tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә Ренат Рәхимҗанов истәлегенә волейбол буенча республика турниры бара
Чувашиядә Ренат Рәхимҗанов истәлегенә волейбол буенча республика турниры бара

Чувашиядә Ренат Рәхимҗанов истәлегенә волейбол буенча республика турниры бара

Чувашиянең Комсомол районы бистәсендә монннан бер ел элек фаҗигале төстә вафат булган Ренат Рәхимҗанов истәлегенә волейбол буенча республика турниры бара.

Аны ачу тантанасында Ренатның әти-әнисе, хатыны һәм сабый ике кызы катнаша. Беренче тапкыр узучы әлеге бәйгедә 11 команда көч сынашачак. Турнирны ачуда чыгыш ясаганда Чувашстанның дәүләт Советы депутаты әлеге бәйгене республиканың спорт календаренә кертеп, ел саен уздыру тәкъдимен җиткерде.

Ренатның дуслары аның нәни кызлары Ясминә белән Мәрьямгә спорт футболкаларын бүләк иттеләр.Ярышны Комсомол районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Ямалетдинов Ренат рухына дога уку белән башлап жибәрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*