tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Суккулда “Флүрә” мәчете ачылды
Суккулда “Флүрә” мәчете ачылды

Суккулда “Флүрә” мәчете ачылды

Дүртөйле районында яңа Аллаһ йортында азан яңгырады.Республика көне алдыннан, Пәйгам­бәребез Мөхәммәд салләл­лаһу га­ләй­һи вә сәлләм туган Мәү­лид аенда Дүр­төйле райо­ны­ның Суккул авылын­да куанычлы вакыйга булды – мәчет ачылды.
Гыйбадәтханә иганәче, “В. И. Ленин исемендәге токымчылык заводы” җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев ярдәмендә рекордлы кыска вакыт эчендә төзелгән. Альберт Рафаил улы – туган җирен яратучы булдыклы һәм игелекле шәхес, ул Дүртөйле районының чәчәк атуы өчен күп көч салды һәм “Атайсалкече Ватан” республика проектының “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә җиңүче булды. Проектның асылы шунда ки, республика халкы кече Ватанына анык ярдәм күрсәтә. Альберт Дәүләтбаев беркайчан да авыл халкының проблемаларына һәм ихтыяҗларына битараф калмый. Һәм менә аның яңа игелекле гамәле – агрохуҗалык идарәсе, мәктәп, мәдәният йортыннан ерак түгел төзелгән, сөекле әнисе хөрмәтенә “Флүрә” дип аталган мәчет. Әлбәттә инде, хуҗалыкка караган авылларда яшәүче мөселманнар, мәхәллә рәисе Әнәс Сәлимханов җитәкчелегендә 2757нче мәхәллә әгъзалары Аллаһ йорты төзелешенә үз өлешен керткән.

Мәчет ачуда мәртәбәле кунаклар – Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Дүртөйле, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарының имам-ахунды Рамил хәзрәт Исәнбирдин катнаштылар.

– Хөрмәтле кунаклар, барыгызны да Республика көне һәм авылыбыз өчен куанычлы вакыйга – мәчет ачылу белән котлыйм. Хуҗалык җитәкчесе булып 1996 елда эшли башладым. 1999 елда туган авылым Юкәлекүлдә мәчет салдык. Ул Суккул авылында салынырга тиеш иде. Ул вакытта Суккул авылы картлары җыелдылар да: “Мәчетне туган авылыңда төзе”, – дип киңәш иттеләр. 23 елдан артык вакыт үткәч, Суккул авылында да Аллаһ йорты төзергә карар иттек, – диде Альберт Дәүләтбаев. – Мәчет бик кирәк. Авылда иман булырга, шаулап-гөрләп никах һәм туйлар узарга, балалар туарга тиеш. Биредә яшәүчеләр, яше-карты барлык хәерле эшләрен мәчеттә башларга тиеш. Шуның өчен дә ул Суккул авылының үзәгендә төзелде. Мәчет янында гына хуҗалык идарәсе, мәктәп, мәдәният йорты. Мәчет төзелгән вакытта авылда зур эшләр башкарылды: хуҗалык көче белән медпункт ремонтланды, хоккей тартмасы ясалды, мәдәният йорты яңартылды. Хуҗалыгыбызның матди мөмкинлеге булгач, эшлисе генә килеп тора. Болар барысы да үзебезнең кешеләр өчен бит! Мәчетебезнең ишекләре һәрвакыт ачык булсын, моңлы азан яңгырап торсын, халык биш вакыт намазга йөрсен, безнең киләчәгебез – балалар монда килеп дини гыйлем һәм тәрбия алсын!

– Суккул авылында бүген күркәм бәйрәм – яңа мәчет ачыла. Бу мәчет – иман йорты, аның төзелүе – авылларга дин кайта дигәнне аңлата. Гыйбадәтханәләр төзүдә халык та дәррәү катнаша, – диде Риф Йосыпов. – Бу мәчетнең иганәчесе – “В. И. Ленин исемендәге токымчылык заводы” җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев. Ул нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткерә, кулыннан килә торган җитәкче, хуҗалыгы да гөрләп эшли, күңеле дә, мөмкинлекләре да җитә. Без аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Дуслар, авыр заманда яшибез, ләкин безнең илебез көчле, халкыбыз бердәм, шуңа күрә, ышанам, барысы да яхшы булачак. Сәламәт, тәүфыйклы, итәгатьле булыйк, киләчәк өчен янып, шундый матур эшләр башкарыйк!

Чарада Рамил хәзрәт Исәнбирдин Коръән Кәрим аятьләре укыды, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дога кылды, ул Суккул халкын һәм кунакларны авыл тормышындагы зур вакыйга белән котлады.

– Чакыруны кабул итеп, бик шатланып килдек, сезнең дә шатлыкларыгызны күрдек. Күтәренке рух белән җыелышкансыз. Авылыгыз да төшеп калганнардан түгел, бик күркәм. “Мин Аллаһыны таныйм, мин Аллаһының бәндәсе”, дип яшәү өчен мөмкинлегебез бар. Мөхтәрәм затларыбыз Альберт әфәнде Дәүләтбаев, Риф әфәнде Йосыпов нинди дәрт һәм өмет белән мәчетне төзүләре турында сөйләделәр, ул тормышыбызга ямь һәм бәрәкәт бирер дигән өмет белдерделәр, – диде Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. – Теге вакытларда, дәһрилек елларында да дин зәгыйфьләнмәде, без зәгыйфьләндек, без сырхау идек. Хәзер карагыз, бу кадәр халык мәчеткә ничек сыяр соң? Җавабын Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бирде: “Җир йөзенең бөтенесе мәчет, зират белән мунчадан башка”. Кайда гына укысаң да ул намаз кабул ителә. Бу әле ачылган мәчеткә атнасына бер генә мәртәбә җомга намазына килсәгез дә, атна арасындагы гөнаһларыгыз көз көне яфраклар коелган кебек төшәчәк. Мәчет безне начар фикерләрдән, бозык фигыльләрдән, ярамас эшләрдән тыя. Раббыбыз Аллаһ болай ди: “Аллаһ ризалыгы өчен бер бәндә мәчет салса, ул мәчет кош оясы кадәр генә булса да, Аллаһы Тәгалә ул бәндәгә җәннәттә сарай төзеде”, – ди. Төзелешкә ярдәм итүчеләргә дә, бер кирпеч алып килүчегә дә, төзүчеләрне ашатучыга да мәчетне салганның әҗер-савабы ирешә.

Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мәчет төзелешенә катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде, ә иң актив катнашучыларга Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтеннән бүләкләр тапшырды. Альберт Дәүләтбаев “Әл-Игътисам” (“Бердәмлек”) медале, Рамил хәзрәт Исәнбирдин “Иман һәм намус” ордены белән бүләкләнде.
Яңа гыйбадәтханә каршындагы мәйдандагы чара бик шатлыклы һәм чагу булды: чыгыш ясаучылар тарихы 1762 елдан башланган авыл, биредә яшәгән һәм эшләгән кешеләр, иң мөһиме – динебез Ислам, тынычлык һәм мәңгелек кыйммәтләр турында сөйләде.

Суккул авылы дини тормышының тарихы шактый бай, кайбер мәгълүматларны карап үтик. Республика милли архивында “1863 елның 1 гыйнварына Ырынбур губернасы Бөре өязендәге мәчетләр, руханилар һәм мөселманнарның саны турында мәгълүмат” саклана, бу документның “1863 елга 6нчы Бөре кантоны, 4нче пристав станы буенча ведомостендә” шундый мәгълүматлар бар: “…Суккул авылында җәмигъ мәчет бар (бу мәхәлләгә шулай ук Атсуяр авылында яшәүче 52 ир-егет һәм 51 хатын-кыз карый), авылда 219 ир-егет, 237 хатын-кыз яши, имам-җәмигъ, укытучы Гыймалетдин Исхаков – 1845 елның 24 мартыннан эшли”.

Суккул авылының дин әһелләре турында кыскача мәгълүмат:

Фәйрүз Баязитов, мөәзин, 1856 елның 25 октябрендә указ белән расланган.

Фәтхелислам Тәхәветдинов, 67 яшь, 1858 елның 15 ноябрендәге 10408нче указ белән имам-хатыйп һәм мөгаллим итеп расланган.

Шәйхисәгади Мөшәррәфов, имам, 1876 елның 29 августындагы 4910нчы указ белән расланган. 1924 елның 25 декабрендә вазыйфасыннан баш тарткан.

Лотфулла Фәйрүзов Уфа губерна идарәсенең 1905 елның 6 сентябрендәге 367нче мөрәҗәгате белән расланган. 1918 елның 21 февралендә вафат булган.

Камалетдин Әхияретдинов, 53 яшь, хатыйп, Уфа губерна идарәсе тарафыннан 1908 елның 27 июнендәге 2871нче карар белән расланган. 1922 елда вафат булган.

Хәйрулла Фәйзуллин Баязитов, 27 яшь, 1918 елның 8 июлендә 4962нче указ белән мөәзин итеп расланган. 1919 елның 28 ноябрендә вафат булган.
Ахунҗан Хәйретдинов 1920 елның 11 февралендә 230нчы указ белән мөәзин итеп расланган.

Суккул авылында мәчет 88 ел элек ябылган. БашЦИК Президиумы фондында БАССРның Дүртөйле районы Суккул авылдагы мәчетне ябу турында дело бар. Аннан күренүенчә, БАССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумының 1934 елның 19 августындагы карары белән (15нче журнал, 13нче пункт) “Дүртөйле районының Суккул авылы мәчете ябыла”, Суккул авылы гражданнарының күпчелегенең үтенече буенча, мәчет бинасы Дүртөйле район башкарма комитетына мәдәни-агарту учреждениесе итеп тапшырыла.

Дүртөйле район башкарма комитеты Президиумы 1934 елның 29 июлендә Суккул авылындагы мәчетне мәдәният учреждениесе итеп тапшыру турындагы мәсьәләне карый һәм карар чыгара: “Күпчелек халык, ягъни 70 процент кешеләр мәчетне мәктәпкә бирү турында һәм Суккул авылында, авыл советы үзәгендә, мәктәп өчен махсус бина булмауны һәм мәчетне мәктәпкә әйләндерү өчен халык акчаларын салу теләген исәпкә алып, гомум җыелыш карарларын расларга, материалларны БашЦИКка җибәрергә һәм раслауны сорарга”. Шулай ук делода Суккул авылы гражданнарының гомум җыелышы материаллары, мәчет планы, аны мәктәп итеп үзгәртү проекты бар. Мәчет бинасы агачтан, мәйданы – 12х6 метр (72 квадрат метр). Мәктәп өчен бинаны төзекләндерүгә 260 сум акча кирәк булган.

БАССРның Бөре кантоны Әсән волость башкарма комитеты фондында дини культ хезмәткәрләре исемлекләре һәм 1925 елда волость торышы турында анкетада “Суккул авылында мулла булып Ямалетдин Ярмөхәммәтов тора, 37 яшь, 1919 елдан бирле хезмәт итә. Делода шулай ук Суккул авыл советы мөһере дә бар”, дип язылган.
…88 елдан соң символик яшел тасма киселде, азан яңгырады, яңа мәчеттә беренче җәмәгать намазы укылды, Суккул авылы тормышының яңа этабы башланды.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Дүртөйле районы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*