tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков Пенза өлкәсендә Татар мәгарифе көннәрендә катнашты
Илгиз Халиков Пенза өлкәсендә Татар мәгарифе көннәрендә катнашты

Илгиз Халиков Пенза өлкәсендә Татар мәгарифе көннәрендә катнашты

20-21 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Пенза өлкәсендә Татар мәгарифе көннәрендә катнашты.

Чара кысаларында Урта Әләзән авылының 2 санлы мәктәбендә мөгаллимнәр өчен семинар-киңәшмә оештырылды. Семинарда Пенза өлкәсе мәгариф министры Алексей Комаров һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнаштылар.

Илгиз Халиков укытучыларны сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген һәм аның аерым проектларын яктыртты. 21 октябрьдә Татар мәгарифе көннәре делегатлары Пенза өлкәсе Кобылкино авылы мәктәбенә сәфәр кылдылар. Район хакимияте һәм мәктәп җитәкчелеге белән 2023 елда мәктәптә татар теле кабинетын ачу турында килешенде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*