tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар белән татар сөйләшүенә матбугат ярдәм итәме?
Татар белән татар сөйләшүенә матбугат ярдәм итәме?

Татар белән татар сөйләшүенә матбугат ярдәм итәме?

Заманалар тыныч түгел. Илләр арасындагы мөнәсәбәтләр, матди тормыш катлаулана. Әмма мондый чакта да милли мәсьәләләр,  туган телләр  онытылмый. Киресенчә түгелме әле?  Чөнки туган тел, милләт – туй көнендә киеп чыга торган матур күлмәк җиңнәре генә түгел. Алар халык тормышының  чагылышы. Кайчак тел, милләт мәсьәләсендә уртак фикер табылмыйча, аяусыз сугышлар башланып китә. Шулай булгач, бу мөһим мәсьәләләрне хәл итү, тел- милләтне саклау темалары матбугат битләрендә чагылырга тиеш.

Татар матбугаты үзе  милләтне яшәтә торган әсбап, туган телне саклап үстерә торган мохит булып хезмәт итә. Җәмәгатьчелек өчен мөһим темаларны күтәреп чыкмаган очракта, милләтнең хәле  мөшкелләнергә мөмкин. Шуңа күрә “Юаннар көзгесе” сәхифәсендә татар газеталарның атналык калын (“юан”)  саннарында милли тормышны һәм мөһим проблемаларны яктырткан язмаларга күзәтү ясыйбыз.

Әйе, милли матбугат татар телен куллану өчен кирәкле “һава” бирүче мохит вазыйфасын үти. Бу бик яхшы. Ләкин мәгълүмат мохитен кызыклы, актуаль эчтәлек белән тулыландыру бик кыен. Һава урынына кислородсыз бушлык хасил булу куркынычы бар. Милли мәгълүмат мохитенең “контент зәгыйфьлеге” чире бар диләр. Булган кадәре байлык, мәгънәле саннар да шул ук матбугатта.

Татар теле Интернет киңлеген яулый

Мондый катлаулы күренеш соңгы вакытта күзгә ташланды. Әйтик, татар интернетының аксавын, аудитория тарлыгын гел искә алып торабыз. Тәнкыйтьләргә сәбәп тә бар кебек. Ләкин татар мәгълүмат мохитенең уңышка ирешкән очраклар да бар икән!

Менә сенсацион хәбәр: intertat.tatar интернет газетасы, иң еш телгә алына торган сайт буларак, «Медиалогия» рейтингына кергән! «Медиалогия» беренче кварталда Татарстандагы иң абруйлы – Татарстандагы һәм Россиядәге башка мәгълүмат чаралары телгә ала торган сайтлар исемлеген төзегән. Анда беренче тапкыр татар телле сайт – «Интертат» керде.

«Медиалогия» бу рейтингны квартал саен төзи. Ул «цитаталау индексы» – «индекс цитируемости» нигезендә төзелә, ягъни бу рейтинга башка мәгълүмат чаралары сылтама ясый дигән сүз. «Медиалогия» рейтингы сайтның авторитетлы чыганак икәнен күрсәтә.

Беренче егермелеккә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә караган 5 ресурс кергән. Алар – «Татар-информ», «Челнинские известия», «Казанские ведомости», «НТР – Нижнекамск» һәм «Интертат» кергән. Россия халыклары арасында рус теленнән башка телдәге нинди басмаларның андый ирешкәне бар? “Афәрин!” дияргә кала.

Бу хакта тулырак мәгълүматны түбәндәге адреста табарга мөмкин: tatar-inform.tatar

Татар телен һәм башка телләрне бергәләшеп саклау турында

Дөресен әйтергә кирәк: “Ватаным Татарстан” газетасы республиканың иң баш рәсми газетасы. Гадәттә ул милли тема белән артык мавыкмый, милли вазыятьне чамадан тыш кыздырмый. Шулай дип әйтергә була. Ләкин сүзен әйткән чакта җитди итеп, югары даирәләргә тикшерерлек итеп әйтә.

Июнь башында чыккан мәкаләдә татар теленең кулланышы турында зур сөйләшүнең ничек итүе тасвирлана. Бу язма «Бездән нинди ярдәм кирәк?  Балтачта туган телләрне саклау һәм үстерү турында сөйләштеләр” дип атала (укыр өчен сылтама: vatantat.ru).

Балтачта Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең зона семинары үткән.

