tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында Закир Рәмиевнең иҗатына багышланган күргәзмә ачыла
Татар китабы йортында Закир Рәмиевнең иҗатына багышланган күргәзмә ачыла

Татар китабы йортында Закир Рәмиевнең иҗатына багышланган күргәзмә ачыла

20 октябрьдә сәгать 12:00дә Татар китабы йортында татар әдәбиятының классик шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, сәнәгатьче һәм хәйрияче Закир Рәмиевнең (Дәрдмәнд) тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачыла. 2021 нче елда татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында зур урын алып торган бу шәхеснең вафат булуына 100 ел тулды.

Тарихи һәм билгеле бер дәрәҗәдә географик шартлар бу уникаль шәхеснең матди мирасын саклауны шактый катлауландырган. Дәрдмәнд белән бәйле булган, Татарстанда бик аз күләмдә тупланган документаль чыганаклар, фото һәм шәхси әйберләрнең күбесе хәзерге көндә Милли музей фондларында саклана. Күргәзмәдә әлеге сирәк ядкәрләрне күрергә мөмкин булачак. Шул ук вакытта башка мирасханәләрдә сакланган материаллар да урын алачак.

Күргәзмә эшләү дәверендә музейда Дәрдмәнднең тормышы һәм иҗатына багышланган лекцияләр, очрашулар, түгәрәк өстәл оештыру күздә тотыла. Шагыйрьнең иҗаты, танылган сәнгать осталары, музыкантлар һәм артистлар башкаруында әдәби-музыкаль кичәдә яңгыраячак.

Күргәзмә ачылу 20 нче октябрь, 12:00 сәг.

Адрес: Казан, Островский урамы, 15 нче йорт

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*