tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар ислам академиясендә магистрларга дипломнар тапшырылды
Болгар ислам академиясендә магистрларга дипломнар тапшырылды

Болгар ислам академиясендә магистрларга дипломнар тапшырылды

7 июль көнне Болгар ислам академиясендә магистрларга дипломнар тапшырылды. Тантаналы чарада ТР мөфтиенең беренче урынбасары, БИАны гамәлгә куючылар Советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Ул диплом алучыларны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм котлады.

Быел БИА магистры димломына 24 кеше ия булды. Алар арасында «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Ясәвиев (Казан шәһәре), Казан ислам университетының өлкән укытучысы Илмир Хисамов, КИУның Коръән хафизларны әзерләү үзәге укытучысы Ибраһим Сабиров, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты белгече Илгиз Баһаветдинов, «Тәүбә» мәчете имамы Артур хәзрәт Абдиев (Яр Чаллы шәһәре) һ. б. бар. Алар магистрлык диссертацияләре өчен ислам хокукы, Коръән фәннәре, ислам тарихы, хәдис белеме, илебездәге дини мирас өлкәсенә караган көнүзәк темаларны сайлады.

Болгар ислам академиясендә магистрлык диссертацияләре 5 һәм 6 июльдә якланды. Аттестация комиссиясенә Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы, филология фәннәре докторы, доцент Айнур Тимерханов, академия укытучылары Мөхәммәт Айман Әл-Захрави һәм Сәиф Али Мөхәммәд Әл-Асри, ТР мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор Рәфикъ Мөхәммәтшин керде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*