tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар барда – хәтер бар
Татар барда – хәтер бар

Татар барда – хәтер бар

Удмуртиядә яшәүче татар һәм башкорт халкының “Яңарыш” газетасында Фәнзилә Салихованың мәкаләсе чыкты.

Милләттәшләребез яшәмәгән төбәк юктыр ул. Удмуртия белән Татарстанга терәлеп торучы Киров өлкәсендә дә татар авыллары бар. Шуларның берсе – Иске Пенәгәр. Кышкы ялларда туган ягым Кукмарага кайткач, шунда булырга вакыт таптым.

Имам да, тарихчы да

Ике араны җәяү узарга да була. Киров өлкәсенең Вятка Аланы районына керүче Иске Пенәгәр авылы Кукмарадан бары ярты чакрым ераклыкта. Шул якларда туып, ишетеп үссәм дә, булганым юк иде. Китап юлга чакырды. Исеме генә дә гаҗәеп: “Пенәгәрдә мең дә бер кичә”. Тәкъдир итүгә эләгә алмадым, шул тантанада катнашкан якташым Фирдания Нугаева белән соңрак аерым бардык. Кышкы юлдан тауга күтәрелдек – Иске Пенәгәр уч төбендә кебек җәелеп ята: 400ләп хуҗалык, меңнән артык кеше яши. Авыл өстенә ярымай иман нуры сибә.

Имам Зыятдин Нәҗметдинов белән тарихчылар җыеннарының берсендә танышкан идем. Гаҗәеп шәхес ул, аны мең дә бер кичә тыңласаң да, туймассың. Чөнки Иске Пенәгәр генә түгел, якын-тирәдәге барлык авылларның тарихын белә. Кукмараның 4нче мәктәбендә тарих укыткан, укучылары белән экспедицияләргә йөргән. 2006 елда Зыятдин хәзрәткә имамлык вазифасын йөклиләр. Мәчетләре 1826 елда салынып, бүгенге көнгә кадәр сакланган. Минем өчен кызыклы тарихи факт: аны туган авылым Балыклы бае салдыра. 2015 елда мәчетләренең 180 еллыгын билгеләп үткәннәр. Гасыр ярымнан артык торган мәчет, әлбәттә, туза, искерә. Имам вазифаларына керешүгә Зыятдин хәзрәт төзекләндерү артыннан йөри башлый. Иске янкорманы сүтеп, яңасын салалар, тәрәзәләрне алыштыралар. Ә менә манарага менә торган баскычны алыштырмыйлар. “Тарихчы буларак, мәчетнең элекке йөзен дә саклап каласы килде”, – ди Зыятдин хәзрәт. Элеккеге имамнарның хөтбә таягын күрсәтә, Дагыстаннан кайтартылган. “Монысы безнең кондиционер”, – ди шаян елмаеп, кулындагы агач чөйгә ишарәләп. Иске мәчетнең диварына тишекләр уелып, чөйләр белән каплаган булганнар. “Бабаларыбыз уйлап тапкан ысул. Җилләтер, кышын мич якканда, ис тышка суырылсын өчен чөйләрне алып торганнар, аннары кире куйганнар», — ди Зыятдин хәзрәт. Имамнарның дин белән беррәттән тарих сагында да торулары сок­ландыра мине. Үзебезнең төньяк районнар мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов та шундыйлардан.
Ә Зыятдин хәзрәтнең тагын бер горурлыгы – мәчеттәге китапханә. Дини генә түгел, киштәләрдә дөньяви-матур әдәбият та. Китап­ларга мәхәббәте дә балачактан.

Кукмараның 4 нче мәктәбендә китапханәче дә була ул. “Авылыбыз халкы китапка гашыйк, кайбер басмалар кулдан-кулга йөреп, тәмам таушалып, каралып бетә”, – ди. Авыл китапханәсе дә бар, моңа өстәп, мәктәпнеке, Зыятдин хәзрәтнең өендә шәхси китапханә, мәчетнеке бер-берсен тулыландыралар. Китапларны Бөтендөнья татар конгрессы җибәрә, авылдашлары, «Ирек мәйданы» газетасы редакторы Раиф Усманов та алып кайта. Мәчеттә тирә-як татар авыллары турында чыккан барлык китаплар бар. Узган ел ахырында аларга яңасы өстәлгән, инде Иске Пенәгәрнең үзе турында. Аның тарихын Зыятдин Нәҗметдиновтан да күп белүче юктыр. Үзенең дә шәхси архивы саллы. Мәктәп елларыннан фотога төшерү белән мавыга, авылның 35 еллык тарихы, кешеләре, яшәеше сурәтләрдә калган. Тагын гомере буе көндәлекләр алып бара. Тугыз китап чыгарган, аларда да авыл елъязмасы. “Пенәгәр авылы элекке язма чыганакларда «Пинигерь при ключе Пиар» дип теркәлгән. XVII-XVIII гасырдагы халык санын алу документларында Пенәгәр бары тик «Пиар» дип кенә язылган. Пенәгәр мет­рикасында «Азнаур» да телгә алына. Авыл урынында элек марилар яшәгән. Алар табигать хәзинәләреннән файдаланып гомер кичергән, ауга йөргән, балык тоткан. Җир эшкәртеп, иген игүче татарлар килеп урнашкач, марилар күчеп китә. Авыл атамасы мари сүзе”, – дип сөйли Зыятдин хәзрәт.

Авыл тарихын имамнар язып калдырган

Әлбәттә, бу туры мәгънәдә түгел. Авылда метрика китапларының бер өлеше сакланган – шулар үткәннәрен барлауда бәяләп бетермәслек чыганак. Гарәп хәрефләре белән язылган. Зыятдин хәзрәт аларны үзе укып, өйрәнеп тәрҗемә итә. Метрика, чыннан да, авыл тарихы ул. Аларда дөньяга килгән сабыйларның туган көне, исеме, әтисенең исеме һәм аның социаль хәле күрсәтелгән. Хәтта баланың бабасы һәм бабасының әтисе дә язылган. Әнисе һәм әнисенең әтисе турында да белешмә бар. Аларны укып, авылда нинди һөнәр ияләре яшәгәнен белеп була. Никахлар теркәлгән, хәтта мәһәр һәм калым турында да мәгъ­лүмат бар. Авыр елларда кешеләрнең нинди зәхмәт-чирләрдән үлүләре дә язылган. Шул метрикалар ярдәмендә нәсел җепләрен барлап, шәҗәрәләр төзелгән. “Китап бер минем генә хезмәтем түгел”, – ди Зыятдин хәзрәт.

Өлкән буын хатирәләрен яздырып алалар. Киров өлкәсендә чыгучы «Дус­лык», «Вятско-Полянская правда» газетала­ры архивыннан иске Пенәгәр турындагы язмаларны да туплыйлар. Ә иң мөһиме – булышучылар арасына туган телебезне бе­лүче яшьләр бар. Абыйлы-энеле Алмаз һәм Ильяс Заһидуллиннар бу эштә Зыятдин хәзрәтнең уң кулына әвереләләр. Газета битләреннән язмаларны алар электрон вариантка күчерә, үзләре дә сизми тарихка кереп китәләр – нәселләренең ун буынын ачыклыйлар. «Пенәгәрдә мең дә бер кичә»нең дәвамы да булачак. Алга таба тагын ике томы әзерләнүдә. Зыятдин Нәҗметдинов өлеш керткән барлык кешегә олы рәхмәтен җиткерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*