Алардан кала аның чабышкы атлары да бар. Аларның берничәсен Казан ипподромында тота, чөнки бу чабышкы атларны тренерлар ярышларга әзерли. Авылда әлегә мондый мөмкинлекләр юк. Киләчәктә исә Шамил абый районда үзенең ат спорты комплексын булдырмакчы. Казаннан махсус белгечләрне чакыртып, балаларны атта йөрергә, чабышкылары белән зур ярышларда катнашырга хыяллана ул.
Ат үрчетү белән өч ел элек кенә шөгыльләнә башлаган. Фермер булып теркәлеп, Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан грант алган. Шул акчага берничә ат сатып алган, зур гына сарай төзеткән.
Без танышырга килгәндә, фермер кырдагы эшләреннән бүленеп, атлары янына алып барды. Җәй коры килсә дә, малларга җитәрлек азык әзерли алдык, бу көннәрдә атларга игътибар азайды, көнебез кырда үтә, ди ул.
Иң беренче булып утарда йөргән татар атлары янына бардык. Башка атлардан алар үзләренә генә хас булган төс белән аерылып тора икән. Гади генә итеп әйткәндә алтынсу төстә бу атлар. Ә менә ат төсләре классификациясе белән әйткәндә, сары-кола һәм сары булып чыга. Яллары һәм койрыклары да шул ук гәүдә төсендә яки ачыграк.
Татар атларының тәбәнәгрәк булуы да күзгә ташлана. Шамил абый әйтүенчә, алар суыкка һәм авыруларга да бик чыдам икән.
– Кыш көне дә шушы утарда рәхәтләнеп йөриләр. Алар тояклары белән аралап кар астындагы үләнне дә ашый. Әмма атларны артык күп ашатырга да ярамый, югыйсә тайлары зәгыйфьрәк булып туа, – ди ул.
Тагын бер аерылып торган яклары – җиде-сигез сәгать дәвамында бертуктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 100-120 чакрымга кадәр ара узалар. Бераз кирелекләре дә юк түгел. Татарның үзе кебек кире алар, дип көлә хуҗалары.
Хуҗалыктагы 50гә якын атның һәрберсенең үз кушаматы бар. Татар атлары арасында Гайшә дә, Хәтимәсе дә, Сөембикә кушаматлысы да бар. Армак белән Хан дигәне бигрәк тә ошады. Алары ярышларда да катнашкан. Киләчәктә татар атларының санын 100гә җиткереп, алардан чиста нәсел булдыру хыялы бар хуҗаның. Чиста татар аты килеп чыксын өчен әле берничә дистә ел да узарга мөмкин икән.
Дилбәр Гарифуллина