Татарстан китап нәшриятында «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр» китабы чыкты.
Нәшрият социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, яңа басма татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр, алар белән бәйле кануннар, тыюлар һәм чикләүләр турында. Биредә нәсел, ата-баба йорты, кешеләрнең туганнары белән аралашуы турында сөйләнә.
Китап татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән.