tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Саратов өлкәсенә килде
Данис Шакиров эш сәфәре белән Саратов өлкәсенә килде

Данис Шакиров эш сәфәре белән Саратов өлкәсенә килде

10-12 нче февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Саратов өлкәсендә очрашулар уздыра. Визит барышында Идел буе федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы катнашында утырыш узачак. Анда 2022 нче елга эш планы билгеләнә.

Данис Шакиров биредәге татар балалар бакчасы һәм татар гимназиясе эшчәнлеге белән дә танышырга планлаштыра. Шулай ук ТАССР Халык Комисариаты Советының  беренче  рәисе Сәхибгәрәй Сәед-Галиев каберенә чәчәкләр салачак. Ул Саратов шәһәрендә Воскресенское зиратында җирләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*