирәләр барлыгы, шагыйрьне юксыну хисләре күзгә ташланып торды.
Халык шагыйренең каберенә таш кую мәрасименә иң билгеле әдипләр һәм Роберт Миннуллинның тормыш иптәше Клара, кардәшләре, дуслары, аны якын иткән кешеләр җыелган иде.

«Əтинең ташы үзе кебек гади һәм эчтәлекле булырга тиеш иде. Ул биредәге башка ташлардан зурлыгы белән аерылып тормый, чөнки әти халыктан аерылып тормады», диде шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова.
Ул таш кую эшендә ярдәм иткән Хөкүмәткә, мәдәният министрлыгына, ташны ясаучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Һәйкәл ачылу мәрасимендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрь Рәдиф Гаташ, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, журналист Римзил Вәлиев, Робертның энесе Ким Миннуллин һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Роберт Миннуллин салмак, уйчан, тыйнак шагыйрь булып истә калса да милләт язмышы, туган тел, Башкортостан татарлары, тугандаш ике республиканың һәм кардәш халыкларның дуслыгы турында әсәрләрендә туры сүзле, кыю көрәшче буларак чыгыш ясый иде. Аның “Татарларым” дигән оран-поэмасы татар конгрессы корылтае делегатларын, гомумән милләтне ныклыкка, бердәмлеккә өндәп тора.

Чыгышларда халык шагыйренең истәлеген мәңгеләштерү чаралары турында сүз булды. Чыгыш ясаучылар Республика балалар китапханәсенә Роберт Миңнуллин исеме бирелүенә канәгатьлек белдерделәр, шагыйрь исемендәге конкурс, истәлек тактасы кебек чараларны искә алдылар. Иң мөһиме – шагыйрьнең әсәрләре, шигъри образлары хәзерге яшьләргә, әдәбият сөючеләргә барып җитү, аларга илһам һәм куәт бирү. Роберт Миннуллиның каберенә куелган барельеф алдына куелган символик таш китап битенә аның ихлас шигырь юллары уелган: “Шигырьләремнән табарсыз бик кирәк булсам…”
Роберт Миннулин өлкәннәр һәм балалар шагыйре буларак халыкка кирәк, димәк аның әсәрләрен укырга, тыңларга, үсеп килүче буынга амәнәт итеп тапшырырга җитди сәбәпләр бар.
Рузилә Мөхәмммәтова,
Римзил Вәлиев


Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*