tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәби марафонда катнаша торган иң актив төбәкләр исемлеге билгеле булды
Әдәби марафонда катнаша торган иң актив төбәкләр исемлеге билгеле булды

Әдәби марафонда катнаша торган иң актив төбәкләр исемлеге билгеле булды

#Әдәбимарафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин марафонда катнашкан иң актив илләрне һәм төбәкләрне әйтте. Чит илдән — Бельгия, Төркия, Австралия, Германия, Россиядән — Башкортстан Киров, Омск, Ленинград өлкәләре актив булган.

«Республикабыздан исә Саба районыннан актив катнаштылар, быел кубок аларга тапшырыла», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Раил Гатауллин әйтүенчә, проектта быел 2704 кеше катнашкан, шуларның биш йөздән артыгы — балалар. «Әдәби марафонның максаты — милли үзаң тәрбияләүгә этәргеч бирү. Әдәби телдә укып, аралашып кына, туган телне сакларга мөмкин», — диде ул.

«Катнашучылар 21 көн дәвамында китап яки әдәби журналдан кызыклы өзекне социаль челтәргә урнаштыра. Катнашучылар саны арта бара, чөнки башкалар да кызыксына. Балалар татарча сөйләшә башлады, сүзлек байлыгы артты дип кайбер ата-аналар килеп әйтте. Шуңа күрә марафон туган телне саклау проекты да булып тора», — ди ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*