tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихка керсәң, чыгып булмый
Тарихка керсәң, чыгып булмый

Тарихка керсәң, чыгып булмый

Күптән түгел, 26 сентябрь – 5 октябрь көннәрендә татар туган як тарихын өйрәнүчеләрнең VII Бөтенроссия форумы узды. Аның географиясе киң иде – катнашучылар 26-27 сентябрьдә Пермь краенда, 28 сентябрь – 1 октябрьдә Свердловск өлкәсендә, 2-5 октябрь көннәрендә Чиләбе өлкәсендә булдылар.

Бу масштаблы чарада безнең Түбән Новгород өлкәсеннән дә тарихка, крайны өйрәнүгә битараф булмаган ике кеше, ике адаш – Харис хәзрәт Исмаилов белән Харис хаҗи Хәкимов катнаштылар (икеесе дә Зур Рбишча).

Форум турында социаль челтәрләрдәге битләребездә кыска гына хәбәр биреп, тулы материалны “Туган як”та бастырырга ышандырган идек. Ниһаять, Харис хәзрәт белән Харис хаҗи вакыт табып, редакциягә килделәр һәм алар белән корган әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз, тик башта форум хакында кыскача мәгълүмат белән таныштырып үтәсебез килә. Аның төп оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның каршында эшләп килүче татар крайны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты.

Форум Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуы, БТКның 30 еллыгы уңаеннан һәм Россиядә игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында оештырылган. Ул өч регионда, сигез торак пунктта узган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 44 кеше Казанга җыелып, Уралга юл тоткан, аларга урыннарда 50дән алып 100гә хәтле кеше кушылган. Делегацияне БТК каршындагы татар крайны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты рәисе, Россия һәм бүтән фәннәр академиясе академигы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән хезмәткәре Альберт Борһанов җитәкләгән. Катнашучылар арасында галимнәр, белгечләр, крайны өйрәнүчеләр, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, милли-мәдәни, дини оешмалар вәкилләре, җирле һәм региональ дәүләт органнары җитәкчеләре һ.б. булган. Төп темасы: “Урал төбәге татарлары: үткәне һәм бүгенгесе”.

Ә хәзер инде сүзне безнең төбәк вәкилләренә бирәбез.

– Харис хәзрәт, Харис хаҗи, белгәнебезчә, Сезнең мондый форумда беренче катнашуыгыз түгел, кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез?

Харис хәзрәт. Әйе, без икенче тапкыр инде мондый чарада катнашабыз. Бу юлгысы бигрәк масштаблы булды. Без 25 сентябрь көнне кичке якта Казаннан автобус белән кузгалдык, иртән Пермьдә идек. Тулаем алганда, һәрчак юлда төнлә булдык, ә көндез эшләдек. Бар җирдә дә фәнни-практик конференцияләр, секцияләр зур оешканлык белән узды, чыгыш ясаучыларның темалары берсеннән-берсе кызыклы иде. Ә инде оештыру эшләренең дәрәҗәсе искитмәле, ничек шулай вак-төягенә хәтле күздә тотып, барысын да җайлаганнар дип уйлап куясың.

Беренче ике көнебез Пермьдә узды, “Татар фәне һәм мәдәнияте көннәре, 300 ел бергә” дигән чарада һәм шәһәрнең 300 еллыгына багышланган фәнни-практик конференциядә катнаштык. Бу якларга татарлар күп гасырлар элек килеп урнашкан – кайберләре эшкә килгән, раскулачивание елларында да килеп калучылар булган.

Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендә, Екатеринбургта, Чиләбедә, Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Усть-Бәгәрәк, Мөслим авылларында булдык, чаралар, конференцияләр, “түгәрәк өстәлләр” китапханәләрдә, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, музейларда оештырылды. Бар җирдә дә эскурсияләр уздырылды. Чиләбе шәһәре үзенең матурлыгы, чисталыгы белән сокландырды. Троицк шәһәрендә матур архитектуралы, борынгы йортлар бик күп, мәчетләр күп. Анда татар зиратында хәтта борынгы кабер ташлары да сакланган. Миңа калса, бу шәһәрне тулаем шәһәр-тыюлык эшләргә мөмкин.

Әлбәттә, татар автономияләрендә булып, аралаштык. Усть-Бәгәрәк безнең җитәкчебез Альберт Бурхановның туган авылы икән, аның бабасы нигез салган мәктәпнең 100 еллык юбилее уңаеннан оештырылган чарада да катнаштык.

Харис хаҗи. Альберт Әхмәтҗан улы эш өчен янып торучы белгеч һәм нәкъ менә үзе кебек тарих белән кызыксынучыларны тирәсендә туплый алды, форумда катнашучыларның барысы да шундый иде. Инде икенче тапкыр очрашканга, күбесе белән туганнар кебек күрештек, гел аралашып торабыз бит.

  • Урал ягы татарлары бездән аермалымы?

Харис хәзрәт. Аермалар бар инде, әлбәттә, диалект бераз үзгәрәк, көнкүреш, мәдәният. Аларның сөйләмендә бездә бөтенләй кулланылмый торган сүзләр бар. Шул ук вакытта безнең кебек “цыкылдап” сөйләшүче авыллар да бар. Бик аралашучан, кунакчыллар. Яшәү рәвешенә килгәндә, бездәге кебек икешәр катлы йортлар юк, әмма мөмкинлекләре булмаганга түгел, миңа калса, кирәксенмәгәнгә. Халык яхшы яши анда.