Бу комиссия хәзер Татарстанда яшәүче башка милләтләрнең телләрен саклау өчен дә тырышырга тиеш. Балтач – күпмилләтле район. Төп халкы татарлар булса да, биредә удмуртлар, марилар да күп, башка милләт вәкилләре дә бар. Алар барысы да диярлек татарча аңлый, күбесе татарча сөйләшә. Районда туган телләрне өйрәтү, башка халыкларның да телен, динен, йолаларын саклау юнәлешендә башкаларга үрнәк булырдай эшләр, башлангычлар шактый.

Мондый четрекле мәсьәләгә дәүләт хезмәткәрләренең карашын, җаваплылыган күрсәтү гади мәсьәлә түгел. “Ватаным Татарстан” газетасында элегрәк чыккан мәкалә болай дип атала: «Район башлыгының туган телгә мөнәсәбәте нинди, аның районында да шундый мохит булачак» (сылтама – vatantat.ru).

Димәк район, шәһәр башлыклары да бу эшкә җәлеп ителә. Әлбәттә, чәчү, урак, төзелеш, дәүләт идарәсе кебек эшләр алдарак йөрер, шулай да намусы булган түрәләр туган телләрне читкә тибә алмас мөгаен!

Шәһәр газетасы шәжәрәләр белән кызыксына

“Шәһри Казан” газетасының бу язмасы хикмәтле баш астында чыккан:  “Беренче шәҗәрәдәге 550 кешегә тагын 200е өстәлгән, яки Татарстанның үрнәк нәселләре”.

Әлбәттә бу шәжәрәләрнең Саба яки Кайбыч районнарында төзелүе Казандагы газета укучыларны гаҗәпләндермәс. Чөнки Татарстан башкаласында торучыларның күбесе гаилә тамырларын авыл районнарында таба. Бөтен республика бер нәсел булып күренергә дә мөмкин әле! Җиде буын нәселен белүчеләр милләтен дә онытмаячак. Моңа әлеге мәкаләнең сылтамасын ачып үзегез дә инана аласыз –  shahrikazan.ru

“Мәдәни җомга” милләтнең йөзен чагылдыра

“Мәдәни җомга” атналык газетасы милли темаларны тирәнтен анализлап, иң гыйлемле экспертларны җәлеп итеп эшләүче саллы газета. Июнь аеның иң еренче санында бу басамада  билгеле галип һәм педагог   Тәлгать Галиуллинның “Иртәгә соң булыр!” дигән мәкаләсен чыгарган Заманында институт ректоры булган, кафедра мөдире булып эшләгән  тәҗрибәле әдип, прозаик һәм тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин өздереп әйтә, белеп дәлилли:.

“Рус теленнән башка телләрне мәктәп программаларыннан алып ташлаткач, чыгу юлын эзләп, кайбер «акыллы башлар» тел язмышын әби-бабайларга «сылап» калдыру юлын тәкъдим итте (янәсе, оныкларын алар өйрәтергә тиеш, телнең башы гаиләдә, имеш).

Т.Галиуллин бик мөһим эшләрне тирәнтен белеп бәхәскә керә:

  • Туган телебезне саклау өчен бөтен көчен биреп, гомерен мәгъ­рифәткә, милли мәнфәгатьләргә багышлаган академик Рүзәл Юсуповның «Педагогика университеты кирәк» (М.Җ.№10, 2022) исемле мәкаләсеннән соң аның фикерләрен хуплап һәм хисләремне туплап өлгергәнче, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның шулай ук укытучылар, аеруча татар теле, әдәбияты, тарихы буенча белгечләр әзерләү ихтыяҗын калкытып куйган «Укытучы – кеше җанының баш инженеры» (М.Җ. №16, 2022) дигән тирән эчтәлекле язмасы басылып чыкты. Бәхәс киң масштаблы аренада күпләрне уятты, телебез һәм халкыбызның киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итте.

Авторларның икесе дә укытучы һөнәренең җәмгыять, милләт яшәеше өчен ничаклы мөһим һәм көн үзәгендә торган мәсьәлә икәнен аңлый. Галим Р.Юсуповның Мәскәү белән Петербургтан кала өченче буларак ачылган факультетлар, белгечлекләр, талиб-талибәләр саны буенча элгәреләреннән калышмаган педагогика институтының (соңрак университетның) 20 елга якын ректор вазифаларын башкаруы – проблеманы йөрәге аша уздыр­ган зат булуына дәлил. 140 елга якын Идел-Урал, хәтта Себер киңлекләре өчен укытучылар әзерләгән КГПИ бер мизгелдә юкка чыгарылды.

