tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар булып яшибез
Татар булып яшибез

Татар булып яшибез

«Без татар эшмәкәрләреннән үрнәк алабыз. Барысы да эшләрен үз көчләре белән алып бара. Татарлыкны да сакларга тырышасыз, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга җиткерәсез», – Республика Рәисе бу сүзләрне XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җые­нында ихластан әйтте. Россиянең 47 төбәгеннән, 5 чит илдән килгән фермерлар, оешма вәкилләре, хуҗалык рәисләре, район җитәкчеләре үзләре дә шундый нәтиҗәгә килгәннәрдер, мөгаен.

600 дән артык делегатның Чуашстанда булдыклы татарларыбыз яши торган Тукай, Урмай һәм Шыгырдан авылларына барып, тезелеп киткән ике-өч катлы йортларын күрүе, аларның чын татарча итеп гомер итүләрен аңлавы да шушы фикерне ныгыта. Бу якларда гореф-гадәтләребез дә, ныграк сакланган. Җыенга килүчеләргә Камал театрында Мәхмүт Галәү әсәре буенча куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен карау да, Татарстан башкаласында театр сәнгатебез белән танышу мөмкинлеге тудырылды.

Милләттәшләребезнең булдыклылыгын Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының секция һәм пленар утырышы узган «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә оештырылган ярминкәдә дә күрергә мөмкин иде. Әйтик, Мордовия, Нижний Новгород яклары казылык белән данлыклы. Мордовиянең Аксюн авылыннан Наил Килдеев, Фаил Фәтхуллов ымсындырып торган тәмле колбасалар, ысланган ит алып килгән. «Предприятиебезне 2002 елда эшләтеп җибәргән идек. Хәзер көненә 600-700 килограмм әзер продукция җитештерәбез. 400 баш атыбыз, башка малларыбыз бар. 2000 гектар җиребездә терлекләргә җитәрлек азыкны да үзебез үстереп әзерлибез», – ди Наил Килдеев.

Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбәш авылыннан Гөлнара Зайруллинаның уңганлыгы хәйран итә. Ул, мәктәптә укытучы булуы өстенә, ире Марат белән бергә фермер хуҗалыгы ачып җибәргәннәр. Зур мәйданнарда бакча үстерәләр икән. Гөлнара ханым, җиләк-җимеш­ләре күп булгач, как ясауны җайга салган. Алманы пешереп, аңа яңа җыйган җиләк-җимешне блендер аша чыгарып куша һәм киптерә, аннары аларны матур итеп төргәкләп, тартмачыкларга салып, халыкка тәкъдим итә. «Бер алган кешеләр ошатып тагын сорап киләләр. Почта аша да җибәрәбез», – ди Гөлнара ханым.

Гаҗәеп күркәм милли музыка уен кораллары яныннан тыныч кына үтеп китү һич мөмкин түгел иде. Аларның монда төрлесен күрергә мөмкин. Курай, әллә ничә төрле думбра, җәя кубыз, кыл кубыз, танбур дисеңме… Болар – борынгы көйләребезне яңартып халыкка тәкъдим итү белән мәшгуль «Алпар» татар музыкаль төркеме уен кораллары. Россия күләмендә танылган төркемнең музыканты Алмаз Әсхәдуллин думбрада милли көйләребезне уйнап та күрсәтте. Ул ун ел тирәсе этномузыка белән шөгыльләнә. Музыка кораллары исә Коркачыкта яшәүче Җәлил Вилданов остаханәсендә ясала. Ул курайларның – шпоннан, думбраларның арткы өлеше карагачтан, кайбер өлешләре өрәңгедән, эрбеттән, чыршыдан эшләнүе турында бик мавыгып сөйли. Агачларны кисеп, уеп бизәкләүче рәссам Җәлил ага музыка уен кораллары да, сандыклар да, люстралар, сәгатьләр дә, шкатулкалар да ясый.

Күргәзмәгә йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне яңартуда иң актив эш алып бара торган районнарның берсе – Мөслимнән аеруча зур делегация килгән. Мәдәният, музей хезмәткәрләре, фольклор ансамбль коллективы бергәләп үз районнарының мәдәниятен тәкъдим итәләр. Күргәзмәгә килеп кергәндә үк, гаҗәеп матур мендәрләргә күзем төшкән иде. Аларның күбесе – Мөслимдә үткән Бөтенроссия каз өмәсе конкурсында җиңгән һәм районның «Туган як» музеенда чигелгән үрнәкләр. Арада колакча чигү ысулы белән бизәкләнгән мендәрләр дә бар. Аларны рәссам, татарларның борынгы бизәкләү ысулын яңарткан Әлфия Нурхәммәтова чиккән. Республика рәисен җырлап-биеп каршылаучылар да мөслимнәр булды. «Туган як» музеенда төрле түгәрәкләр эшли, тамбур чигүен яңарттык. Быел мендәр тышларын каз төшереп чигеп бизәкләдек, сөлгеләр чигү белән шөгыльләндек. Кул эшләренә балаларны да җәлеп итәбез. Бакчага йөри торган балалар да шәҗәрәләрен, тарихыбызны өйрәнә, милли мәдәниятебезне күреп үсәләр», – ди музей директоры Назилә Бәдретдинова.

Шунда ук диварга эленгән картиналарга игътибар итәбез. Болар күптән түгел генә рәссамнарыбызның Мөслимдә үткән плэнерында иҗат иткән картиналары.