Харис хаҗи. Бездә халык эшлекле, булдыклы, русча әйткәндә, практичный, ә анда укымышлыракмы дияр идем. Бездә гореф-гадәтләрне саклап үстерүгә күбрәк әһәмият бирелә. Мәсәлән, гади мәҗлес үткәрүне күреп үскән балалар үзләре дә бу күркәм йоланы дәвам итәрләр, әлбәттә. Тарихны өйрәнүгә дә, беренче чиратта, балаларда, яшьләрдә кызыксыну уятырга кирәк. Тарих бит ул шулхәтле кызыклы, мавыктыргыч өлкә, анда кереп киткәч, чыгып булмый, шуңа да бу эш белән күбесе энтузиастлар гына шөгыльләнә ала.

  • Мондый форумнар оештыру файдалы һәм кирәкме, сезнең фикерегез ничек?

Харис хәзрәт. Әлбәттә, бик кирәкле, мөһим чаралар һәм алар безгә урыннарда эшләү өчен зур этәргеч. Мин, мәсәлән, үзебезнең ике Рбишча авыллары тарихын ачыклау белән шөгыльләнәм. Бер китап басылып чыккан иде инде, икенче китап өчен якынча 70 процент материал җыйдым. Шулай ук параллель рәвештә сугышка алынганнар исемлеген ачыклыйм, якынча ике мең исем-фамилия җыелды инде. Биредә туып, бүтән җирләрдән алынучыларны ачыклау катлаулырак. Архивларда  мәгълүмат буталчык, мәсәлән, безнең авылның исеме якынча 30-40 төрле язылган, исем-фамилияләр белән дә шул ук хәл һәм шуңа була бик катлаулы эш бу. Форумнарда яңа танышлар күбәя, элемтәләр урнаштырыла. Менә бу юлы да архивларда эзләнгәндә безнең төбәктән булган раскулаченный, сөргенгә озатылган, сугышка киткәннәр очраса белдерегез дип, үз координатларымны бирдем, берничә кеше табылды да инде.

Галимнәр бит гомуми тарихны ачыклау һәм өйрәнү белән генә шөгыльләнә, ә һәр авылның үз тарихы, шуңа да төптән өйрәнү кирәк, моңа чаклы билгеле крайны өйрәнүче, якташыбыз, хөрмәтле Алимҗан ага Орлов кына бу эш белән төптән шөгыльләнде.

Харис хаҗи. Әйе, һәр авылның үз тарихын чагылдырган китап булырга тиеш. Кайберләренеке бар, калганнарында да бу эшне башкаручы булсын иде. Аннары бер гомум җыелма да эшләргә була. Тарихны бер кеше генә яза алмый, моның өчен коллектив һәм, әлбәттә, вакыт, акча һәм белем кирәк. Ә инде беренче урында теләк булырга тиеш. Шулай ук архивларда эзләнү дә вакыт һәм чыгымнар таләп итә.

Харис хәзрәт. Әйе, чыгымнар да байтак. Мәсәлән, архив документларының бер бит күчермәсе (копия) якынча 70 сум тора. Безнең Зур һәм Кече Рбишча авыллары, төбәгебездәге бүтән татар авыллары төрле елларда Сембер (Ульяновск) губернясы, Арзамас, Горький өлкәләре составына кергән, шул факт та эшне катлауландыра.

Шуны да билгеләп үтәр идем – бездә тарихны ачыклау, язу системага салынмаган, шуңа да берләшергә, төбәгебез тарихчылары оешмасын булдырырга кирәк, шул очракта гына эшебез дәвамлы булыр. Галимнәр дә, дәүләт тә авыллар тарихына кагылмый, бу эшне иң күбе 4-5 ел эчендә үзебез эшләмәсәк, аннары соң булуы мөмкин.

  • Харис хәзрәт, Сез бит бу форумда чыгыш та ясасыз, темагыз нинди иде?

Харис хәзрәт. Әйе, ике Рбишча тарихы турында кыска гына сөйләдем, шулай ук үзара элемтәләргә дә тукталып үттем. Бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, форум эшендә актив катнашкан өчен хәтта Грамота белән бүләкләнделәр.

  • Бу югары бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз Сезне. Ә шундыйрак форумны безнең төбәктә уздыру планы юкмы?

Харис хаҗи. Әлбәттә, планда да бар, теләк тә бар. Моны, беренче чиратта, БТК белән хәл итәргә кирәк, аннары инде оештыру эшләрен башларга. Безнең күрсәтер урыннарыбыз күп, тарихыбыз бай. Шулай ук бу зур эшне башкарыр өчен барлык милли, җәмгый оешмаларга бердәм булып эшләргә кирәк. Бердәм булсак, булдырырбыз.

Ә әлеге VII форумны уздырган өчен, беренче чиратта, Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, шәхсән аның башлыгы Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессына һәм, әлбәттә, Альберт Борһановка рәхмәт белдерәсебез килә, бик кирәкле, мөһим һәм файдалы үтте ул.

– Харис хәзрәт, Харис хаҗи, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә һәм якын киләчәктә чираттагы форумнарның берсе безнең төбәктә узсын иде дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА   

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*