tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллы татар дәүләт драма театры эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте
Яр Чаллы татар дәүләт драма театры эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте

Яр Чаллы татар дәүләт драма театры эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте

Театр хезмәткәрләре яңа шартларга кыска гына вакыт әчендә яраклашып, эшчәнлекләрен камилләштерү өстендә эшне уңышлы алып баралар. Бу хакта мэрияда узган пресс-конференция барышында Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сөйләде.
31нче сезон барышында 4 премьера куела, 2 спектакль янәдән сәхнәгә кайта, 2 зур фестиваль уза һәм гастрольләр белән кунакта Казанның Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Буа театрлары була.

Спектакльләр зур һәм кече сәхнәдә үтә, күргәзмәләр залында тамашачылар ел дәвамында экспонатлар белән таныша ала.

“Бинабызда үзенчәлекле, республикакүләм театрлары белән чагыштырмалы буларак, яшьләр өчен “коворкинг зона” бар. Монда яшьләр театр, шәһәргә кагылышлы гражданлык позициясен белдерәләр. Шуны да әйтеп китергә кирәк: театрга яшьләр (20 яшьтән 37 яшькә тикле) күбрәк йөри башлады. 2019 елны тамашачыларның 92%ы билетларны кассадан, 8%ы онлайн сатып алганнар. Хәзер исә, 43% тамашачы кассадан, 57% – онлайн рәвештә билет сатып ала”, – дип билгеләп үтте театрның маркетинг буенча директор урынбасары Рәсим Хафизов.

Хәзерге вакытта театр коллективы яңа сезонга әзерләнә. Чаллыларны һәм шәһәр кунакларын премьералар көтә. Яңа сезонны Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” классик татар әсәре белән ачып җибәрәчәкләр, театр өчен яңа алым буларак монда тере музыка оркестры кулланылачак. Шулай ук Т.Миңнуллинның “Без китәбез – сез каласыз” әсәре, А.Гыйләҗевның “Камыш бармак, көмеш тырнак” әсәре, А. Әхмәтгалиеваның “Капка” пьесасы тәкъдим ителәчәк.

Яшь чаллылар турында да онытмыйлар, декабрь аенда гаилә белән карау өчен татар халык әкиятләре буенча премьералар көтелә.
Билгеләп үтик, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры “Театр на прокачку” бөтенроссия проектында  җиңү яулады. Проект кысаларында, көз көне Чаллыга театр менеджменты һәм махсус театр һөнәрләре буенча белгечләр киләчәк.

“Эш, билгеле сәбәпләр аркасында, дистанцион рәвештә алып барыла. Хәзер сәхнә художник-технологы буенча укулар бара. Мәскәү дизайнерлары белән дә очрашу үтте һәм, сентябрь аеннан, яңа сезонга театр яңартылган сайт белән керәчәк”, – диде театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

Хәзерге вакытта Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының репертуарында 12 спекталь, барлыгы ел барышында 138 спекталь күрсәтелгән. Моннан тыш фестиваль кысаларында һәм гастрольләр белән кунакта булган башка шәһәрләрдән спектальләр тәкъдим ителгән.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*