tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген VIII съезд делегатлары Изге Болгар җиренә сәяхәт кыла
Бүген VIII съезд делегатлары Изге Болгар җиренә сәяхәт кыла

Бүген VIII съезд делегатлары Изге Болгар җиренә сәяхәт кыла

Бүген 31 июльдә VIII Съездга килгән делегатлар һәм шәрәфле кунаклар Изге Болгар җиренә юл тотачак. Биредә аларны сәламләү, өйлә намазы һәм тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия көтә. Делегатлар һәм кунаклар Изге Болгарның һәйкәлләре, истәлекле урыннары, кызыклы күргәзмәләре белән танышачак. Шулай ук алар татар халкының тарихы һәм аның күренекле шәхесләре турында мәгълүмат алачак.

Исегезгә төшерәбез, 30 июльдән 2 августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды уза. Казанга Россиянең 80 төбәгеннән һәм 37 чит илдән 1 мең 500 делегат һәм кунак чакырулы. 2 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында VIII Съездның пленар утырышы узачак. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасына яңа рәис һәм яңа состав сайланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*