tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альберт Борһанов: Татар галимнәре арасында дуслык җитми
Альберт Борһанов: Татар галимнәре арасында дуслык җитми

Альберт Борһанов: Татар галимнәре арасында дуслык җитми

Тарихчы-археолог, Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов фикеренчә, фәндә татар галимнәренә бердәм булу җитми.

«Чит төбәкләргә барганда безгә: «Татарлар – иң матур халык», – дип әйтәләр. Кызлары – чибәр, егетләре – батыр. Без – фән, дин, китап милләте. Ләкин фәндә дә галимнәр арасында төрлеләнү бар, безгә дуслык җитми», – диде галим «Татар-информ»да «Татар галимнәре» китабын тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында.

Альберт Борһанов әйтүенчә, революциягә кадәр татарлар иң укымышлы халык булып саналган. «Татар халкы ислам динен кабул иткәч, ул үзгәрә. Ислам безне мәгариф системасына кертә. Без төрки, иран, гарәп цивилизациясенең бер зур бүлеге булып калабыз. Ләкин Советлар чорында бер яктан, безнең милләт күтәрелгән, икенче яктан, гарәп графикасында булган зур мирасыбызны югалтканбыз», – диде ул.

Шәхесләрне күтәрергә тиешбез. Тукай, Барудиларны беләбез, ләкин әле киң катлам җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган шәхесләребез бар. Аларны табып, тормышын, иҗатын өйрәнеп, мирасын искә алып, мемориаль такталар, һәйкәлләр куярга кирәк», – диде тарихчы-археолог.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*