tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «ЦУМ» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды
Казанның «ЦУМ» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Казанның «ЦУМ» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

21 октябрьдә Казанның «ЦУМ» сәүдә үзәгендә унынчы намаз уку бүлмәсе ачылды. Бүлмә ир-атларныкына һәм хатын-кызларныкына бүленгән, тәһарәт алу өчен ике бүлмә белән җиһазландырылган. Бу турыда Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов хәбәр итте.

Әлеге башлангычны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020нче елның ноябрендә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашу вакытында хуплап, Татарстан мөфтиятенә йөкләмәләр биргән. Намаз уку бүлмәләрен ачу проекты белән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе шөгыльләнгән.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашты.

«Намаз уку бүлмәсенә ихтыяҗ зур иде. Төркиядә, Дубайда намаз уку бүлмәләре бар. Гомумән, бездә бүлмәләр генә түгел, хәләл туклану, зиратлар, шифаханәләр, китаплар булырга тиеш», – дип сөйләде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Моңа кадәр Татарстанның сәүдә үзәкләрендә 9 намаз уку бүлмәсе бар иде. Казанда «ГоркиПарк», «KazanMall», «Караван», «Мега», «Порт», «Suvar Plaza», «Тандем» сәүдә үзәкләрендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Түбән Камада «Ramus Mall» сәүдә үзәгендә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*