tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумы эшли башлады
Казанда «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумы эшли башлады

Казанда «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумы эшли башлады

Быел «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумының 11 секциясендә 32 педагог катнаша.

Форум 6 июньдә ачылды һәм ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Форумда актерлык осталыгы буенча семинар-тренинглар, режиссерлык курсы буенча семинар-практикум, менеджмент, PR-технологияләр, сценография буенча һәм башка семинарлар каралган.

Программада чакырылган педагоглар белән бергә Камал театры режиссеры Айдар Җаббаровның «Режиссерның чәчмә әсәрләр белән эшләве», Нияз Игъламовның «Фәрит Бикчәнтәев эволюциясе – өч дистә ел» семинарлары каралган.

Иң популяр секция – «Менеджмент һәм PR-технологияләр», дип хәбәр итә оештыручылар.

Форумда 258 кеше белем ала. Шуларның 67се – онлайн катнаша. Быелгы форумның үзенчәлеге – аның түләүле булуында.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*