tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Кариев исемендәге театрда нәни тамашачылар өчен кызыклы спектакль куелды
Г.Кариев исемендәге театрда нәни тамашачылар өчен кызыклы спектакль куелды

Г.Кариев исемендәге театрда нәни тамашачылар өчен кызыклы спектакль куелды

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында нәни тамашачылар өчен гаҗәеп җылы, мавыктыргыч, кызыклы спектакль куелды. Аның исеме үк үзенә тартып тора. Яңа тамашага «Әлифба» дип исем кушканнар.

Тамашада төп геройлар хәрефләр, без аларны торган саен сирәгрәк кулланганга үпкәләп, «Әлифба» китабыннан качып киткән. Нәни тамашачылар шуларны эзләү һәм китапка кайтару юлында үзләре өчен әллә никадәр белем, кызыклы мәгълүмат ала, татар хәрефләренә башланган сүзләр эзли, милли ризыкларыбызны, татар бәйрәмнәрен исләренә төшерә, Казаныбызның истәлекле биналары белән таныша, матур риваятьләрне, җырларыбызны тыңлый.

Спектакльнең идеясе «Тамга» драматургия лабораторияләренең берсендә туа. Аны артистлар белән режиссер Лилия Әхмәтҗанова куя. Бу – Лилиянең татар театрында беренче иҗат эше. Дөрес, моңа кадәр ул К.Тинчурин театрында драматургия лабораториясендә язучы Зиннур Хөсниярның пьесасы нигезендә эскиз эшләгән була. Ә гомумән, Лилия – бик кызыклы шәхес. Казан федераль университетын программалаучы-математик белгечлеге буенча тәмамласа да, аны сәнгать үзенә җәлеп итә. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңү яулагач, кызны Мәскәүгә ГИТИСка укырга җибәрәләр һәм моннан биш ел элек Л.Әхмәтҗанова М.Борисовның остаханәсен тәмамлап кайта. Биш ел эчендә Казан нәниләрен кызыклы спектакльләре белән шатландырып та өлгерә. Рус яшь тамашачылар театрында иҗат итүче режиссер буларак халык теленә керә. Аның спектакльләре арасында «Удивительный чердак» аерым урын били. Анда Лилия, чормадагы ватык-җимерек уенчыкларны җанландырып, балаларда әйберләргә сакчыл караш тәрбияләргә теләгән. Л.Әхмәтҗанова университетыбызда театраль юнәлеш җитәкләп, үз театрын да оештырган иде. «Созвездие-Йолдызлык» белән дә хезмәттәшлеген дәвам итә. Шәһәр һәм республикабыз буенча төрле театраль проектларда катнаша.

«Әлифба» спектакленнән дә Лилиянең иҗатына хас җылылык бөркелә. Биредә режиссерның Казаныбызны яратуы, милли гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүе сизелә, балаларның яшь үзенчәлекләрен аңлавы да күренә.

«Әлифба» спектаклен балалар бакчаларында күрсәтү өчен махсус җыйнак итеп куйганнар. Анда алмашып өч пар артист – Фернат Насыйбуллин һәм Энҗе Яруллина, Ләйсән Большова һәм Илназ Хәбибуллин, Алсинә Закирова һәм Муса Камалов уйнаячак. Туган телнең киләчәген кайгыртып иҗат ителгән «Әлифба» Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм фонды белән берлектә куелган.

Спекталь образларга бай. Нәни тамашачы 39 хәрефне дә исендә калдырмас, әлбәттә. Әмма «Җ» дигәндә сусыл җиләкләр, «Ү» дигәч, дәү әнинең йомшак үрдәк бәбкәләре, «Ә»не искә алганда, авыз суларын китергән кайнар бәлеш, «Һ» га җиткәч, Зөһрә кыз турында матур риваять, тагын Сабан туе батырлары, озын бармаклы шаян Шүрәле, аҗдаһа күз алдына килә икән, спектакль максатына ирешкән дигән сүз.

Бүген телефон белән җенләнгән балаларның игътибарын җәлеп итү җиңел түгел. Телефон бер яктан берсеннән-берсе кызыклы тема, сюжетлар белән кызыктырса, бер үк вакытта нәни экранда тиз алмашынган рәсемнәр балаларның игътибарын таркауландыра. Шуннан соң спекталь белән кызыктырып кара! «Әлифба» исә нәкъ замана балалары өчен уен формасында уйланылган.

«Әлифба»ны беренчеләрдән булып балалар бакчалары җитәкчеләре карады. Шәһәребезнең мәдәният идарәсе реестрында Кариев театры бердәнбер татар театры булса да, кайбер җитәкчеләр труппаның репертуарын белеп тә бетерми икән. Югыйсә бу театрда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм иткән тамаша да, экология темасын күтәргән спектакль дә бар. Артистларны чакыр гына – хәзер җыенып килеп җитәчәкләр. Шул ук вакытта Кариев театры белән күп еллар хезмәттәшлек итеп, сабыйларны юл йөрергә дә, табигатькә сакчыл карарга да татар телле артистларыбыз ярдәмендә өйрәткән балалар бакчаларының да булуы сөендерде. «Әлифба» спектакле балалар бакчалары һәм Кариев театры арасындагы хезмәттәшлекне ныгытып, телебезне үстерергә саллы өлеш кертер дип ышанасы килә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА

Чыганак: madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*