tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең «Мөбарәк» мәчетендә татар теле курслары ачылды
Ульяновск өлкәсенең «Мөбарәк» мәчетендә татар теле курслары ачылды

Ульяновск өлкәсенең «Мөбарәк» мәчетендә татар теле курслары ачылды

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Yзәк диния нәзарәте ярдәме белән Югары Террасаның «Мөбарәк» мәчетендә татар теле курслары ачылды. Бу эш мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәд Аббәс инициативасы буенча башкарылды.

Әлеге проект беренче көннән үк халыкта яклау тапты. Ульяновскиның төрле районнарында яшәүче йөздән артык кеше дәресләргә йөри, алар арасында яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар.

Беренче дәрестә сүз, милли мәдәниятнең нигезе буларак, татар теленә көч өстәү hәм балаларга да, олыларга да телне өйрәтү кирәклеге хакында барды. Татар теле кулланучылар саны буенча Россия Федерациясендә икенче тел булып саналуына да карамастан, бик күп татар-мөселман гаиләләре акрын гына үзләренең ана телен оныта баралар hәм шул рәвешле туган халкы, мәдәнияте hәм традицияләре белән рухи элемтәне югалталар. Хәзер милли телләрне саклауга җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирелми, нәтиҗәдә, ел саен дистәләгән тел, алар белән бергә үз тарихы, мәдәнияте булган милләтләр юкка чыга. Без — татарлар, сан буенча Россиядә икенче милләт буларак, үз телебезне саклап калырга бурычлы. Татар телен өйрәнергә теләүчеләрне «Мөбарәк» мәчетендә көтеп калабыз. Кызлар өчен дәресләр — 11 сәгатьтә, малайлар өчен — 13 сәгатьтә, олылар өчен 15 сәгатьтә башлана. Дәресләрне профессиональ педагог, татар теле белгече Абдулкәрим хәзрәт Әмин улы Хуснутдинов алып бара.

emet73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*