«Безнең Казан педагогика институты татар теле укытучылары әзерләү буенча бөтен Идел буе өчен иң мөһим һәм хәлиткеч уку йорты булды», – дип яза шунда югары белем алган Айдар Гарипов «Без дә студент идек» (М.Җ.№13, 2022) исемле мәкаләсендә. «Безнең белән бергә Пензадан, Нижгар, Төмән, Чуашстан, Самара өлкәсеннән, Башкортстаннан газиз Ана телебезгә гашыйк укучылар җыелган иде».

А.Гарипов үзенең мәкаләсен «ел саен йөзәрләгән егет һәм кызларны бәхетле итеп, зур тормышка, газиз телебез хакына көрәшкә чыгаручы институт кайда? Һәм олы бер милләтнең яшәү умырткасы, белем казаны,мактанычы булган Ана телебезне укытуны ник туктаттылар?» – дигән борчулы сорау­лар белән тәмамлый. Бусы инде галимнәр «боламыгы» түгел, ә халык фикере. Ләкин өлкән профессор һәм язучы “халык” сүзе  артына яшеренми, аргументларын чыгарып сала.

«Укытучы – кеше җанының баш инженеры» мәкаләсе авторы Ренат Харис та бөтен булмышы, тирән тамырлары белән укытучылар нәселеннән. Әти-әнисе – мәктәп директорлары булып эшләгән шәхесләр. Аларның варисы Ренат та укытучы һөнәрен сайлап, Казан педагогика университетын тәмамлый һәм журналист эшенә күчеп, өч чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, анда рәис урынбасары булып сайланганчы, хезмәт юлын Арча педагогика көллияте укытучысы сыйфатында башлый.

Мин 16 ел Алабуга пединституты ректоры, татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетының беренче деканы, фәнни дәрәҗәләр алу шурасы рәисе вазифасын 25 ел үтәгән үземне дә, халкыбызның телен, рухи тамырларын саклау таләбе белән «кузгалган» авторларга кушылырга лаеклы дип саныйм.

Милләтебезнең киләчәге белән бәйле сорауларны калкытып куйган чыгышлар туган телебезнең сагында торып, шул мәнфәгатьләргә хезмәт иткән укытучылар әзерләү мәсьәләсен калкыту белән сөендерсә, чыгу юлының томанлы, билгесез булуыннан гаҗизлекләре белән барыбызны да пошаманга сала.

Бердән, татар мәктәпләрендә милли компонентның елдан-ел кысыла килүе, татар теленә бирелгән сәгатьләрнең кимүе, шуның өстенә бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) үтү кыенлыклары укучыларга да, мөгаллимнәргә дә ничаклы баш авыртуы өстәве сер түгел.

Икенчедән, Казан (Идел буе) федераль университеты дигән ялтыравык исемгә, матур вәгъдәләргә алданып, милли мәгарифебезгә, аерым алганда, татар теле, әдәбияты һәм тарихы укытучыларын әзерләүгә төзәлмәслек зарар китерде.”

Ахырда шунды сорау башка килә: ә безнең белгечләр, җитәкчеләр менә шул дәрәҗәдә бәхәс алып бара аламы, сәяси  һәм рухи ихтыярлары бармы аларның?

Җавап гади булмас, Т.Галиуллин мәкаләсен укыр өчен шушы сылтаманы ачып карагыз: http://madanizhomga.ru/news/an-avazyi/tlgat-galiullin-irtg-so-bulyr

“Инкыйраз килмәсен дисәк”

“Безнең гәзит” бастырган мәкалә шундый туп-туры башисем астында чыккан. (Сылтама: beznen.ru)

“Русия законнары динне дә, милләтләрне туган телләрендә укытуны да тыймый. Бүген без капитализмда яшибез икән, узган гасыр байлары кебек, бүгенге байлар да милләт өчен балалар бакчалары, шәхси мәктәпләр ачсыннар иде. Бүгенге көндә илебездә балаларга мәктәпләр җитешми. Ул мәктәпләрдә үз халкын сөйгән, ватанын яраткан, барлык милләтләрне хөрмәт иткән, иманлы һәм укымышлы балалар тәрбияли алсак иде, чөнки милләтнең киләчәге безнең балаларыбызда. Ә бүгенге яшьләребез Европа илләренең тормышына кызыгып, укырга да, яшәргә дә читкә китәргә тырышалар.

