XIX гасыр ахырында–XXгасыр башында матбагачылык (китап бастыру эше), китап сәүдәсе татар халкы һәм Казан тарихында зур урынны алып торган. Бу чорда шәһәр һәм губерния басмаханәләреннән тыш, шәхси басмаханәләр дә шактый күп санда барлыкка киләләр. Тарихчылар әйтүе буенча, Казанда XX гасыр башында 35ләп басмаханә исәпләнгән. Шәһәрдәге китап басу эшенең чишмә башы 1800 елдан (кайбер чыганакларда 1801) Беренче Казан гимназиясе каршында ачылган Азия басмаханәсеннән башлана, соңрак Казан губерна идарәсе типографиясе, Казан университеты типографиясе һ.б. ачыла.
Казанда татарлар арасында иң беренче шәхси басмаханәне 1900 елда бертуган Кәримовлар ача. Бертуган Шәрифҗан, Мөхәммәтҗан, Хәсән Кәримовлар әлеге басмаханәдә 1901—1917 еллар арасында 1 763 исемдә гомуми тиражы 20 миллионнан артык булган китап бастырып чыгаралар. Әлбәттә, Казанда “Кәримовлар”дан тыш, татар матбагачылыгына зур өлеш керткән “Өмет”, “Сәйдәшевләр”, “Гасыр”, “Милләт” һ.б. басмаханәләр эшли. 1900-1917 еллар аралыгында татарларның 8 басмаханәсе эшләгән вакытлар була. Әлбәттә, Казанда татарлардан тыш рус һәм башка милләт вәкилләре басмаханәләрендә дә татар китаплары бастырыла. Татар телле китап бастыру үсешенә зур өлеш керткән шундый шәхесләрнең берсе – Иван Николаевич Харитонов, татарлар телендә “Харитон бабай”.
Иван Харитонов 1859 елда Казанда гади һөнәрче гаиләсендә туа. Әтисе карета һәм экипажлар ясау белән көн күрә. Иван 10 яшеннән башлап Казан университеты типографиясендә наборщик укучысы булып йөри. Беренче сабакларын остазы татар кешесе Ибраһим Кәвәлиевтан ала. Биредә эшләгәндә белемгә үҗәт булган малай чит телләр белән кызыксына, камил дәрәҗәдә татар телен өйрәнә. 3 ай үткәч, Иван Харитоновны тулы оклад белән эшкә алалар. Озак та үтми, ул остаз буларак үзе дә яңа килгән эшчеләргә хәреф җыю серләрен өйрәтә башлый.
22 яшендә Иванны, өлкән наборщик итеп, Казан губерна идарәсе типографиясенә чакыралар. Биредәге типографиядә бераз эшләгәч, танылган хәреф җыючы турында Казан нәшире Г.М. Вечеслав ишетеп ала һәм Иван Харитоновны шәхси басмаханәсенә эшкә чакыра. Бераз вакыт эшләгәч, яшь егеткә идарәче вазифасын йөкли. Шушы чорда Иван китап сәүдәсе эшенең асылына төшенә башлый. Яңа хуҗасы ризалыгы белән ул китап бастыру эшендә литография (зур басым астында тигез яссылыктагы буяуның кәгазьгә төшерү алымы) һәм гальванопластиканы (металлдан төрле формадагы төгәл күчермәләрне коеп алу) куллануны кертә, шуңа күрә китап басу эше шактый тизләнә. Төрле елларда Г.М. Вечеслав басмаханәсе татар телле китаплар басу буенча Казан университеты басмаханәсен һәм башка шәхси басмаханәләрне дә узып китә. Әлеге басмаханәдә 1882-1894 елларда 1 500 000 тираж белән 225 татар китабы дөнья күрә, гарәп, фарсы, азәри телләрендә китаплар басыла.
1893 елда Г.М. Вечеслав Иван Харитоновны, китап басу эше өлкәсендә яңа белемнәр алсын дип, Европа илләренә тәҗрибә тупларга җибәрә. Ләкин ни кызганыч, бер елдан соң матбагачы гөрләп торган эшен цензура җәберенә түзә алмыйча, Б.Л.Домбровскийга сатырга мәҗбүр була, ә Иван Харитоновка яхшы хезмәт күрсәткәне өчен 4 мең сумлык татар китаплары калдыра. Иван шушы китапларны шактый гына табышлы итеп сатып, акча эшли һәм шушы акчага 1896 елда (кайбер чыганакларда бу дата 1898-1899 еллар диелә) Воскресенская (Ленин, хәзерге Кремль) урамындагы Александр (Александрова) пасссажы бинасында шәхси басмаханәсен ачып җибәрә. 1902 елда Иван Харитонов кабат Европага тәҗрибә тупларга китә. Матбагачы Берлин, Вена, Дрезден, Лейпциг басмаханәләрендә булып, тәҗрибә туплый, үз басмаханәсен заманның алдынгы техникасы белән җиһазлый. Шуны әйтергә кирәк, беренче елларында рус нәширләре белән генә эшлгән Харитонов 1902 елда иң беренче татар авторы драматург Галиәсгар Камалның әсәрләрен бастыра. Киләчәктә алар Харитонов белән якын дуслар булып китәләр.