Мәдәният, музей хезмәткәрләре, фольк­лор ансамбльгә йөрүчеләребез, «Казан халык сәнгать кәсепләре» техникумы укучылар һәм укытучыларының милли үрнәкләр белән бизәкләп чиккән күлмәкләре, жилетлары, итәкләре, алъяпкычлары, билбаулары, түбәтәйләре, читекләре теләсә кем кызыгырлык. Өлкән мастер Роза Әлмяшева аларны бик яратып күрсәтә.

Пленар утырыш барышында Россия төбәкләрендә яшәүче татарларыбызның булдыклылыгы, шул ук вакытта аларның милләт гамен дә уйлап эшләүләре сокландырды. Пермь крае Барда районы эшмәкәре Физия Акбашева 20 ел элек әнисе җитәкчелегендә икмәк һәм чәкчәк пешерү цехын ачып җибәргән. Хәзер бу эштә аның ике кызы һәм кияүләре катнаша. Хәзер 15 кешене эш белән тәэмин итәләр, җитештерә торган продукцияләре исә атнага бер тоннадан артып китә. Милли ризыкларыбызны борынгы рецептлар буенча әзерлиләр. Авызда эреп тора торган чәк-чәк өчен Барда ягында җитештерелгән сыйфатлы бал сатып алалар. Шулай ук җирле җиләк-җимешләрне кулланып ясалган тортлар, кызарып пешкән бәлешләрне халык бик ярата. Физия Акбашева ширкәте чәк-чәк җитештерү буенча Пермь краенда лидерлар рәтенә кергән. Алар 2009 елдан бирле Барда районының сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итә, ә 2011 елдан бирле продукцияләре Пермь крае һәм Свердловск өлкәләрендә сатыла. Шул ук вакытта Акбашевлар округның социаль әһәмиятле тормышында да актив катнаша. «Ел саен Сабантуйда, бәйрәмнәрдә Барда ягының мәдәни үзенчәлеген, гореф-гадәтләребезне күрсәтәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюдан читтә калмадык», – диде Физия Акбашева.

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй районы эшмәкәре Айрат Абдуллов кош-корт, мал үрчетә. Иттән исә манты, өчпочмак, пәрәмәч кебек милли ризыклар әзерлиләр. Айрат Абдуллов алар белән Россия күләмендә сәүдәгә чыгарга тели. «Татарстанга үз авылыбызга кайткан кебек кайтабыз. Гаиләбездә татар телендә сөйләшәбез, ләкин балалар русчаны да кушып сөйләшә башлады. Алар урамда җыелып футбол уйныйлар да русча сөйләшә башлыйлар. Бу телевизор, мультфильмнарның йогынтысы дип уйлыйм», – диде ул.

Чуашстаннан «Слава Картофель» агрофирмасы җитәкчесе Рамил Идиатуллин балаларын телефоннан аеруның үзенчәлек­ле һәм отышлы юлын тапкан, аларны бәрәңге бизнесына җәлеп иткән. «Белгәнебезчә, ана теленә мәхәббәт кечкенәдән башлана. Хәзер телефон тотып, башка телдә сөйләшеп йөрүче балалар безнең авылда да бар. Бу күренешкә каршы торырга тырышабыз. Шуңа күрә балаларыбызны бәрәңге бизнесына тартып керттек. Татарлыгыбыз белән горурланып яшибез. Газиз телебезне, гореф-гадәтләрне саклап калырга кирәк», – диде ул.

Р.Идиатуллин, университетны тәмамлап, авылга кайтканнан соң, эшен әкренлек белән башлап җибәргән. Беренче елларда бәрәңгене кул белән чүпләгәннәр. Хәзерге көндә 5 мең гектар җир эшкәртәләр, бәрәңге үстерү буенча федераль программада катнаша башлаганнар, алты ел элек лаборатория ачканнар һәм теплица комплексын булдырганнар.

Россиядә татар халкы гомер кичермәгән бер төбәк тә юк. Ставрополь краенда да тугыз меңгә якын татар яши. Алар 200 ел элек Казан һәм Нократ губернасыннан күченеп килгән, эре мал, сарык асрап, игенчелек белән көн күргәннәр. Милләттәшләребез әле дә шуның белән шөгыльләнә. Татарлар кайда яшәсә дә, Татарстанга, үз мәдәниятенә тартыла. Крайда татар мәдәнияте үзәге 2006 елда эшен башлаган. Барханчак авылы мәктәбенә Муса Җәлил исемен бирү буенча эш бара, аның бюстын да куюны планлаштыралар.

Башкортстанның Туймазы районы татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе татар кызы Индира Латыйпова былтыр икенче тапкыр үткәрелгән «Каз өмәсе» фестиваленең Бөтендөнья татар конгрессы башлап җибәргән уңышлы проектларының берсе икәнлеген әйтте. «Фестиваль күләмле чарага әйләнде. Ул милли гореф-гадәтләрне саклау һәм яңа буынны тәрбияләү өчен дә әһәмиятле. Шул ук вакытта ул татар авылларын саклау һәм үстерү ягыннан да отышлы», – диде.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев булдыклы милләттәшләребез белән һәр очрашуның зур горурлык, җаваплы булуын билгеләп үтте.

Сөембикә КАШАПОВА

Чыганак: madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*