Байларыбыз да аңласыннар иде, чит илдә укытып кына баладан чын татар кешесе тәрбияләп булмый, алар хәтта ватанына да кайтмаячак. Анда яшәп калып, чит халыкка хезмәт итәчәкләр. Шуңа күрә үзебезнең мәгариф системасын камилләштереп, балаларыбызга үз туган телебездә ныклы дөньяви һәм дини белем бирергә кирәк. Кичекмәстән уку-укыту системасында милли балалар бакчасы – мәктәп яки гимназия – югары уку йорты яки милли университет белән төгәлләнгән укыту баскычы булдыру зарур.

Ә инде милли университет булдыру бүгенге көндә безнең иң олы бурычыбыз булып кала. Милләтебезнең бүгенге хәленә һәм киләчәгенә битараф булмаган чын милләтпәрвәр кешеләр бергәләп киңәшеп, әгәр хакимият тә халык мәнфәгатьләренә йөзе белән борылса, инкыйраздан котылып калырбыз, дип ышанырга өметебез бар.”

Хат авторы -Түбән Кама районы Аксакаллар шурасы әгъзасы Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ

“Безнең гәзитнең”нең тагын бер язмасы шулай ук туп-туры йөрәккә бәрә торган  темага багышланган. Ул болай аталган – “Татар белән татар чит телдә аралаша”

Әлеге фаҗига турында шушы сылтамадан  укып белерсез: beznen.ru

Хөр фикернең кадерен беләләр

“Советлар чорын сагынабыз. Аннан дефолтлар кичеп аякка басуыбызны. Безгә, журналистларга да әйтәсе сүзебезне кемгәдер ярарга тырышып җиткерү таләбе кискен куелмаган булган икән. Бүген бар да хисапта, бүген бар да контрольдә…” Безнең гәзитнең мөхәррире Илфат Фәйзрахманов үзенең баш мәкаләсендә  шулай дип яза.

“Менә әле Русия хакимияте якын көннәрдә YouTube-ны томаларга мөмкин, дигән хәбәрне күреп алдым. Дөрес, РИА Новости Росскомнадзорга сылтама белән, бу хәбәрнең нигезсез булуын белдерә: YouTube-ка чикләүләр юк, аның трафигы акрынайтылмаган, диелә әлеге хәбәрдә.” Бүген ни генә әйтсәң дә, сүзең армияне, Русиянең дәрәҗәсен мыскыл итү итеп шәрехләнергә, суд хөкеменә, зур штрафларга тартылырга, хәтта төрмә җәзасы бирелергә мөмкин…

Ләкин «Безнең гәҗит» менә шушындый шартларда да бәйсез басма булып калырга тырышачак: инде игълан иткәнемчә, эчке цензура урнаштырылса да, закон кысаларында бәйсез, тарафсыз мәгълүмат җиткерү эшен дәвам итәчәк. Илфат Фәйзрахмановның фикеренчә, барыбызга да бер төрле уйлау, фикер йөртү таләбе куелган бу чорда «Безнең гәҗит»нең булуы аеруча мөһим.

Ахырда шуны әйтәсе килә. Илфат дустыбыз сүз иреге турында шундыйьаяныч сүзләр әйтсә дә, фикере булган кеше әйтә, хәтта гомуми агымга каршы бара. Әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова   милли тормыш, мәдәният турында бик кыю, концептуаль карашларын төрле мәгълүмат чараларына чатнатып әйтә. Ул  еш кына өр-яңа темалар, концептуаль фикерләр күтәреп чыга. Аяз Гыйләҗев иҗаты белән ныклап шөгыльләнде. Нәкый Исәнбәтне каралтып күрсәткән романга каршы чыгып,ул бу әдипнең гомер юлына, иҗатына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтте. Хәзер Нәкый Исәнбәтнең өр-яңа образы туды, аның архивлары өйрәнелә. “Ватаным Татарстан” газетасында бу көннәрдә Миләүшә Хабетдинова биргән аңлатмалар сенсация кебек кабул ителә. Димәк фикере-сүзе булган кешеләр аны әйтергә, аңлатырга җаен таба!

Римзил Вәлиев,
журналист һәм җәмәгать эшлеклесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*