Шуны да әйтергә кирәк, драматург өстенә яхшы каллиграфист булган Галиәсгар Камал һәм рәссам-гравер Ибраһим Юзеев белән берлектә Харитонов яңа гарәп-татар шрифты үрнәкләрен әзерлиләр. Бу вакыйга татар басма шрифты сәнгатен камилләштерүдә зур адым була. Моңа кадәр татар һәм бөтен төрек басмалары XVIII гасыр ахырында галим-мулла Госман Исмәгыйль тарафыннан эшләнгән шрифтларны кулланган. Казанга алар беренче булып Азия басмаханәсенә кайтартыла, аның берсе – “Коръән шрифты”, икенчесе “китап шрифты” дип атала. Ләкин бу шрифтлар барлык типографларны да канәгатьләндерми. XIX гасыр башында татар полиграфистлары шрифтларны камилләштерү эшенә алынып карыйлар, ләкин уңышсыз була. Бу хәлне чишәр өчен, Иван Харитонов “словолитня” ача, һәм нәтиҗәдә Казанда кулланылган 2 шрифт урынына 18 шрифт барлыкка килә. Харитоновны – татар шрифтының реформаторы, ә ул эшләгән шрифтларны “Харитонов шрифтлары” дип атый башлыйлар.
XX гасыр башында актив рәвештә татар периодик басмалары барлыкка килә башлагач, күпчелек татар телле газета-журналлар Харитонов басмаханәсендә бастырыла башлый. Шулай ук бу елларда Г.Ибраһимов, Г. Тукай, Ф.Халиди, З.Бәшири, Ф.Әмирхан, Р. Фәхретдин кебек авторларның әсәрләре дә актив бастырыла.
1906 елда “Харитонов басмаханәсе”ндә эшләүчеләр саны 100 кешегә җитә. Урын әз булу сәбәпле, Иван Харитонов 1907 елда Воскресенская һәм Малая Казанская урамнары почмагындагы зур өч катлы йортны (хәзерге Миславский урамы,4 йорт) сатып ала. 1908 елда басмаханәсен шунда күчерә.
1909 елда Иван Харитоновка матбагачылык өлкәсендәге эшчәнлегенең 40 еллык бәйрәме уңаеннан күп санлы мактау мәкаләләре багышлыйлар, матбугат аны “Татар Гутенбергы” дип атый. Харитонов матбагасында 1902-1916 елларда 3 300 126 тираж белән 666 татар китабы дөнья күрә. 1916 елда «Харитонов матбагасы»н «Өмет» басмаханәсе хуҗасы В. Әхмәтовка сатып, эшмәкәрлекне ташлый. 1920 елда НЭП вакытында басмаханә ачарга талпынып карый, ләкин дәүләт басмаханәләренә көндәшлектән курыккан Совет хакимияте аңа яңадан басмаханә ачарга рөхсәт итми.
Иван Харитонов турында тагын берничә кызыклы фактны язып узасым килә. 1912 елда Иван Харитонов татар балаларына чып-чын мәгънәсендә бүләк ясый. Ул “Бүләк” исемле әлифба бастырып чыгара (тулы исеме «Харитон бабай. Балалар өчен беренче Әлифба»). Татар әлифбалары тарихында бу беренче төсле рәсемле әлифба була, автор үз әлифбасы өчен махсус яңартылган гарәп шрифты да эшли. Шушы уңайдан Габдулла Тукайның «Сабитның укырга өйрәнүе» шигырендә И.А. Харитонов телгә алына.
Укуы өзек аның, — балачарак баланың
«Бу ә-лиф-ба — бүләге Харитонов бабаның»
(Г.Тукай, Сабитнең укырга өйрәнүе)
Мәгълүмат өчен шуны да әйтергә кирәк: 2 елдан соң, 1914 елда Шакирҗан Тахири да рәсемле әлифба бастырып чыгара («Рәсемле әлифба», 1914).
Әлбәттә, “Гаеп мулла кызында да була”. 1913 елда И.Н. Харитонов матбагасында чыккан Коръәндә техник хаталар китә: кайбер юллар ике тапкыр кабатлана, ә кайбер юллар бөтенләй төшеп кала. Татар матбугаты Харитоновны гаепләп чыга. Беренчеләрдән булып шушы хаталарны язучы Фатих Әмирхан күреп, матбугатка тәнкыйть белән чыга.
Иван Харитонов 1927 елда 68 яшендә Казанда вафат була.
Булат Ибраһимов
“Татарлар” газетасы