tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гази Заһитов: каһарманны берьюлы ике республикада искә алдылар
Гази Заһитов: каһарманны берьюлы ике республикада искә алдылар

Гази Заһитов: каһарманны берьюлы ике республикада искә алдылар

20 август – илебезгә Җиңү алып килгән каһарман милләттәшебез Гази Заһитовның туган көне. Татар солдатының тууына 100 ел тулу уңаеннан, ватаны булган Башкортстан Республикасының Мишкә районында, Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә дә чаралар узды.

Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган батырыбыз исемен мәңгеләштерү максатыннан, район үзәге Мишкә авылында «Биш герой» дигән мемориаль комплекс ачылды. Алар арасында Гази Заһитовка да һәйкәл бар. Тантаналы чарада Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. «Без бүген дәһшәтле сугышта җиңүгә ирешкәннәрне данлыйбыз. Якташыбыз Гази Заһитовның туган көнендә аңа һәйкәл куелу – бик матур күренеш. Без батырларыбызны хәтерләргә һәм яшь буынга алар турында күбрәк сөйләргә тиеш», – диде һәм яңа мемориалга чәчәкләр салды.

Казанның Җиңү паркында урнашкан Совет солдаты һәйкәле янында да Гази Заһитовны искә алдылар. Җыелма образлардан ясалган бу һәйкәлдә татар батыры Гази Заһитов йөзе сурәтләнгән. Чарада яшьләрнең күпләп катнашуы да куанычлы. Бу безгә Җиңү бүләк иткән ата-бабаларыбызныга карата булган хөрмәтнең, хәтернең көчәя баруын күрсәтә.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*