tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда «Сабантуй гүзәле – 2022» финалы узачак
Чаллыда «Сабантуй гүзәле – 2022» финалы узачак

Чаллыда «Сабантуй гүзәле – 2022» финалы узачак

16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда конкурсның финалы узачак. Бу бәйге шәһәрдә 1993 елдан алып – 28 ел үткәрелә.  Быел конкурс финалында 12 кыз очрашачак. Катнашучылар арасында урта һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәчәкләр һәм татар милли киемнәрендә мода күрсәтәчәкләр.

18 июньдә, Сабантуйны бәйрәм иткән көнне, җиңүче, финалга чыгучылар белән бергә, төп сәхнәдә Сабантуйның абсолют батырын котлаячак.

Финалның чакырылган кунагы – Чаллыда туып-үскән җырчы Илгиз Шәйхразиев.

Сүз уңаеннан, “Шәһри Чаллы” газетасы сайтында Сабан туе гүзәлләре өчен тавыш бирү бара. Бүгенге көндә 2394 тавыш белән Эльвина Шәйхетдинова беренче урында бара. Икенче урында – 2193 тавыш белән Гүзәл Зыятдинова. Өченче урында – 1679 тавыш белән Әлинә Сәйфетдинова.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*