20нче октябрь көнне Татар китабы йортында Дәрдемәнднең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган өр-яңа күргәзмә – «Видагъ» күргәзмәсе ачылды. Дәрдемәнд шәхесенә багышланган соңгы күргәзмәдән соң 12 ел вакыт узган. Көндәлек тормышта аның ядкәрләрен, уникаль әйберләрен күрү мөмкинлеге юк.
Күргәзмәнең бер бизәге — Бакый Урманченың Дәрдемәнд шигырьләренә иллюстрацияләре.